Мөслим-информ

Дөнья киң дә тар да ул...

Балаларымның әтисе, ирем Фәрһад хәзрәткә сугыш башланганчы ике тапкыр Сүриядә белем алырга туры килде. Димәшкъ шәһәрендә Вәли исемле бер татар бабае яши икән.

Бездән барган татар шәкертләре һәрвакыт аның белән күрешә торган булганнар. Хәләл җефетем ике баруында да, (беренчесе – 2006 елда, икенчесе – 2009 елда) Вәли бабайда кунакта була. Аның гыйбрәтле язмышын сөйләмичә кала алмыйм. Сәбәбен соңрак аңлатырмын.

Колхозлашу башлана. Вәлинең әтисе Зәкиулла абзый Идиятуллин таза тормышлы кеше була. Колхозга керәсе килми. Мәҗбүри рәвештә бер сыерларын күмәк хуҗалыкка алып китәләр. Сыерга колхоз ни дә, башкасы ни: элекке хуҗасына әйләнә дә кайта икән көтүдән. Никадәр кызганса да, сыерны ихатага кертергә ярамый – колхозныкы. “Урамда сыер акыра, өйдә сыерны кызганып без елыйбыз”, – дип сөйли Вәли бабай. Аннары хәлләр тагын да мөшкелләнә, башка хайваннарын да китерергә кушалар. Беркөн дуслары: “Зәки, сине үтерәчәкләр”, – дип килеп әйтә. Зәки бик тәвәккәл кеше була. Тиз генә хатынын, өч баласын (Вәлигә – 15 яшь, Әминәгә – 8, Кәримгә 4 яшь була) ала да, “Күрше авылга кунакка барабыз”, дип чыгып китә. Дөресрәге – качалар. Зәкинең күрше рус авылында яшәүче бер дусты боларны поездга утыртып җибәрә. Богырысланда туганнары була, башта шул якка таба китәләр. Мең бәлаләр белән Азәрбәйҗан якларына кадәр барып җитәләр. Бакуда Зәкине төрмәгә ябалар. Вәли белән Әминә бик зирәк булалар. Разведчиклар шикелле бөтен хәбәрләрне белешеп йөриләр. Аллаһының рәхмәте белән Зәки төрмәдән котыла. Бик саклык белән генә Төркия ягына качу юлларын белешәләр. Күп кыенлыклар күреп, эзәрлекләүләрдән кача-кача, Төркия чигенә килеп җитәләр. Казаклардан качканда Әминә, егылып, биек ярдан тәгәрәп төшеп китә. Аның артыннан әти-әнисе, абыйсы, энесе йөгерәләр, арттан атлы казаклар куып килә. Зәки елый-елый, баласының җансыз гәүдәсен күтәреп: “Бу явызлар илендә баламның гәүдәсен дә калдырмыйм, теге якта җирләрбез”, – дип, Әминәне аркасына аса, ашыга-ашыга салкын тау елгасы аша бата-чума чикне үтәләр. Атлы казаклар мылтыклардан ата-ата килеп җиткәндә гаилә Төркия ягына чыккан була. Сүгенә-сүгенә теге яктан кычкыралар, әмма ата алмыйлар, болар – чит ил җирендә. Аркасына аскан баланы чишеп, сүтеп җибәрсә, бала аңына килә. Кочаклашалар, елашалар. Бу Төркиянең Әрзурум җирләре булып чыга. Аларны бик җылы каршы алалар, җир һәм сыер бирәләр. Зәки бик тырыш, уңган кеше була. Тормышлары җайланып китә. Төрекләр бик үз итәләр. Зәкинең гаиләсе дини була. Балалар барысы да Коръән өйрәнәләр, намаз укыйлар, ураза тоталар. Төркиядә бераз яшәгәннән соң, дин ирегенә кысынкылык килгәч, Зәки тиз арада Димәшкъ шәһәренә барып эшкә урнаша, аннары гаиләсен дә үз янына ала. Ул чорда Сүрия бик бәрәкәтле ил була. Дини гыйлем алу өчен дә шартлар җитәрлек була анда. Зиһенле Әминә тиз арада Коръәнне яттан өйрәнә. Соңрак аны тарикатьче зур галим, төрек Шейх Мөхәммәт Назыйм әл-Хакканига кияүгә бирәләр. Әминә хаҗия ире белән бергә бик күп дөньякүләм конференцияләрдә, җыелышларда катнаша, үзе дә күп китаплар авторы була. 
Вәли бабайның өе Димәшкъ шәһәрендә. Бик чиста итеп татарча сөйләшә. Хатыны – төрек. Әмма өендә бер бүлмәне татар бүлмәсе итеп ясаган, самавыры тора. Вәли бабай балачакта самавыр капкачы астына йомырка тезеп пешергәннәрен исенә төшерә. Әрзурумда, Димәшкътә дә самавыр капкачы астында йомырка пешерәләр. Әнисенең авылда татар ризыклары пешергәннәрен искә ала.

Иремне тыңлаганда: 
– Кайсы яктан булды икән соң алар? – дип сорыйм. 
– Белмим шул, бабай әйтмәде, без төпченмәдек, –ди ирем. 
– Самара якларыннандыр инде, тимер юллар якын булгач. Безнең Мөслим ягыннан андый ук ерак җиргә китә алмаслар иде. Бигрәк тә безнең Баектан. Татарстан белән Башкортостан чигендәге авыл бит, – дим. 
“Аллаһ дигел бәдәвам”, диярсең! 2016 елда авылдашым Шәмсия апа Җиһангирова “Бакый бул, Баек!” дигән китап бүләк итте. Авылым турындагы бу кадерле китапны беренче төнне үк укып чыктым. Һәм шаккаттым! Китапның “Гыйбрәтле язмышлар” дигән бүлегендә колхозлашу чорында авылдан качып киткән Зәки абыйның язмышы язылган иде. Мин тизрәк ирем янына йөгерәм! Вәли бабай бит минем авылдашым булган! 
– Их! Шул чакта мин аның сезнең авылныкы икәнен белгән булсам, – диде! 
Менә нинди хәлләр булып куя икән бу дөньяда! Кипрда яшәп, шунда күмелгән Әминә хаҗия вафатына хәтле балаларына, туган авылы Баектан (Мөслим районы) бер уч туфрак алып кайтып, каберенә салырга васыять әйтеп калдыра. Шушы васыять буенча Мехмет Әдил Баекка кайта һәм Зәкиулла гаиләсенең тарихы мәгълүм була. 
Вәли бабайның әти-әниләре Сүриянең Димәшкъ шәһәрендә шактый озын гомер кичерәләр. Әтисе Зәкиулла 93 яшькә җитә, әнисе Гайшә 82 яшендә бакыйлыкка күчә. Вәли бабайның 4 баласы, 25 оныгы була. Вәли карт, ихлас диндәге кеше буларак, 5 тапкыр хаҗ кыла. Изге сәфәргә ике тапкыр – самолет белән, ике тапкыр – автобус белән, бер тапкыр дөя белән бара. Сеңлесе Әминә ислам дөньясында танылган кеше – “Белем яктылыгы” (“Свет знания”), “Мөхәммәт – ислам илчесе” (“Мухаммад – Посланник ислама”) китаплары авторы. Гарәпчә, төрекчә, инглизчә камил белә. Ике кыз, ике ул үстерәләр. Кипрда зур бакчалы, затлы агач өйдә яши. 2008нче елның 16 ноябрендә вафат була. Энесе Кәрим турында минем хәзрәт тарафыннан әллә ни мәгълүматлар язылмаган. Димәшкъ шәһәрендә Вәли бабай өеннән ерак яшәмәгән, ахрысы. Җаннарын, диннәрен саклау өчен авыр заманнарда һиҗрәт кылган авылдашларыма Аллаһ Тәгалә оҗмахта югары дәрәҗәләр бирсен. Безгә дә алар белән җәннәтләрдә очрашырга насыйп итсен! 
Ирем, Вәли бабайга кунакка баргач, фотога төшергән булган. Шуларны карап утырдым да, бу тарихны язып, сезнең белән дә уртаклашасым килде. 2018 нче елның 22 октябрендә мөлаем Вәли бабаебыз да 104 яшендә бакыйлыкка күчкән. Аллаһ Субханә вә Тәгалә оҗмах бирсен аңа! 
Рәсемдә: Вәли бабайның өендә махсус җиһазландырылган татар бүлмәсе бар. Ул балачакта әниләренең самавыр эченә тезеп, йомырка пешергәннәре турында сөйләгән. 
Раушания Минсәгыйрова. 
Болгар. 
Фото – Раушания Минсәгыйрованың 
гаилә архивыннан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: