Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәгъва языгыз

– Быел куртка сатып алдым. Биркасында бәясе менә болай күрсәтелгән иде: 13490 – 50% =6690. Кассада исә 7690 сум түләдем. “Ни өчен кассадагы бәя курткада күрсәтелгән бәядән аерыла?” дигән соравыма сатучы табличкадагы язуны күрсәтте.

Анда: “Гафу итегез, кибеттә переучет, ценниктагы бәяләр кассадагы бәя белән чагышмаска мөмкин”, – дип язылган иде. Сатучы хакмы? Мондый очракта берничә көн үткәннән соң бәянең аермасын кайтарып 
бирүне сорап дәгъва язып буламы? 
Н. Гарипова.
Мөслим.
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә: 
– Сатучы хаклы түгел. Сатып алучы товар өчен анда күрсәтелгән сумманы түләргә хокуклы. Акчаның бер өлешен кайтаруны сорап язылган рәсми дәгъвагызны сатучыга тапшырырга тәкъдим итәбез. 
Дәгъвага чекның һәм ценникның күчермәләрен дә теркәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев