Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче эш итеп – сайлауга

Яр Чаллы кызы Мөслимгә килен булып төште. Кулларына гаилә корулары турында таныклык алгач, яшьләр сайлау участогына килде.

Диана һәм Шамил Вәҗиевлар бүген никахларын рәсмиләштерде.

Шамил Мөслим лицеенда белем алган. Ул тавыш бирергә тиешле Вахитов сайлау участогы да лицей бинасында урнашкан. Яшьләр моны яхшы фалга юрады.

– Сайлауларның өч көн дәвам итүе бик җайлы булды, – ди Мөслим килене Диана. – Мин кичә Яр Чаллыда тавыш бирдем. Ирем Шамил бүген Мөслимдә гражданлык бурычын үтәде. Киләчәгебезне сайладык. Тормышыбыз матур булсын!

Вахитов сайлау участогында, кияү белән кәләшне күреп, бераз югалып та калдылар. Участокта тавыш бирү бик актив бара. Коронавирустан саклану чаралары үтәлә. Һәр тавыш бирүчегә битлек һәм аерым ручка бирелә. Сайлау участогында 1193 кеше теркәлгән. Шуларның өчтән бере кичә тавыш биргән. “Сайлауларның икенче көненә 11.00 сәгатькә сайлаучыларның 525е гражданлык бурычын үтәде”, – ди Вахитов сайлау участогы рәисе Илдар Мадьяров.

12.00 сәгатькә Мөслим районы буенча сайлаучыларның 45 проценты тавыш бирергә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев