Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диета да, фитнес та ярдәм итмәс

“Швед өстәле” дигәннәре барлыкка килде. Әле анысын ишетеп кенә белә идем, күрү бәхетенә дә ирештем.

Борын-борын заманда, бабайларның бабайларының бабайлары малай булган чагында, һәрбер өйдә иң дәрәҗәле урын дастархан булган. Ашар вакыт җиткәч, барысы да, шуның тирәли тезелеп утырып, уртада торган коштабактан үрелеп алып, кул белән ашаганнар.  Ә шулпаны һәркем, үзенә кирәк кадәр җамаякка бүлеп алып, күтәреп чөмергән. Табын янына төрлесе килә бит. Санитария-гигиена таләпләрен үтәмичә, кул юмый килеп утырганнар да күренә башлагач, “Тукта әле, брат, ашказаны-эчәк авырулары юылмаган кулдан тарала, син безнең барыбызны да чирләтеп бетерәсең (дару алырга әптикләр дә юк чак), үз пычрагың үзеңә булсын”, дип, агачтан юнып, кашыкка охшаган әйбер ясап биргәннәр. Карыйлар: отылалар бит, кашыкка күбрәк керә! Һәммәсе үзләренә дә кашык булдыра. Әшәке кеше әшәке бит инде – күрше каршындагы калҗалары симезрәк, боткасы майлырак, кашык шул табага сузыла. “Булмый инде бу, егетләр”, дип, тәлинкә уйлап табалар: һәркемгә өлешләп тәлинкәгә бүлеп бирә башлыйлар ризыкны. Аның да үз кыенлыклары, дастархан янына ятып ашасаң, корсак кысыла. Утырып, тәлинкәне бот арасына кыстырып ашауның үз кыенлыклары. Тора-бара өстәл уйлап табарга мәҗбүр булганнар. Кашыкның да бик файдалы ягы ачыла: өстәл янында тәртип бозганнарның “шалт” маңгаена. 
Өстәл дә эволюциядән читтә калмады. “Швед өстәле” дигәннәре барлыкка килде. Әле анысын ишетеп кенә белә идем, күрү бәхетенә дә ирештем. Андагы ризыкның барысын да күпме кирәк – үзең бүлеп аласың икән. “Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә”, диләр. Карап утырам. Мин элек юаннарны жәлли идем. “Мескеннәр, көч-хәл белән йөриләр, бу гәүдәне күтәрергә Алла ярдәм бирсен, болар авырудыр инде”, дип. Баксаң-күрсәң, әбиләр әйтмешли, бирән зәхмәте кагылган икән аларга. “Швед өстәле”ннән алган ризыклары янында минеке песи баласы туярлык кына. Кая сыя, ничек ашап бетерәләр?! Исем китеп карап утырдым. Бераз арттырсаң, Коръән ашы үткәрерлек ризык ала кайберләре. “Күбесе элементар туклану гигиенасын сакламау аркасында гына алты пот чиген үтеп киткән икән” дигән фикергә килдем. Боларга бернинди диета да, фитнес та ярдәм итмәс, ахры... 
“Иртәнге ашыңны үзең аша, көндезгесен дустың белән бүлеш, кичке ашыңны дошманыңа бир” дигән бер акыл иясе. Боларның дошманы да, дусты да юк икән. 

Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр.

 Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X