Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диңгез кичкән Рим

Шундый кешеләр була: әле аның белән очрашып сөйләшкәнче үк, әңгәмәнең нәтиҗәле булачагына ышанасың. Үзенең җылы мөгамәләсе, итагатьле аралашуы, җылылык бөркеп торган карашы белән ул бик тиз ышыныч яулый. Сине борчыган мәсьәләне хәл итәргә дә, кирәкле ярдәмне күрсәтергә дә өлгерә. Шундыйларның берсе – Рим Хәбибуллин хакында булыр язмам.

Мирзаян белән Гөлһәндәмнең күәс төбе – төпчек уллары ул Рим. Шуңадырмы, бала чакларында аны абый-апалары да, әти-әнисе дә, яратып, “кечкенә дә төш кенә” дип сөя торган булган. Мәктәпне бары яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Самара шәһәренә механиклар әзерләүче техникумга укырга китә ул. Техникумнан соң диңгез флотында өч ел хәрби бурычын үти Рим.
– Кайбер яшьләрнең бер еллык армия хезмәтенә бармас өчен төрле сәбәпләр эзләвен аңламыйм. Ир-егеткә армия мәктәбе кирәк. Тормышта үз юлымны табып, бүген ирешкән дәрәҗә, әлбәттә, армиядә алган чыныгуым, рухи ныклыгым нәтиҗәсе, – ди Рим Мирзаянович.
Озак еллар төп йортта яшәгәнгәме, туганнары һәрвакыт иң элек Рим белән киңәшләшә. Үзара ярдәмләшеп, бер-берсен хөрмәт итеп, туганлыкның кадерен белеп яши алар.
– Рим кечкенәдән бик ярдәмчел, сабыр, тыйнак булып үсте. Без – абый-апалары – читкә китеп беткәч, төп йортта әниебез белән Рим яшәп калды. Энебез, йорт салып, башка чыккач та әниебез төпчек улының гаиләсендә озак кына кунак булып кайта. Рим һәрвакыт үз тырышлыгы, үз хезмәте белән яшәде. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләре белән уртак тел таба. Кул астында эшләүчеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булганы өчен аның үзен дә хөрмәт итәләр, – ди апасы Люция ханым.
Һөнәре буенча район ашлык кабул итү предприятиесендә инженер булып эшләргә дә туры килә аңа. Матбугат үзәгендә дә хезмәт куя. 2003 елда “НАСКО” ААҖ оешкан көннән бирле район филиалының алыштыргысыз җитәкчесе Рим Хәбибуллин. Кечкенә генә коллектив булуына карамастан, компания күп райондашларыбызның ышанычын яулады. Районның иминият тармагында әйдәп бара. Хезмәтендә дә зур ихтирамга лаек җитәкче Р. Хәбибуллин.
– Рим Мирзаяновичның  һөнәри осталыгы һәм компетентлылыгы, клиентларга игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәте филиал алдына куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ул коллективны хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче көчле бер команда итеп туплады. Кыю карарлар кабул итәргә сәләтле. Башлаган эшен ахырына кадәр зур төгәллек белән башкара. Җәмгыять күләмендә оештырылган чараларда актив катнаша. Спорт яратуы, бәйгеләрдә җиңүе белән дә аерылып тора. Җитәкчелек алдында абруе зур аның, – ди “НАСКО” компаниясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Тәнзилә Әхиярова. 
Рим Хәбибуллинның кул астында эшләүчеләр дә җитәкчеләре хакында бары мактау сүзләре генә әйттеләр.
– Рим Мирзаянович белән озак еллар бергә эшлим, аның беркайчан да тавыш күтәргәнен, кимсетүле яисә авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Ул – бик ярдәмчел, кайгыртучан җитәкче. Шатлыгыбыз булса, бездән дә ныграк сөенә, борчуларыбызны да үзенекедәй кабул итә. Шул ук вакытта зур оештыру сәләтенә ия ул, – ди иминият компаниясенең Мөслим филиалы менеджеры Фиразия Шәймәрданова. 
Гаиләсендә тормыш иптәше Резида ханым өчен – ышанычлы тормыш иптәше, өч кызы һәм бер улы өчен кадерле әти Рим Хәбибуллин. Кызлары Алсу һәм Айсылу, мәктәпне алтын медальга тәмамлап, тормышта үзләре өчен кирәкле һөнәр үзләштереп, хезмәт биографияләрен башлап җибәргәннәр. Олы кызлары Алсу әти-әнисенә онык бүләк иткән. 
– Рим белән 25 ел тату гомер кичерәбез. Ул бик ярдәмчел, гадел, кешеләрне, аралашуны ярата. Шул ук вакытта бик тынгысыз, һәрвакыт хәрәкәттә ул. Мин аның кайбер холык-фигыльләрен әтиемә дә охшатам. Аның кебек ягымлы, йомшак әтиләр тагын бар микән? Әнине дә һәрвакыт кайгыртып, аның өчен борчылып яши. Тормышымны Рим белән бәйләвемә бер дә үкенмим, булганы өчен рәхмәт аңа, – ди хәләле Резида ханым.
Әнә шундый – бар яктан да булган чын ир-егет ул Рим Хәбибуллин. Узган еллар, чәчләренә ак карлар сибеп, үз буразналарын салса да, Рим әфәнде әле дә яшьлек егәрлеген югалтмаган, замананың кырыс җилләре аның күңел матурлыгын какшатмаган. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Фото – Рим Хәбибуллинның гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X