Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт сатып алулары өчен даруларны тасвирлау тәртибе расланды

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алына торган дару препаратларын тасвирлау тәртибе турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Сатып алу турындагы документта препаратның дару формасы, дозировкасы һәм яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш», - диелә документ текстында.

Моннан тыш, даруны тасвирлаган вакытта препаратның нинди юллар белән кертелүе, ә педиатриядә кулланыла торган дарулар өчен баланың яше кебек критерийларның да исәпкә алынуы ихтимал.

Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев