Мөслим-информ

Дөньяны матурлык кына коткарыр!

Күз алдыбызда: дөньясы гел-гел усаллануга таба бара әле, җәмәгать? Ярылып торган билгеләрен, инде тәнеңдәге һәр күзәнәгең белән дә сизәсең. Илләр белән илләр бозылыша. Милләтләр арасына кара чөй сугыла. Күрше хакы Алла хакына тиңләнми инде хәзер.

Вакыт безнең өчен эшләми

Күз алдыбызда: дөньясы гел-гел усаллануга таба бара әле, җәмәгать? Ярылып торган билгеләрен, инде тәнеңдәге һәр күзәнәгең белән дә сизәсең. Илләр белән илләр бозылыша. Милләтләр арасына кара чөй сугыла. Күрше хакы Алла хакына тиңләнми инде хәзер. Туганлык җепләрен дә узгандагыча ныклы дип әйтеп булмыйдыр. Мондый нәрсәләр, кемнәргәдер су белән һава кебек кирәк, ахрысы? Ашларына тозлык дәрәҗәсендә дип чагыштыруым бу. Мондый хәлләрдән безне бары матурлык кына коткарачагына ышанырга кала.

Булган урын байлыкларыбызның кадерен белеп, шуларга сөенеп, алардан ямь алып, хозурланып яшисе дә яшисе югыйсә. Соңгы араларда әллә нишләдек әле? Шулар эчне нык пошыра да. Яла ягу, гайбәт чәчү, көнләшү, хөсетлек ише гайре табигый, ят нәрсәләр инде ихтыяҗга ук әйләнде шикелле. Кемнәргәдер яла ягу, берәүләрнең икенчеләре тарафына “итәк астыннан ут йөртүләре” бернәрсәгә дә саналмый хәзер. Кайчак шундый сүзләр дә ишетелгәли: фәлән кешедә ниндидер авыру икән? Табиблар да диагноз куя алмыйлар икән, имеш. Минемчә, бу очракта авыру сәбәбен хасталаган кешенең рухи халәтеннән генә эзләргә кирәктер. “Неопознанный” авыру да ачыкланыр иде бәлки? Менә дигән күпме бәндәләр, телен тыя алмаган икенчеләренең психик һөҗүменә түзә алмыйча, хастага сабышалар.

Күрше белән күрше, туганнар татулыгы, милләтләр аралашуы һ.б. – алар илнең нигез ташлары. Еллап түгел, айлап-көнләп, дөньяда телләр, ваграк милләтләр юкка чыга тора. Кемнәрнең яшәргә хаклары бар, кемнеке юк икәнен “хөкем” итүче “мәһкәмә” эшли. Әйе, гаҗәп, ләкин бу – факт. Дөньяда туктаусыз яшәү пространствосы өчен аяусыз көрәш бара. Менә шул “иләккә” эләкмәс өчен ниләр эшләргә безгә? Нинди камырдан басылып, тамырларда нинди кан агуын күрсәтергә кирәк? Моның өчен бернинди дә процедуралар кирәкмидер. Безгә оешканлык, үҗәтлек, милләтебезгә хөрмәт белән карау һава кебек үк кирәк. Үткәнендә нинди дәүләтләр тоткан халык бит без! Кайсыдыр бер мизгелдә тулы хокуклы милләтнең бер мескен диаспора гына булып калуын Ходай язмасын! Һич кичекмичә, әби-бабаларыбызның дәверләрдән дәверләргә барган милли традицияләрен торгызу беренче шарт. Кече илебездә тәртип булса, бу киләчәккә өмет инде. Сүз уңаеннан: шул бер үк тырмага ничә кат басып, инде шулкадәр үк авыз да пешердек, югыйсә. Юк, һаман да сабак алмыйбыз! Һәм уйламыйбыз да!

Хөрмәтле авылдашлар! Аң-рухыбызны нәрсәләрдер кытыклап, җаныбызны да яңадан да ямьсез уйлар, кирәкмәгән теләкләр, ягъни шайтан коткысы бимазалый башламадымы? Чыгыйк әле урманнарга, су буйларына! Табигать хозурында рәхәтләнеп ял итик! Күңелдәге шлаклар калсыннар коелып. Начар гадәтләрнең, аң астында генетик дәрәҗәдә ныклап урнашуын көтмик! Вакыт көтми ул! Ул ашыктыра. Дөньяны матурлык кына коткарыр! 

Тимерхан Шәрәфетдинов. Баек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: