Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарткан

Социаль яклау бүлеге хезмәткәре дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарткан өчен җаваплылыкка тартылды. 

Район прокуратурасы Мөслим авылы кешесе мөрәҗәгате буенча социаль яклау бүлегендә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2019нчы елның 25 июнендә социаль яклау бүлегенә балигъ булмаган өч баласы булган Мөслим авылы кешесе күпбалалы гаилә турында таныклык сорап мөрәҗәгать итә. Аның үзе белән таныклык алу өчен кирәкле документлары да була. Әмма социаль яклау бүлеге консультанты гариза кабул итүдән баш тарта. Баш тартуны ул өч баланың икесе Ютазы районында теркәлү белән аңлата һәм шул районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәклеге хакында әйтә. 
Татарстан Республикасында күпбалалы гаилә таныклыгын (таныклыкның күчермәсен) бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 31 июлендәге 612 санлы боерыгы белән расланды. Әлеге административ регламентның 1 бүлеге 1 пункты нигезендә дәүләт хезмәтен күпбалалы гаиләдән ата-ананың (уллыкка-кызлыкка алучының) берсе ала. Шул ук документның 1 бүлеге 4 пункты нигезендә дәүләт хезмәте район яисә шәһәр социаль яклау бүлеге тарафыннан аны алучының яшәү урыны буенча бирелә. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча социаль яклау бүлеге адресына хокук бозуларны бетерү турында представление кертелде, ә консультантка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.63 маддәсе 1 бүлеге буенча административ хокук бозу турында (дәүләт хезмәтен күрсәтмәү) эш кузгатылу турында карар чыгарылды. 
Прокурор представлениесе карап тикшерелде. Вазыйфаларын тиешенчә башкармаган өчен социаль яклау бүлеге консультанты кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 
Прокурор карарын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча мировой суд тарафыннан социаль яклау бүлеге консультанты РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.63 маддәсе 1 бүлеге буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа 1000 сум күләмендә штраф салынды. Суд карары законлы көченә кермәде. 

Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев