Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дистанцион дәресләргә районның 2164 укучысы кушылды

6 апрельдә мәктәпләрдә дүртенче чирек башланды. Ләкин укулар парта артында түгел, компьютер, телефоннар алдында башланып китте.

– Кайбер гаиләләрдә берничә укучы булуын да исәпкә алып, онлайн дәресләр алып баруның графигы төзелде. Укуларга онлайн платформада гына түгел, социаль челтәрләр, мессенджерлар, электрон почта аша да кушылырга була. Укучылар өчен иң кулае Еду.татар программасы белән эшләү, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Ләкин интернет челтәре бу кадәр йөкләнешкә түзә алмады, ахры. Дүшәмбе көнне онлайн-дәресләр вакытында кемнәрнеңдер интернеты эшләмәс булды. Өйләрендә компьютер булмаган гаиләләр дә бар бит әле. Бу очракта телефон аша да дистанцион укып була.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев