Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дизайнер булырлыгы бар

Юк кына нәрсәдән дә күз явын алырлык әйберләр ясаучы кешеләр бар. Райондашыбыз Гөлфия Хаҗиева – шуларның берсе.

– Гөлфия табигый материаллар белән эш итәргә ярата. Чыршы ботаклары, нарат күркәләре, төрледән-төрле яфраклардан әллә нинди матур әйберләр ясый. Балалар белән бакча яки мәктәп өчен ясаган әйберләрнең исәбе юк. Ризыкны да, тәмле итеп пешерүе өстенә, табынга да бизәп чыгара хәләлем. Махсус курслар үтмәгән, югыйсә, оста дизайнер була алыр иде! – ди тормыш иптәше Айрат.
Гөлфия – Иске Вәрәш авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренә икътисад, идарә һәм хокук институтына юл тота кыз. Укыганда төрле бәйгеләрдә катнаша, кул эшләре белән сокландыра Гөлфия. Икътисадчы белгечлеген алып, Мөслимгә кайта һәм район мәдәният бүлегенә бухгалтер булып эшкә урнаша. Бүген ул район финанс-бюджет палатасында сайлаган һөнәре буенча эшли.
– Кул эшләре белән шөгыльләнер өчен күпләр вакыт кирәк, ди. Иҗатка көндәлек мәшәкатьләр киртә түгел. Кайвакыт йокларга яткач та идея килә. Иренмим, торып, күз алдына килгән әйберне ясыйм, – ди Гөлфия.
Гөлфия идеяләрне интернеттан да ала. Ризыкны табынга бизәп бирү буенча иптәш кызларына мастер-класслар да күрсәтә райондашыбыз. Бүләккә җиләк-җимештән букет ясауны сорап килүчеләр дә шактый. Беркемгә дә беркайчан да “юк” дип әйтми ул.
– Оныклар әниләре пешергән бер ризыкны да “ашамыйм” дими. Гөлфия әзерләгән ризыкны ашамас җиреңнән ашарсың – табынга бизәп чыгара. Киявем белән кызым икесе дә киң күңелле, йортларыннан кеше өзелми. Бакчасында һәм өендә бетмәс-төкәнмәс эшнең барысына да ничек җитешәдер?! Балаларның тормышына сокланып, “Сөбханалла” дип яшим, – ди Гөлфиянең әнисе Зөлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев