Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездә яңа бәйге: "Кыңгыраулы мәктәп еллары"

Соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашканда, мәктәп һәм укытучылар турында шигырьләр, җырлар аеруча популярлаша - һәркем дә күңелендә мәктәп белән бәйле хәтирәләрне барлый бит. Фотолар бигрәк тә һәр вакыйганы тарих битләренә кертеп калдырырга сәләтле.

Әйдәгез, әле! Тагын бер кат кыңгыраулы мәктәп елларын искә төшерик. Чираттагы фотоконкурсыбыз шушы темага багышлана. Сездән мәктәп елларын тасвирлаучы фотосурәтләр көтеп калабыз. Төп шарт - фотоның аңлатмасы булу кирәк. Катнашучыларга бернинди чикләүләр дә куймыйбыз. Бүген мәктәпне тәмамлаучы чыгарылышлар да, 15, 25 еллык сыйныфташлар очраушына әзерләнүчеләр дә безгә үз фотоларын юллый ала.

Безнең электрон адрес: muslimau@rambler.ru. Фотоларны шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Без мөслимлеләр" төркеменә дә юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев