Мөслим-информ

Дөньясы матурлыкка төрелгән

Яшәгән йортын, хуҗалыгын гөл чүлмәге кебек чиста һәм тәртиптә тоткан кешеләрнең тырышлыгына сокланырлык. Аларның яшәү рәвеше дә күпләргә үрнәк булып тора. Вәрәшбаш авылында да күпләр сокланырлык уңган-булган кешеләр күп икән. Шуларның берсе – Фиразия Мөхәмәтшина.

Аларга кайчан килеп керсәң дә, өйләре кунак көткән кебек балкып тора, ишегаллары да бу йортта тәртип һәм матурлык яратучы уңган кешеләр яшәгәненә ишарәли. Бакчадыгы яшелчә түтәлләре кешенеке төсле түгел. Йорт түбәләренә яңа калай яптылар да, искеләреннән кыса формаларында түтәлләрне читләп чыктылар. Шулай иткәндә хуҗаларга да уңайлы, бөтен бакчаны яздан казып интегәсе юк. Агач-куак төпләрен дә пластик шешәләр белән әйләндереп алдылар. Җирне ашлау, чистартып-тәрбияләп тору өчен уңай, диләр. Фиразия тормыш иптәше Ревхат белән әллә нәрсәләр уйлап табарга сәләтле. Алар тормыш-көнкүрешләрен матурларга, һәр эшне җиңел, уңайлы итеп башкарырга ярата, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зенфира Маннапова.Фиразия апа, 1984 елда мәктәпне тәмамлый да, район почта элемтәсе узелында элемтәче булып эшли. Соңыннан Түбән Кама шәһәрендә сәүдә техникумын тәмамлый да, тәвәкәлләп, Сургут якларына чыгып китә. Лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында хезмәт куя.– Фиразия белән Себер салкынында, бер-беребезнең күңел җылысын тоеп, татулыкта гомер иттек. Бер кыз һәм бер малай үстердек. Ике яшьлек оныгыбыз да бар инде. Үз йортыбыз белән яшәгәч, хуҗалыкны да алып барырга, мал-туарын да карарга, өйне дә тәртиптә тотарга кирәк. Шуның өстенә җаны тарткан бәйләм, тегү эшләрен дә башкарырга җитешә. Йортны без Фиразия белән икәүләп салып чыктык, дисәк тә була. 1997 елда башланган төзелеш, ниһаять, 2013 елда тәмамланды. Шул елны Сургуттан тормыш иптәшемнең туган авылы Вәрәшбашка кайтып төпләндек. Һәр нәрсәгә үзебезнең кул көче кергәнгә, бөтен нәрсә кадерле безгә, – ди гомер буе нефтьче-оператор булып эшләгән Ревхат абый.Карават япмалары, тәрәзә пәрдәләре, хуҗабикәнең өстендәге кызыл бәйләм кофта, шифоньер киштәләрендә урын алган жилет-свитерлар, күлмәкләр, дини яулыклар – барысын да Фиразия апа үзе бәйләгән.– Җиде балалы гаиләдә үстем мин. Өч яшемдә тырыша-тырыша йон оекбаш ямаганым хәтердә. Әнкәй эрләгән йон җепне ката торган идем. Хәзерге кебек ситсы-чүпрәкләр мулдан булмады безнең чорда. Әни теккәннән калган чүпрәк-чапраклардан курчакка күлмәк тегә идем. Әнием Бәдертҗа авылның оста тегүчесе иде. Бөтен авылны диярлек кием белән ул тәэмин итте. Һәр кичне бәйләмгә утырыр иде. Берәр пар оекбаш һәм бияләй бәйләп бетергәч, икенчесен башлап өлгерә иде. Күп вакыт куыклы лампа яктысында тегә-бәйли иде, – дип искә ала Фиразия апа. Фиразия Мөхәмәтшина балалар өчен пинеткалар, оекбаш-бияләйләр бәйли, самавыр-чәйнек җылысын саклаучы япмалар тегә. “Сату өчен түгел, бүләккә”, – ди ул үз эшләрен. – Киленебез Регина да кул эшләренә, аш-суга бик оста. Ыргак белән бәйләүдә аңа җитешеп булмый. Кеше эшләмәстәй эш юк ул, теләк кенә кирәк. Янәшәңдә терәк булырдай тормыш иптәшең булганда, хуҗалык эшләрен дә елмаеп-көлеп кенә башкарырга була. Ходай биргән һәр көнне файдалы итеп үткәрү – үзе бер батырлык, – ди яшәгән дөньясын матурлыкка төргән Фиразия апа.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: