Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру вакытында 16 мөслимледә онкология авыруы ачыкланган

Җирлегебездә онкология авырулары белән диспансер учетта 424 кеше исәптә тора. Шуларның 65 е - эш яшендәгеләр. Исәптә торучыларның клиник группаларына килсәк, беренче төркемдә - 83, икенче төркемдә - 148, өченче төркемдә - 171, дүртенче төркемдә - 22 кеше исәптә тора.

Исәптә торучыларның 39 ы быел вафат булган. Шуның 26 сы - ир-ат, 13 е - хатын-кыз. Бакыйлыкка күчүчеләрнең 5 се хезмәткә яраклы яшьтә булган. Бу елның 6 ае эчендә онкология авырулары белән тагын 39 кеше - 23 ир-ат, һәм 16 - хатын-кыз исәпкә куелган булган. Аларның 10 сы инде якты дөнья белән хушлашкан. "Диспансерлаштыруны вакытында узу онкология авыруларын вакытында ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә, - ди табиб-онколог Зирәк Фәтхетдинов. - 2017 нче елның 6 аенда диспансерлаштыру вакытында онкология авыруына шик булып, 81 кеше Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренең онкологик диспансерларына тикшеренергә җибәрелде. 16 сында әлеге чир расланды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев