Мөслим-информ

Династия чылбыры өзелмәс

Тат. Бүләр егете Ринат бөтен барлыгы белән авылга береккән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәрендә автокран шоферы белгечлеге ала. Ул вакыттагы “Уңыш” күмәк хуҗалыгын җитәкләүче Зөфәр Солтанов егетне колач җәеп каршы ала. Ни дисәң дә, авыл хуҗалыгы өчен бик тә кирәкле һөнәр үзләштергән бит егет!

Ул елларда әле колхозларда, юк дисәң дә, төзелешләр дә бара. Ринатны Исәнсеф авылында барган мәктәп төзелешенә билгели җитәкчелек. Өч елдан соң ферма малларына фураж тарту өчен колхоз тегермәнендә эшли башлый егет. 2005 елдан ак он тегермәнендә шәхси хуҗалыкларга ашлык тарту буенча үз эшен башлап җибәрә. Ул елларда якын-тирә авылларда гына түгел, күрше районнарда да ипине Хөснимәрдановлар тарткан оннан пешерде халык.
Авылда яшәп, мал-туар асрамый буламы соң?! Ихаталарында, савым сыерыннан кала, терлекләр санын 30ар башка җиткергән еллары була. Симертү үгезләрен суеп сатып, шактый мая да туплый алар. Шулкадәр терлек асрагач, фуражы да күп кирәк бит. Ринат шунда, үз гаиләсенең һәм берничә авылдашының пай җирләрен берләштереп, игенчелеккә “кереп китә”. 100 гектар җирдә эш башлаган булса, чәчүлек мәйданнары 300 гектарга якын бүген. Анда арпа һәм бодай үстерәләр.
– Чәчүлек орлык өчен акча кызганмыйбыз. Мул уңыш бирүче сортларның элита һәм суперэлита орлыкларын гына чәчәргә тырышабыз. Бодайның “Иделле”, “Ульяновская-105”, “Скипетр” сортларын, арпаның “Камашевский” сортын яратып игәбез. Узган елдан пар җирләре белән эшли башладык. Ял иткән, тәрбияләгән җир уңышны әйбәт бирә, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Хөснимәрданов.
Тәрбия дигәннән, басуларда чүп үләннәренең баш калкытуына ирек бирмиләр. Вакытында химик препаратлар кулланалар. Моңа кадәр чәчүлекләргә сыек ашлама керткән булсалар, киләсе елдан аммиак селитрасы алырга уйлыйлар. Ашлаган җир аш бирә: көзге бодайдан 45 центнер уңыш алганнар быел. Ә уртача гектар биременең 25 центнердан кимегәне юк икән.
Соңгы вакытта, “Яшьләр авылда калмый” дип, лаф орырга яратабыз. Хөснимәрдановлар мисалы моның киресен исбатлый. Бәләкәйдән әти-әнисенең кул арасына кереп үскән уллары Ринал әнә, Әлмәт политехника техникумын тәмамлавына карамастан, династияне дәвам итәргә карар кылган. 400 гектар пай җирен рәсмиләштереп, фермер хуҗалыгы ачкан.
– Авылда калырга беркем дә мәҗбүр итмәде, әти-әни дә үгетләмәде. Күңелгә яткан, үзем белгән эш булгач, тәвәккәлләдем. Шәһәрдә дә беркем көтеп тормый, – ди Ринал.
– Безнең Тат. Бүләрдә шәһәрдәгедән ким түгел бүген. Аллага шөкер, асфальттан гына йөрибез, газы, суы кергән. Тагын ни кирәк?! – ди гаилә башлыгы, улының сүзен куәтләп.
Абыйсының үкчәсенә басып үсеп килүче Ришат та әнә җай чыккан саен басу ягына каера – әтисенә, абыйсына булышудан тәм таба. Белмәссең, бәлки, киләчәктә Хөснимәрдановлар династиясенең бер чылбырын бәйләр Ришат?! Бирсен Ходай! Төп нигезнең ышанычлы кулларга калуына гомер буе авыл хуҗалыгының авыр йөген үз иңнәрендә күтәргән Мирзамәхмүт ага да, хезмәт юлын фермада савымчы булып үткәргән Клара апа да шат булыр.
“Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк”, диләр. Хөснимәрдановлар фермер хуҗалыгының техник базасын һич тә ярлы дип булмый. Ике “Нива-Эффект” комбайны, ДТ-75, лизинг-грант программасы нигезендә алган МТЗ-1221 тракторы, СЗП-3,6 чәчкече, йөк машиналары, ашлык саклау өчен складлары бар. Хөснимәрдановлар күп эшләрне гаиләләре белән бергәләп башкара. Ринатның тормыш иптәше Римма чәчү, урып-җыю вакытларында пешекче, ашатучы вазыйфасына алына.
– Җаваплы кампанияләрдә авылдагы башка фермерлар белән бер-беребезгә ярдәм итешәбез. Техника белән дә, эшче көч белән дә. Туганыбыз Равис абый Азиев – уң кулыбыз, – ди фермер.
Хөснимәрдановлар киләчәктә кошчылык юнәлешендә дә эшләргә ниятли. Узган ел Исәнсеф авылындагы бер торакта ремонт-реконструкция үткәрә башлаганнар. Киләсе елның апрелендә 10 мең баш бройлер чебие алып кайтырга уйлыйлар. “Күз курка, кул эшли” дигәндәй, фермерлык хәрәкәте башында торучы Хөснимәрдановлар алынса, бу юнәлештә дә уңышлы эшләп китәрләр, шәт.
Рәсемдә: әтиле-уллы Ринат һәм Ринал Хөснимәрдановлар.
Әлфинур Ногманова. Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: