Мөслим-информ

Депутат Бәһиҗә

Районда хезмәт еллары дәвамында югары күрсәткечләргә ирешкән, биек баскычларга күтәрелгән хатын-кызлар байтак.

Алар арасында югары дәрәҗәдәге органнарга депутат булып сайланганнар бармак белән генә санарлык. Иске Вәрәш авылы кызы Бәһиҗә Баһауова – 1980-1985 елларда РСФСР Югары Советы депутаты булган бердәнбер хатын-кыз.

Әтисезлек ачысын тоеп
Әтиләре Сәрвәретдин сугышка киткәч, әниләре Һәдия берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала белән кала. Иң олы балага – 9 яшь, төпчекләре Бәһиҗә 1,5 айлык кына була. 1943 елда әтиләре каты яралана, ә 1947 елда аның хәбәрсез югалуы турындагы кара кәгазь килә.
– Безне әнкәй ялгызы үстерде. Миннән олылары гел ир бала булганга, йорттагы хатын-кыз эшләре кечкенәдән минем җилкәгә төште, – дип искә ала ул вакытны Бәһиҗә апа. – Тырыш булдым, белмәгәнне – белергә, булдыра алмаганны булдырырга тырыштым. Бар теләгем, әнкәемнең йөзенә кызыллык китермичә, яхшы кеше булып үсү иде. Ничек кенә авыр булмасын, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укып, 1958 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамладым.
Ул вакытта яшьләрне авылда калдыру максатында чыгарылган “комсомол юлламасы” белән авылда сыер савучы булып эшли башлый кыз. Районда потчылар хәрәкәте башлангач, яшьтәшләре арасында беренче потчы була. Кызны бернинди икеләнүсез партия сафларына кабул итәләр. 
“Һөнәремә 
тугры булдым”
Хезмәтенә бөтен барлыгы белән бирелгән, үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып торган Бәһиҗәне колхоз җитәкчелеге Минзәлә совхоз-техникумына укырга җибәрә. Бер ел укыгач, гаилә мәшәкатьләре буенча укуын туктатып торырга туры килә.
– Тормышка чыктым, балабыз туды. Бала бераз исәйгәч, аны әнигә калдырып, укуымны дәвам иттем. 1964 елда, совхоз-техникумны тәмамлап, Киров исемендәге колхозга эшкә кайттым. Мине баш зоотехник итеп куйдылар. Ул вакытта колхозда дүрт бригада исәпләнә: Мөслимдә – дуңгызлар һәм савым сыерлары (Катмышта һәм Вәрәшбашта – олы комплекслар), Иске Вәрәштә мөгезле эре терлек һәм тавык асрадылар. Вәрәшбашта сөтчелек һәм сарыкчылык комплекслары эшләде. Ат белән йөрим. Бөтен җирдә дә булырга, ветеринария чараларын күрергә, эш барышын контрольдә тотарга кирәк. Эш көне иртәнге “нәрәд”тән башлана һәм төнгә кадәр дәвам итә. Еш кына төнлә дә чыгып китәргә туры килә иде, – дип сөйли Бәһиҗә апа.
Соңрак аны дуңгызчылык тармагы өчен җаваплы итеп билгелиләр. Бәһиҗә Баһауова, җиңен тагын да ныграк сызганып, җигелеп эшли башлый һәм тырыш хезмәте белән җитәкчелекнең ышанычын аклый. Дуңгызчылык комплексында елына 3000-4000 баш үрчем алына, көтү әйләнеше 100-120 процентка, дуңгызларның көнлек үсеше 450-500 граммга җитә. Тынгысыз һәм тырыш хезмәт лаеклы бәяләнә. Бу елларда Бәһиҗә Баһауова “Хезмәттәге батырлык” медале, берничә ел рәттән “Социалистик ярышта җиңүче” күкрәк билгесенә лаек була.
Депутат булу – 
бүләкме, дәрәҗәме?
Туры сүзле, шул ук вакытта гадел, кеше мәнфәгатьләрен кайгыртучы Бәһиҗә Баһауова күп тапкырлар авыл һәм район Советы депутаты булып сайлана. 1980 елда аны иң югары органга – РСФСР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. 930 санлы Минзәлә сайлау округыннан (анда Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнары керә) сайланган халык ышанычлысы әлеге вазыйфаны зур җаваплылык тоеп башкара.
– Газлаштыру башланып китте. Күп кенә авылларга, социаль әһәмияткә ия булган объектларга газ кертү өчен Мөслим белән Мәскәү арасын күп тапкырлар таптарга туры килде. Кирәкле документларны тикшертү һәм раслату өчен атналар буена кунып ятучылар байтак иде ул елларда, – ди Бәһиҗә апа.
Аның тырышлыгы белән Киров исемендәге, “Кызыл Октябрь” колхозлары, “Шуганка” совхозы газлы булу бәхетенә ирешә. Симәк һәм Олы Чакмак авылларына газ кертү өчен рөхсәтне дә ул алып кайта. “Урожай” колхозына Бәһиҗә апа ярдәме белән Әстерханнан ук Америка токымлы юртак кайтартыла. Казан тапшыруларын карый алмый интеккән актанышлыларга махсус телебашня кирәк. Нишләсен, район җитәкчелеге тагын депутат Бәһиҗә Баһауовага мөрәҗәгать итә. Аның тырышлыгы белән Грозный шәһәреннән үк башня кайтартыла. Актаныш халкы Казан телевидениесе тапшыруларын карау бәхетенә ирешә. Башкарылган һәр эш артында үтелгән юлларны, шушы бәләкәй генә ханымның кичерешләрен, олы түрәләр янына кергәндә әзерләнгән сүзләрен һәм дус-дошманнардан ишеткәннәрен дә исәпкә алсаң, гап-гади авыл кызының ниләр кичергәнен ул үзе генә беләдер.
“Башкача 
булдыра алмыйм”
Бәһиҗә Сәрвәретдин кызы – гомере буе җаваплы вазыйфаларда эшләгән, лаеклы ялга чыккач та әллә никадәр җәмәгать эшләре алып барган көчле, булдыклы хатын-кыз. 1987 елны Бәһиҗә ханым Иске Вәрәштә балалар бакчасы оештыру бәхетенә ирешә, анда мөдир булып эшли. Вәрәшбаш авыл советын, “Ярыш” колхозын да җитәкләргә туры килә аңа.
– Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне төгәл һәм җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Эшләгән чорда кимчелекләр дә булмый калмагандыр. Әмма, нинди дә булса эшкә алынгансың икән, хезмәтеңнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Район җитәклеге хезмәтемне һәрвакыт күрә, бәяли белде. Лаеклы ялга чыккач та өйдә генә утырмадым. Бүген дә хәрәкәттә мин. Сигез ел дәвамында “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубын җитәкләдем, район ветераннар советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкардым. Мөслим авыл җирлеге ветераннар советын да җитәклим, – ди Бәһиҗә апа.
80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бәһиҗә Баһауова башкача булдыра алмый. Бу сыйфат аңа әнисеннән күчкән. Табигатьне яратучы, мөслимлеләрне тозлаган гөмбәләре, татлы каклары, хуш исле дару үләннәре, йөрәк җылысын кушып бәйләгән башмак-оекбашлары белән сөендерүче Бәһиҗә апа башкача яши алмый. Бүген ул улы – ТР атказанган җир белгече Айдарның, Түбән Камада яшәүче ТР атказанган табибы титулына ия кызы Рәфидәнең матур эшләренә, оныгының уңышларына, оныкчыкларының тәүфыйклы булуларына сөенеп яши. Һәм гомере буе юлында очраган ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләргә, хезмәтен күрә белгән җитәкчеләргә рәхмәтле булып гомер итә. Биш вакыт намазында мәрхүм әти-әнисе, туганнары, тормыш иптәше Зәет рухына догалар укый. Шушы көнгә кадәр сәламәтлектән, якты дөньяны күрү, үз аяклары белән йөрү бәхетеннән аермаган Ходайга рәхмәтле. 
Фәридә
 Гайнетдинова. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: