Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Демографик хәл борчый 

Авыл җыеннары төгәлләнде. Аның соңгылары Октябрь, Үрәзмәт һәм Метрәй авыл җирлекләрендә үтте. 

Октябрь авыл җирлегенә кергән дүрт авылда бүген 233 хуҗалык исәпләнә. Бу бәләкәй сан түгел, ләкин йортларның 179ында гына даими яшиләр. Җирлек халкының 54е читтә яшәп эшли. Югыйсә, җирлекнең үзендә дә менә дигән итеп яшәргә була. Авыллар юллар, су белән тәэмин ителгән, урамнары якты, зиратлары караулы. Боларны һәм башка көнкүрештәге мөһим сорауларны хәл итәргә үзара салым акчасының зур файда булуын билгеләп үтте җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов. Башкалар белән чагыштырганда, җирлектә үзара салым акчасын шактый саллы җыйганнар. Сөякәй һәм Октябрь халкы аның күләмен 700әр сум дип билгеләсә, Бәкәбездә – 1000әр, Әндереш авылында 2000шәр сум исәбеннән җыйганнар. Бәкәбез халкы әлеге акчаны Калмыя аша күпер төзүгә юнәлдергән. Әндерешлеләр урам юлына ремонт ясыйбыз дигән карарга килгәннәр. Максатларына ирешкәннәр дә! 
– Соңгы елларда җирлектә бик күп эшләр башкарылса да, алар ничектер күптәннән эшләнгән кебек тоела. “Урамнарның элек йөри алмаслык булганын хәтерлисезме?” дип сорагач: “Гел шулай булмадымени?” – диючеләр дә бар. Горурланып әйтерлек: авылларда 7 километрга якын юл ремонтланды һәм без елны хаклы рәвештә “Юллар ремонты елы” дип атадык. Бу эшләрне башкарып чыкканнан соң, барлык авылларда да юллар, елның нинди вакыты булуына карамастан, бер тоткарлыксыз йөри алырлык хәлгә килде. Кыш көннәрендә дә даими чистартылып торылды. Ә яз, җәй, көз айларында кирәк булганда юлларны грейдерлап, тигезләп тору тормыш таләбенә әйләнде. Аларны саклауга һәркем җаваплы карасын иде. Читтән килүчеләр генә түгел, кайвакыт җирлек халкы да юлларны саклау таләпләрен үтәми, – диде җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов. 
Чыннан да, юллар торышына зур игътибар бирелә. 2018 елдан башлап, ел саен урам юлларының аерым участокларына гравий түшәү практикасы кулланыла. Быел да бу юнәлештә шактый эшләнгән. Сөякәй авылында – Тукай урамы башы һәм ике урамны тоташтыручы төп тыкрык, Октябрь авылында чишмәгә илтүче тыкрык юлын ясаганнар. Киләсе елда чишмәнең үзен төзекләндерү планлаштырыла. Узган ел Октябрь авылында яңа скважина казып, бер фазалы насос куйганнар. Иске скважинаны чистартып, резерв буларак, аны куллану мөмкинлеге дә бар. Быел Октябрь авылының Мөслим – Актаныш юлы аркылы чыга торган өлешендә 200 метрдан артык тузган суүткәргеч тимер торбаларны полиэтиленга алыштырырга уйлыйлар. Барлык авылларда да баганаларга энергия саклагыч лампалар куелган, бүгенге көндә аларның саны 80гә җиткән. 
Җирлектә тулы канлы тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме – демографик хәлне яхшырту кирәк. Җирлектәге “Ландыш” балалар бакчасы агымдагы елның июнь аеннан эшчәнлеген туктаткан. Мәктәптә укучы балалар саны да аз: быел анда нибары 7 укучы белем ала. 
Үрәзмәт авыл җирлегенә керүче Үрәзмәт, Бүләк, Сикия, Яңа Үрәзмәт авылларын¬да 139 хуҗалыкта 346 кеше яши. Шуларның 17се – студент, 29ы – мәктәп укучысы, 10сы – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Халык саны елдан-ел кими. Чагыштыру өчен: дүрт ел элек җирлектә 407 кеше яшәгән. Туучылар бөтенләй юк диярлек. Җирлектә кошчы Илгиз Зиннуров үз эшен җәелдергән, күпләп каз үстерүчеләр дә бар. Илгизәр Газетдинов, мәсәлән, 3 меңнән артык каз үстереп сата. Шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асраучыларның күп булуы сөендерә. 69 хуҗалыкта бүген 144 баш сыер, 299 баш сарык тоталар. Җирлектә бер кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли. 
Җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов авылларны төзекләндерүдә үзара салым акчасының ярдәме зур булуын билгеләп үтте. 
– Бер атна элек кенә Бүләк авылында 156 мең сумга күпер ремонтланды, 30 метр озынлыкта су линиясе алыштырылды. Үрәзмәт авылында чишмәне су линиясенә тоташтыру эше башланды. Чишмә авылында 350 мең сумга урам юлына ремонт үткәрергә планлаштырабыз, – диде ул. 
Җирлектә алга таба үсеш булыр дип уйлый район җитәкчелеге. Ник дигәндә, Үрәзмәт авылы территориясендә төзелүче роботлаштырылган сөтчелек комплексы бик күпләрне эшле итәчәк. Җирлекнең 21 кешесе бүгенге көндә “Август- Мөслим” агрофирмасында механизатор булып эшли.

Метрәй авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Җирлектә 1105 кеше яши, шуның 320се – пенсионерлар. 
– Үзара салым программасы гамәлгә ашырыла баш¬лаганнан бирле бик күп эшләнде. Урам юллары ремонтланды, юлларны аркылы су кискән урыннарга тор¬балар салынды. Метрәй һәм Сал. Мухан авылларында күперләр төзекләндерелде. Чүплекләргә рекультивация ясалды. Авылларыбыз чүплекләрдән арынды, – диде үз чыгышында Метрәй авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйльфанов. 
Сал. Мухан һәм Метрәй авылларында ял итү урыннары, уен мәйданчыклары белән парклар булдырылган. Аларны эшләүдә, чистартуда жирлек халкы һәм авыл өлкәннәренең дә ярдәме зур булган. 
Авылның киләчәген мәктәп, мәдәният йортлары, балалар бакчаларының эшчәнлеге билгели. Метрәй авыл җирлегендә гомуми белем бирү мәктәбе, башлангыч мәктәп, ике мәдәният йорты, ике китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Метрәй мәктәбендә – 13, Сал. Мухан мәктәбендә 25 бала белем ала. Балалар бакчаларында 39 сабый тәрбияләнә. 
Бүгенге көндә Метрәй авыл җирлеге буенча барлыгы 718 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 325е – савым сыерлары. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү мәсьәләсе дә күтәрелде җыенда. Сөт акчасы узган елның ноябрь аена да алынмаган булып чыкты. Җирлектә крестьян-фермер хуҗалыклары да шактый. Дәүләт ярдәме белән торакларын яңартып, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр дә байтак. Җыенда халык авылга имам-хатыйп билгеләү кирәклеген дә искәртте. Әлеге вазыйфага яшь, перспективалы кеше сайланса, тагын да отышлы буласын билгеләп үтте җыенда катнашучылар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев