Дәүләт матбугат чараларына өстәмә 800 миллион сум бирәчәк
Россия хөкүмәте дәүләт телекомпанияләре һәм агентлыкларын финанслауга 800 миллион сум өстәмә субсидияләр бүлеп бирергә ниятли.
Бу хакта 2018-2020 елларга бюджет турындагы законга төзәтмәләр проектында әйтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Лента.ру"га сылтама белән.
Документ нигезендә, өстәмә субсидияләр ВГТРК һәм “ТВ-Новости” (RT), шулай ук ТАСС агентлыгы арасында бүленәчәк. Беренчеләре 295 һәм 300 миллион алачак. Шул ук вакытта дәүләт алдан инде ВГТРКга 21,95 миллиард сум, “ТВ-Новости” коммерцияле булмаган акционерлык оешмасына 17,5 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштырган булуы билгеле.
Калган өстәмә 205 миллион сум ТАССка булачак. Шулай итеп әлеге вакытка агентлыкны финаслау 1,735 миллиард сумны тәшкил итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев