Мөслим-информ

Диңгезгә мәхәббәт

Июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Районыбызда әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән егетләр – кырыклап кеше. Шуларның берсе – Альберт Кәримов Олы Чакмак авылында яши.

Альберт Кәримов, Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Түбән Кама шәһәрендәге 46 санлы ГПТУга укырга керә. Эретеп ябыштыручы белгечлеген алган егетне 1968 елда хәрби хезмәткә алалар. Төньяк флотка эләккән егет башта куркып кала: диңгез флотындагылар дүрт ел хезмәт итә бит! Дөрес, Альберт бәхетенә хезмәтне бер елга киметәләр. Шул ук вакытта Төньяк флотка эләгүенә чын күңелдән сөенә.
– Су өсте флотында – эскадра миноносецында хезмәт иттем, – ди Альберт абый, горурланып. – Өч ел котельный машинисты булып вахтада тордым. Иң элек Төньяк Амурда 7нче электромеханиклар мәктәбендә укыттылар. Алты айлык куслардан соң гына корабльдә хезмәт итә башладым. Хезмәт иткән чорда ике тапкыр ялга кайттым. 
Сайда-Губада урнашкан Гаджиево бистәсендә консервациядә тора алар. Шунда ул яңа һөнәр үзләштерә. Хезмәттәшеннән көймә, корабль макет-модельләрен ясарга өйрәнә. Органик пыяланы гадәти пычкы белән кисеп, детальләрне чүкеп, шомартып корабльләр ясау шактый вакытны ала. Ә материаллар белән командирлары тәэмин итә. 
– Сувенир корабны ясау өчен өч-дүрт ай вакыт китә, – ди Альберт абый. – Җилкәнле кораблар азрак вакытны ала. Аларны мельхиордан ике-өч атнада ясарга була. Эбониттан ясаган корабларым да бар. Хәрби хезмәт вакытында безнең дивизия Кубага барды. Кубалыларга җилкәнле 15 кораб бүләк иттек.
“Г-5” торпедо катеры Бөек Ватан сугышында катнашкан. “Мурманск” крейсеры сугыштан соң төзелгән. Ракета крейсеры. Ә бусы ракета катеры. Ракеталарга каршы зур корабль су асты көймәләренә каршы сугыш алып бару максатыннан ясалган.” Альберт абый үзе ясаган кораб модельләре турында сөйләп, мәгълүмат биреп бара. Хәрби суднолар турында шулкадәр яратып сөйли! Корабларны безгә күрсәткәндә дә хәрби флотта кабул ителгән тәртип буенча тезә! 
Альберт абыйның тагын бер һөнәре бар. (Хәер, бер генә микән?!) Аучы да әле ул! Бусы да, кул эшләре кебек, әтисеннән күчкән һөнәр. Альберт абыйның өендә аучы почмагы да бар. Анда поши мөгезләре, көзән, сусар, куяннарның карачкылары да урын алган. Карачкыларны Альберт абый үзе ясый.
– Озак һәм катлаулы хезмәт, – ди Альберт абый карачкы ясауны. – Тирене уксус белән эшкәртергә, аннан иләргә кирәк. Булачак карачкының гәүдә, йөз формасын пенопласттан кисеп ясыйм һәм тирене шуңа кидертәм. Тире акрынлап, тартылып, шушы җәнлек формасын ала. 
Менә шундый гаҗәеп кеше яши районыбызда! Табигатьне яратучы (Альберт абый гөлләр дә үстерә!), матурлыкка гашыйк һәм үзе дә матурлык тудыручы Альберт абый бүген дә диңгезне сагына!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: