Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяны матурлык коткарыр

Быел Мөслим урамнарына 100 мең данәдән артык чәчәк утыртылачак.

Ел саен яз айларында Мөслимебезне тәртипләү, яшелләндерү, төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Быел да иртә яздан башлап авылыбыз урамнары матур үзгәрешләр кичерә. Милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерлек эшләре дә тулы куәтенә бара.
Бу көннәрдә Пушкин урамындагы газоннар тәртипкә китерелә, Тукай скверындагы агач корылмаларны,  утыргычларны буяутөзәтү эшләре бара. “Эшлекле десант” җитәкчесе Рушат Солтанов: – Туган якларын сагынып кайтучыларны да, биредә гомер итүчеләрне дә Мөслимнең матур табигате, төзеклеге, гүзәллеге җәлеп  итә.  Бу  матурлыкны  район халкы үз куллары белән тудыра.  Шуңа  әйләнә-тирә  мохитне уңайлы итү өчен күпме хезмәт һәм көч кергәнен һәркайсыбыз тоярга тиеш, – дигән фикерне җиткерде. 
Елдагыча, үзәк урамнарга күп итеп  утыртылган лалә чәчәкләре яңарыш аһәңе белән тирәюнебезне  бизи.  Алар  арасына тирә-юньне аллы-гөлле төсләргә төрүче петунияләрне күчерү бара. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе коллективы өчен аеруча кызу эш вакыты. Мөслимебез урамнары һәм парклары күңелләргә ял бирерлек чәчәк-гөлләр патшалыгына әйләнсен өчен тырыш хезмәт куя “яшелләндерүчеләр”.  Теплицаларда  чәчәк  үсентеләрен тартмачыкларга  күчерү  белән  мәшгуль кызларның йөзләрендә – елмаю, кулларының җитезлегенә күз иярми. 
– Башка еллардан аермалы буларак, күп һәм төрле булсын өчен, бегония, бальзамин, пеларгония гөлләре үстердек, яңа төр үсемлек – куакланып үсүче саргылт-кызыл колеуслар үрчеттек. Матур булып үссен  дисәң, һәр чәчәккә җан җылыңны бирергә кирәк. Һәр эш көнен чәчәкләр арасында күтәренке күңел белән үткәрәбез. Җирлегебезнең көннән-көн ямьләнүе  безгә  дә  сөенеч,  – ди теплица хезмәткәре Гөлшат Галиәхмәтова.  
"Кояшлы Ык" ял зонасына һәм “Курай” паркына да чәчәкләр утыртылачак. Баннерларны һәм тимер конструкцияләрне бизәү-матурлау өчен махсус ак, алсу, шәмәхә төстәге ампель  петунияләр  үстерелгән. Күпьеллык чәчәкләр дә бар.
–  Гөл-чәчәкләрнең  85  проценты ачык туфракка күчерелгән инде,  тернәкләнеп  киләләр. Мөслимгә килгән һәркем агачлар һәм декоратив куакларның төрлелегенә  шакката.  Дендрарий  китапларында күрсәтелгән үсентеләрнең күбесе бездә үсә, – ди яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге җитәкчесе Рүзилә Байрханова, соклануын яшермичә. 
Үзәктә  армый-талмый хезмәт куючылар райондашларыбызны тирә-юнебездәге хозурлыкның, матурлыкның кадерен белергә чакыра. Һәркем, капка төпләрен җыештырып,  анда утыртылган агач-куакларны тәрбияләсә, вакытында  суын сипсә,  безгә зур  ярдәм  булыр  иде,  ди  үзәк хезмәткәрләре. Дөньяны матурлык коткарыр, дигән бит мәшһүр язучы. Әлеге гыйбарәнең мәгънәсен аңлап, матурлыкны саклап яшик!

Светлана Фазылова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев