Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүфит Хәмәдишин Премьер-министр ярдәмчесе булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Дәүфит Хәмәдишинны яңа вазифада тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең элекке башлыгы Дәүфит Хәмәдишин республика Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте боерыгы агымдагы елның 26 октябрендә эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин җинаять-башкарма системасындагы яше тулы сәбәпле әлеге эштән азат ителде.

27 октябрьдән республика Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе вазифасына билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Дәүфит Хәмәдишинны яңа вазифасында тәкъдим итте.

Соңгы унбиш елда Хәмәдишин Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы булып эшли. Органнардагы хезмәт юлын генерал-лейтенант 1980 елда Яр Чаллыдагы Эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәтендә аерым рота полкы милиционеры вазифасында башлый.

Аннары карьерасы үсә башлый: инспектор, өлкән инспектор, Чаллының Автозавод районы эчке эшләр идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы.

1989 елда Хәмәдишин Автозавод район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары була, Автозавод районы Эчке эшләр идарәсе криминаль милиция башлыгы итеп билгеләнә.

1995 елда ул Түбән Кама Эчке эшләр идарәсен җитәкли. 1998 елда шундый ук вазифага Чаллыда билгеләнә.

2002 елның декабреннән төбәкнең җинаять-башкарма системасы белән җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев