Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Җылы оя

Кырык сигезенче елның җәендә салган хатында Мирзагали авылны, балаларын сагынуы турында, кайтырга рөхсәт сорап язды. Ләйлекәй җавапны Мөхәммәтнурга яздырды: кайтсыннар, үз йорты, үз балалары, диде. 

Повестьтән өзек

Кырык сигезенче елның җәендә салган хатында Мирзагали авылны, балаларын сагынуы турында, кайтырга рөхсәт сорап язды. Ләйлекәй җавапны Мөхәммәтнурга яздырды: кайтсыннар, үз йорты, үз балалары, диде. 
Әйтүен әйтте дә, шул көннән тынычлыгын җуйды. Әле күзе күрмәгәч, Мирзагали турында да, марҗасы турында да артык уйламаска тырыша иде. Иреннән хатлар, посылкалар килә башлагач, авылда Мирзагалинең исән икәнен, Мәскәүдә яшәвен дә белделәр. Сугыш вакытында фронтовик хатыннары үлгән ирләре өчен балаларына пособие алганда, хәбәрсез югалганнарның балаларына пособие бирмәделәр. Ләйлебәдәр фронтовик гаиләсе саналмый кимсенеп йөрде, хәзер ул – ире ташлаган хатын. Монысы инде кимсенү генә түгел, хурлык. Гарьлек... 
Мирзагалинең киткәненә җиде ел... Әйтергә генә ансат... Ире белән бергә алты ел да җиде ай яшәп калдылар... Хаты килгәнче, хәбәрсез югалган булса да, Мирзагали Ләйлекәйнеке иде... Хәзер – башка хатынныкы... 
Ләйлебәдәр ике бәбәй итәкле күлмәген, чигүле алъяпкычын киде. Чәчен ике толым итеп үрде. Тик хәзер толымнарында көмеш тәңкәләре юк – сугыш вакытында бодайга алыштырды. Зәйнәп абыстайның бүләге күпмедер гомерләрен озайтты. 
Балалар әтиләре җибәргән яңа киемнәрне киеп куйдылар да, пычратудан шөлләп, тартыныбрак йөрделәр. 
Ләйлебәдәр ире белән ничек очрашасын уйлый... Марҗа алдында сер бирмәскә, нык торырга, еламаска, кайгысын күрсәтмәскә, горур булырга исәпли! Көндәшенә мескен булып күренәсе килми! 
Капкадан чемоданнар күтәргән ир белән хатынның килеп керүен күреп: 
– Әнкәй, тегеләр килделәр! – диде Мулланур. Ләйлебәдәр, үз-үзен белешмичә, ишеккә ташланды. 
– Мирзагали-и-и! 
Ак алъяпкычлы Ләйлекәй очар кош кебек Мирзагалиенә томырылды! 
– Ләйлекәй!! – Мирзагали, чемоданын ташлап, кочагын җәеп Ләйлекәйгә каршы йөгерде. Кочаклашып, бер-берсенә сыенып, газаплы бәхеттән тынып калдылар... Торган саен кочаклар ныграк кысылды, йөрәкләр дөпелдәп типте, бу тибүдә озак еллар кичергән югалтуның ачы газабы да, табылу бәхете дә, очрашу шатлыгы да бар иде. Ире кысып кочаклагач, күкрәгеннән элеккечә аз гына папирос исе килде. Бу күкрәк, бу җанга якын таныш ис аның Мирзагалиенеке бит! Шул дулкынландыргыч ис бөтен борчуларын, үпкәләүләрен оныттырды. Күпме еллар тилмереп көткән Мирзагалиенең кочагына сеңеп, тынып калды. Мирзагали хатынының яшькә чыланган йөзеннән, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Аһ, бу кочактан чыкмыйча, иренең кадерле күкрәгеннән аерылмыйча үлеп китсә дә үкенмәс иде Ләйлекәй! Төшләрендә күреп, сагынып тилмергән газиз ире, дөньядагы бердәнбер мәхәббәте бит ул Ләйлекәйнең! Аныкы бит ул! Аның Мирзагалие! Ләйлекәй тыела алмыйча елый башлады... Мулланур белән Дамирә, әниләрен кызганып, килеп кочакладылар. Һушына килеп, Ләйлекәй иренең куеныннан чыкты... 
Мирзагали балаларын кочагына алды, битләреннән үпте, күкрәгенә кысып аркаларыннан сөйде. Күз яшьләренә чыланган йөзен куллары белән сөртте. Боларны кызганып, Мәскәү хатыны да елый иде. 
– Әйдәгез, өйгә керик! – Ләйлебәдәр үзен кулга алырга тырышты, балаларын кочаклап өйгә этәрде. Көндәшенә дә эндәште: 
– Әйдә! 
– Здравствуйте! – диде марҗа өйгә кергәч, ишек алдында исәнләшмәгәннәр иде. 
Тыштан кечкенә булып күренсә дә, өй эчтән иркен. Йорт салгач та Мирзагали алып кайткан зәңгәр тимер карават та, өстәл белән урындыклар. Мич кырында Ләйлекәйнең бирнә сандыгы, тәрәзә янында эскәмия. Бар булган җиһаз шул. Мирзагали киткәндәгедән бер нәрсә дә артмаган. Шул ук зәңгәр җирлеккә алсу чәчәкләр төшкән чаршау, тик юа-юа чәчәкләр инде уңганнар... Кырып юылган ап-ак идән сайгакларына басарга кыймаслык. 
Суынырга өлгергән самавырны Ләйлекәй яңартырга куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты. Беренче минутлардагы куаныч үтте. Йөрәкләрне ачып сөйләшергә, сорашырга чит хатын комачаулады. Хатыннар бер-берсен күзәттеләр. Мәскәү хатыны таза, юан. Өстендә ефәк күлмәк, оегы да ефәк бугай, юан балтырларындагы шәмәхә тамырлары күренә. “Кай җире миннән артык моның?! И-и-и, шушылай итеп көттемени ул Мирзагалие белән кавышуларын?!” 
Ләйлебәдәр чәй әзерли башлады. Чемоданнарын ачып, көндәше күчтәнәчләр, бүләкләр алды. Ашамлыкларны өстәлгә китереп куйды. Ләйлебәдәр “рәхмәт” диде, көндәше өчен белмәгән урысчасын телен сындырып эндәшәсе килмәде. Ләйлекәй самавыры янында үз халәтенә кайтты: ул үз өендә, үз җирендә, үзенә – баш, үзенә – түш! Ул беркемнән дә ким түгел! Бу фикердән тураеп, яктырып китте! Ул мескен түгел! Ул ялгыз да түгел! Әнә, Муллануры белән Дамирәсе әнкәләренә күзләрен тутырып карап торалар. Аның алма кебек балалары бар! 
Мәскәү марҗасына да уңайсыз булды. Кайчандыр иренең шушы чигүле алъяпкычлы, озын толымлы, зифа гәүдәле татар хатыны кочагында булуын уйлады. Очрашканчыга кадәр әллә ни борчылмады, көндәшен үзләре ягындагы чучка абзарында, саз арасында йөрүче шапшак авыл марҗаларына охшатып күз алдына китерде. Баксаң, “татарочка” аңа куркыныч көндәш икән... 
Бу очрашу-күрешү Ләйлекәй белән Мирзагалине коточкыч тетрәндерде... 
Ашап-эчкәннән соң бергәләп зиратка бардылар. Мирзагали янәшә җирләнгән әнисе белән кызы Гөлгенәнең каберләре янында башын иеп озак торды, тавышсыз гына елады. Әнисенең дә, кызының да үлгәнен ничә ел белми яшәде... Аның күңелендә алар исән иде... 
*** 
Мөхәммәтнур белән әтисенең очрашуы җиңелрәк булды. Ишек алдына уртача буйлы, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле егет кайтып кергәч, Мирзагали елмаеп каршысына китте. 
– Исәнме, Мөхәммәтнур улым ! 
– Исәнме, әткәй! – Егет әтисенең кулын кысты. 
Мирзагали аны кочаклап алды, аркасыннан сөйде. 
– Менә нинди егет булып үскәнсең инде! Мин киткәндә әле кечкенә малай идең. 
– Үстек инде, байтак вакыт үтте бит... 
Башкача сөйләшер сүз табылмады, тынып калдылар 
– Әйдә, улым, юын да ашарга кер! –диде әнисе. 
Коймага кадакланган юынгычта юынганын карап торды, сөртенергә тастымал сузды. Мирзагали хатынының бу гадәтен исенә төшерде: аның кайтуына да Ләйлебәдәр юынгычка җылы су салып, чиста сөлге бирә торган иде. Бу – улына булган кадер-хөрмәт икәненә төшенде. 
Җәйге көн озын, соң гына караңгы төште. Ләйлебәдәр урын җәергә җыенгач, Антонина чемоданнан ак җәймәләр, мендәр тышлары, өр-яңа одеал чыгарып бирде. Өйдәге бердәнбер караватта Ләйлекәй кызы Дамирә белән йоклый иде, Мулланур белән Мөхәммәтнур – кече якта сәкедә. 
Ләйлебәдәр караватка урынны кунакларга җәйде. Күкрәгендә йөрәгенең барлыгын элек сизмәгән икән, бүген йөрәге алъяпкыч канатларын селкетеп, бәреп тибә! Хәтта бугазына ук менгән! Ире белән бергә алган, бергә йоклаган караватка Мирзагалинең чит хатын белән ятуын уйлагач, күзләре томаланды, күрмәс булды. 
– Мин печәнлектә, лапас түбәсендә йоклыйм, – диде Мирзагали. – Сезнең печәнлектә йоклаганыгыз бармы? – дип сорады улларыннан. – Түбәдә печән бармы? 
– Бар, бар, әле күптән түгел генә чабып, кайтарып өйгән идек, – диде олы улы. – Без дә шунда йоклыйбыз. Анда рәхәт. 
Ак җәймәләр өстендә көндәше ялгыз яткач, Ләйлебәдәрнең йөрәге тынычлангандыр, кече яктагы урында шунда ук йокыга китте. Мөгаен, аның бөтен хәлен бүгенге очрашулар алгандыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: