Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. Җылы оя (Җиңүче)

 Ничә ел эшләп, әле мондый хәлнең булганы юк иде.            -Газинур, Талип   кулына балта белән чапкан!- дип хәбәр иттеләр.              -Медпунктка китерегез, мин хәзер барам!

Роза Хәбибуллина.
Җылы оя.
Повесть.

                                                           ҖИҢҮЧЕ

       Ничә ел эшләп, әле мондый хәлнең булганы юк иде.

           -Газинур, Талип   кулына балта белән чапкан!- дип хәбәр иттеләр.

             -Медпунктка китерегез, мин хәзер барам!

      Газинур барып җитүгә  балта остасы Талипны  мотоциклга  утыртып  алып килделәр .  Күз төшерү белән эшнең хәтәр икәнен аңлады тәҗрибәле фельдшер :   Талипның йөзе ап –ак, менә-менә аңын җуярга тора, сул кулының бармакларына чапкан,  канга баткан бармаклары  өзелеп,   чак  эленеп  торалар        

             Газинур   тиз генә  аның кулына  җгут салып,  кан агуны туктатты.   Мондый очраклар өчен    һәрвакыт  кул астында  әзер торган  даруны  алып,  шокка каршы  авыртуны баса торган  укол кадады.     “Эх, зур  шәһәрләрдә  микрохирурглар  бармакларын   кулына тегеп  куярлар иде, монда  чулак булып кала инде”,-  дигән уй да  сызылып узды.  Талипның йөзенә кеше төсе кергәч,  ышанычлы  хәрәкәтләр  белән   бармакларны  кисеп  алды .   Жгутны  чишеп,  кан тамырларын бәйли барды. Бу  эшне  бары  хирург кына  эшләргә тиеш тә бит, утыз  километр  чокыр – чакырлы юл , җитмәсә төнгә каршы, эш сәгате чыккан.Әллә нишләп үзенең эшләп бетерәсе килде.  Сөякләрне тикшерде  -  чыгып торганнары юк, сөякләр тигез. Культяны  тегә  башлады. Балта остасының  учы  каеш кебек каты , сөялле, энәне көч белән кертергә  кирәк, шуңа  эш тиз бармый. Тегеп бетергәндә Газинурның  маңгаеннан  кайнар тирләре акты .  Төп эш эшләнгәч,  столбнякка каршы  укол һәм антибиотик  кадады.

     Газинур  төн буе  Талипны саклап чыкты. Таң беленгәч  тә, машинасын кабызып , район больницасына алып китте.

       Хирург  авыруны карагач,  Газинурга  сынаулы карашын  төбәде.

      “Нәрсә әйтер микән?”- дип   көтте Газинур.

       - Вообще – то, авыруны  монда  алып килергә тиеш  идегез.  Ампутация   бары тик  операционныйда  гына башкарылырга тиеш,  но, по – моему, сез барысын да  дөрес эшләгәнсез. Осложнение   булмаса   инде... Анысын анализлар күрсәтер. Киләчәктә   мондый   эшкә  тотынмаска  киңәш итәм  -  җавап  бирәсе  булмасын, саклык  кирәк..Бу хирург эше.

                                                               * * *            

            Һәр   атнада  үтә торган  участок фельдшерларының чираттагы  укуларында  баш табиб  белдерү ясады:

         -   Министерстводан  хәбәр иттеләр, медицина  хезмәткәрләренең “Ак чәчәкләр”  дигән конкурсы  үткәреләчәк.Ул берничә номинациядә  була : “Елның иң яхшы  хирургы”, “ Иң яхшы  фельдшеры”,  “Легенда  здравоохранения.”Без  бүген “ Елның иң яхшы  фельдшеры “ дигән номинациягә бер иптәшнең кандидатурасын тәкъдим итәргә тиеш .  Нинди фикерләр  бар? 

            Беразга  тынлык урнашты.

       -  Тәҗрибәле, инициативалы, эш нәтиҗәләре, күрсәткечләре, категориясе  югары булырга  тиеш,- диде баш врач.   - Бөтен күрсәткечләрен   туплап, материал  әзерләргә кирәк   була.

      Бу таләпләр куелгач, кандидатлар  саны  кыскарды  -  югары категориялеләр күп түгел. Урыннан  берничә  исемне  әйттеләр . Тәкъдим ителгән  исемнәрне  берәм- берәм тавышка куйдылар. Нәтиҗәдә, иң күп тавышны  Газинурга  бирделәр.                                          

        -  Министрлыкта  без  җибәргән материалларны  конкурс  комиссиясе  тикшерәчәк. Анда   бөтен Республикадан  материаллар тупланачак. Иптәш  Зиннуровка уңышлар телик!- дип  йомгаклады  баш табиб.

                                                * * *

            Бәйрәм  “Корстон “ дигән   бинада үтте. 

          -  Награҗдается   победитель  конкурса “Ак чэчэклэр”по номинации “Лучший  фельдшер года” Зиннуров  Газинур Мухамматнуровч!-дип игълан  иттеләр.

      Сәхнәгә озын буйлы сөйкемле  җиңүче   елмаеп килеп   чыкты.Зал    аны   алкышларга  күмде!

      Бу  көн  - Газинурның“йолдызлы”көне  булды !   

        Гомеренең  азагына кадәр хәтердә  сакланырлык ,  истәлекле , бәхет  канатында күтәрелгән  көн. Хезмәтеңне хөрмәтләү , эшең өчен рәхмәт ишетү-яшәү яме  бит ул!

 

                                             * * *

         Меңнәрчә утлар  белән балкыган   Казанның  зур  сарайларыннан соң,  урманнар  уртасындагы  Акхуҗа Газинурга  аеруча кечкенә булып күренде. Авыл өстенә  иңгән тынлык  күңелне моңга  салды. Кара төндә йолдызлар  аеруча  эре, якты ; Киек Каз  Юлының  аксыл  томаны  күк  гөмбәзен  икегә ярган...Монда  җиһан  яралганда  ничек булган, һаман да  шулай... Әллә ничек ямансу  да, кызганыч та...Авылда ятимлек сизелә...

        Үзгәртеп корулар төзү булмады, авылны җимерү,  корыту булып чыкты...Колхоз  урынын алырдай  оешма да , көч тә юк.  Ипи дә юк.Басуларны  чүп басты: сөрмиләр, чәчмиләр ...Меңләгән гектарлар исраф булып ята...Кая  тәгәрибез  соң? Авыл халкы  эштән беркайчан да курыкмады. Элеккеге меңәрләгән сыер  асраган тораклар  җимерелеп ята,сыерлары да, сөтләре дә  юк. 

        Газинурның да  да  шаулап- балкып торган   Севастопольдә, җылы  диңгез буенда  яшәргә мөмкинлеге бар иде. Кайтып  дөрес эшләдеме соң?

      Мондый уй, гадәттә, зур шәһәрләрдә булганнан соң  күңелгә килә, тик   озак бимазаламый, аның фикере  бер:ул монда кирәк.Бу  аның ихлас мәсләге, инануы.

      Олы  өянкеле  ата- баба нигезе;Ләйлекәй  әбекәе белән ата- анасы, туганнары яткан зират; әле йөз яше дә тулмаган Акхуҗа авылының   язмышы;  әтисенең  васыяте  - барысы өчен дә ул җаваплы. Шуларга  өстәп , авылына береккән күңеле  тота:  кая гына китсә дә, гомер буе туган авылын сагынып иза чигәр иде.

                                                  ***

       -  Чакырганны көтеп  торырга тәкать  калмады! Килдек!Кая безнең  җиңүче ?        

        Газинур шаулашып кергән  дусларын каршыларга  чыкты.

-           Нихәл?! Ну , парин, маладис, безнең Акхуҗа егетен хәзер бөтен Татарстан   белә!

-           Нишләп Татарстан гына булсын, бөтен татар дөньясы диген!Казанны бөтен җирдә дә карыйлар бит!

-           Кичә  безнең авыл  халкы телевизордан Казанны гына карады, әби- чәбиләр дә сериалларын  оныттылар! Йөз  яшьлек Чибәр җиңгәчәйгә кадәр: “Ләйлебәдәрнең Газинурын  кайчан телевизордан  күрсәтәләр?”-  дип утыра ди . Менә, малай, хәтер дисәң дә хәтер!

-           Җиңүең  белән чын күңелдән котлыйбыз,Газинур!  Бу безнең авыл өчен , барыбыз өчен дә олы шатлык!

     Хатын – кызлар бергәләп өстәл  әзерләделәр,алып килгән күчтәнәчләрен тезделәр.        

         Газинурның   дуслары -  Акхуҗаның  терәге . Алар да  авылларын ташлап китмәделәр, шушында  тернәкләнеп, көн күреп яталар.

  -   Сиң кайтуга ике  яңалык булды: берсе  уңай, икенчесе  кире. Кайсынан башлыйк ?

         - Ике көн эчендә ниләр булды тагын ?Әйдә, киресеннән  башла.

        - Салаватны  больницага  салдык.

         -Нәрсә белән ?

         -Ашказанының язвасы ачылган.

         -Белдем шулай буласын...Ташламый...Эчә.Әйткәнне аңламый.

          -Нибуч, яшисе килсә ташлар! Ныграк куркыт син аны, үләсең , диген!  Начар егет     түгел бит ул.

           -Тегендә киткәннәрнең  дә  күбесе начар  түгел... Я ,  уңай яңалык нинди ?

          - Түбән Камадан  Фәрваз  авылга кире кайтырга  җыена!

           -Менә монысы шәп !  Болай булгач,  мәктәпне дә, балалр бакчасын да  кыскарта  алмаячаклар ! Резеда  куркып йөри  иде, детсадны  япсалар , эшсез калам дип.Шәп!

           Бу хәбәргә Газинур нык сөенде, күңеле күтәрелде, борчыган уйлары  таралды.Сабакташы  Фәрвәзнең гаиләсе белән  авылга кайтуы  яхшы  фал, киләчәккә өмет , ышаныч  тудырды.

     Хуҗаларның   якты, кунакчыл  йортында   сүзгә сүз ялганып   башланган әңгәмә  гади, әмма тормышның  иң изге гамәлләренә килеп тоташты.Бабалары нигез салган Акхуҗа авылының язмышы ,киләчәге борчый, уйландыра.

          Бик авыр заманнарда да таралмаган авыл халкының читкә чыгып китүләренең сәбәбен дә беләләр, әмма туктатыр әмәл юк:авылда эш юк.Эштә генә дә түгел  хикмәт. Халык заманча яшәргә  тели,  бу  табигый чынбарлыктыр , күрәсең. Югыйсә  авылларында   уңайлыклар  да шәһәрдәгечә: электр да, газ да, су да кергән , асфальт та киләчәк.Чишмәле тауларын, сандугачлы урманнарын, аккошлы күлләрен,җиләкле  болыннарын сагына – сагына ташкалаларда яшәп яталар авыл балалары...

                                   ***

 

               ХӘВЕФЛЕ ТӨН

 

     Буранлы февраль  төнендә  телефон шалтырады :

    -Газинур ,безнең авыл  белән Бүләр  арасында   жигулида  капланганнар!Әзерләнә тор, хәзер килеп җитәбез!

Тракторга   утырып    авария урынына  киттеләр.  Кыйгачлап яуган кар стенасы   аша   асты  өскә   әйләнгән машинаның    тырпаеп торган  тәгәрмәчләрен   абайлап  туктадылар. Газинур  кабина  янына иелеп тыңлады-  бернинди тавыш , ыңгырашу  ишетелми... Хәвефле  тынлык...

    Троска  эләктереп, машинаны   тәгәрмәчләренә  бастырдылар. Сул як кабина изелеп янчелгән,  ишеге  ачылмый.Уң як ишекне каерып ачтылар.  Анда утырган хатынның  пульсы   сизелер – сизелмәс кенә тибә.Руль артындагы ирнең  пульсы юк, йөзе канга баткан . Шулчак   бала елаган   тавыш ишетелде . Газинурның йөрәге әллә нишләде:”Бала!”   Төрле  хәлләргә тап булганы  бар аның, ләкин балалар белән булган  фаҗигаләрне авыр кичерә,  күңелен  тетрәндерә. Менә бу юлы да    баланың исән калуын теләде! Ялварды!  Капшап,  кечкенә  йомшак  кулны  учына алды.  Газинурны сөендереп, бармаклары  кыймылдап куйды .

   -Курыкма !Монда без бар!

   -Мама!  Мама!- бала катырак елый башлады.

  - Не бойся!Ничего не бойся! Мы  здесь!Мы поможем!Скажи, ты можешь пошевелить руками, ногами?

- Могу,- диде бала елый-елый.

-Не болит?

- Не  знаю...

Үрелеп , баланы   арткы утыргычтан    әкрен  генә  ычкындырып алды  да  ,  сак кына  кочагына күтәрде.

   Монда ике кешегә  - балага һәм әнисенә  ярдәм кирәк ! Нишләргә ?! Ашыгыч ярдәм  бүлегенә һәм милициягә хәбәр ителгән.Юл начар, буран. .Кайчан килеп җитәрләр ? 

  Бу биш  яшьләрдәге малай иде.Туңудан, куркудан                                    калтыранган малайны,  тунын ычкындырып ,куенына  алып төрде. Малай елаудан туктамады

-Где мама ? К маме хочу!-

-   Понимаешь  , ваша  машина застряла  в снегу, случилась  небольшая  поломка .Сейчас  починят. -Каршыдан кистереп искән җилгә  аркасы белән борылып басты. Калын мех эчендә  коткаручысының   җылы куенына сыенган бала тынычлана төште. Кечкенә  кеше  хәлнең куркыныч  булганын,       аны   куенына   алган  күкрәкнең  ышанычлы   икәнен  тойды  бугай. 

     Баланың  әнисе исән калырмы?   Аңа  хәзер ашыгыч  ярдәм күрсәтергә  кирәк !

  - Киләләр бугай , мотор тавышы ишетелде,- диде  тракторчы Расих. 

 Берничә минуттан    тонык кына булып фаралар яктысы күренде. Ашыгыч  ярдәм машинасыннан   ике кеше төште .Газинур мондагы  хәлне аңлатты.       

 Мәет белән    яралы  хатынны  машинага урнаштырдылар.    Фельдшер  хатынның пульсын тыңлады , сумкасыннан  шприц алып,  укол кадады . Бу буранда  башкача  берни эшләргә  мөмкин  түгел  иде.  Фельдшер  баланы алмакчы  булган иде ,  малай   Газинурның муенына сарылды.   Ул  тагын елый башлады. Газинур аны  юатып,  шәфкать  туташы янына  кабинага  утыртты.  Машиналар  кузгалдылар.Кызыл утлар буран эченә кереп   югалды...Караңгы   басуда булган   һәлакәт  

 

  Газинурның  җанын борчып  торды... Яшь  кенә кешеләр харап булганнар...Бәхетсез бала  мәңгегә   әтисез калды... Кыска гына вакыт  эчендә  күкрәгенә   сыендырган  бала  аңа бик  кызганыч   иде...                      

                                             ***

Үткән төн булган  вакыйга  Газинурның исеннән чыкмады. Малайның әнисе исән микән?Баланың хәлен беләсе килде.

-Мин районга барып кайтам әле, -диде хатынына.

Ашыгыч ярдәм бүлегенә кереп  белеште: малайны балалар бүлегенә салганнар. Алай  травмасы   юк, ләкин  бик  курыккан ,  аз сөйләшә .Әнисе аңына килми     үлгән . Бала  атасыз да, анасыз да калган... Лениногорск  кешеләре  икән.Мәетләрне Азнакайга      экспертизага  җибәргәннәр.Лениногорски  милициясенә  хәбәр иткәннәр.

     Ул   кергәндә малай  , ятсынып , күңелсез генә  карават  читендә утыра иде. Газинурны танымады.  Палатадагы  малайлар арасында кичәге бала иң кечесе иде.

- Сәлам! -диде абый кеше  аның  янына килеп.

Озын буйлы, киң җилкәсенә ак халат  салган  урта яшьләрдәге   ир кеше  аңа якын танышы кебек елмаеп  карап  тора.

-Сәлам! -диде малай ишетелер- ишетелмәс кенә,

 күзләрендә кызыксыну, тану галәмәте чагылды.Газинур аңа алып килгән күчтәнәчләрен бирде. – Әйдә танышыйк , мин Газинур абый  булам. Синең исемең ничек?

-Дима , – диде   малай .  Ул  әле булган хәлләрне  белми ,   әнисен дәваларга  салганнар  дип уйлый иде. Палатадагы  бала- чагалар   Газинур  кергәч тынып  калдылар.

- Дима , малайларны сыйла, үзең дә аша! 

Малай  бүлмәдәшләренә  мандарин өләште, үзе дә  ашыкмый гына мандарин чистарта башлады.

     Шыр ятим калган  баланың язмышы  Газинурның башыннан чыкмый:кем кулына калды икән Дима?Карап үстерерлек әби-бабалары, туганнары бар микән? Сак кына сөйләштереп, шуны белде:Дима балалар бакчасына йөрми,  әнисенең кайда эшләвен белми, әтисе юк, әбисе янында яшиләр.

Ятим сабыйның  алдагы тормышы  җиңел булырга охшамаган...

         -Мин тагын килермен, -Газинур малайны аркасыннан  сөйде.-Пока!

Диманың йөзе  ачылып,  яктырып  китте :

-Пока!

Бер  таныш  кешесе дә булмаган  чит   җирдә   бу  абыйның   шулай якын  итүе сабыйга  юаныч булды.  

 

                           ***    

Газинур  икенче кабат  районга  барганда  малайны   Лениногорскига  алып киткәннәр иде.  Күңеле һаман  тынгылык  бирмәгәч,   малайның  хәлен  ачыклыйсы  килде.Лениногорскида   Диманың  әбисен  эзләп тапты, ләкин малай монда  юк иде.

  -В детдом увезли  Диму, я  не могу  его содерҗат ь -  пенсия  маленькая, да  старая   уже  я , других  детей  у  меня нет,-диде карчык. Бер бүлмәле  фатиры  гаять  фәкыйрь,  әби үзе дә   җыйнаксызрак  күренде. .

                                   ***

    - Наилә , Диманы  тәрбиягә алыйк   дисәм , син ни әйтерсең?

     -Тәрбиягә?!

     -Әйе, тәрбиягә , уллыкка.

Хатын аптыраулы карашын иренә төбәп, югалып калды.

    -Ник эндәшмисең?

   -Ни әйтергә дә белмим...

Наилә иренең малай янына барып, кайгыртып йөрүен , кызгануын белә , тик мондый борылыш булыр дип башына да китермәде. Шуңа  ул тынсыз калды. Бер – бер артлы  ике кыз тапкач ләм – мим сүз әйтмәсә дә,Газинурның малай көткәнен  сизеп – белеп торды...Иренә бер  малай   табып бирә алмавына гомер буе эченнән үкенеп йөрде . Ләкин әллә нинди удмурт хатыны  тапкан малайны...

   - Әллә кемнән туган  баланы...Начар геннар...

    -Курыкма, менә дигән акыллы малай ул !

    -Белмим ... Тәрбиягә алган балалар турында әллә ниләр сөйлиләр ...Куркам мин ...Берәүләр яңа туган баланы алып үстергәннәр ,  үз балалары кебек яратканнар, ләкин бала берни аңламый да, сөйләшми дә ди. Докторлар  идиот  дигән диагноз куйганнар.Хәзер баланы кире илтеп бирергә кызганалар , ди. Гомер буе  җан газабына ничек түзәргә кирәк?! Бала алам дип, башыңа бәла алсаң нишлисең?!

     - Син нәрсә , Дима менә дигән акыллы нормаль малай!

      -Син каян беләсең аны?Карап торуга  нормаль булыр, тора –бара килеп чыгар!  “Нәсел –нәсәпкә, тилчә – тамырга”  дия иде минем әби. Юк, юк,куркам мин!Хәзер коточкыч бит: сифилисы, СПИды бар.Теләсә кайда теләсә нәрсә эшләп йөргән хатыннарның баласы ничек таза булсын?

       Бу  турыда  сүзне дәвам итәргә теләмичә  , Наилә кухняга кереп китте . Аны- моны алгалап ,җыештырган булып маташты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X