Мөслим-информ

Әдәби мизгел. “Тфү, тфү”, балык, кап!

Ул сикереп торды да Мансурга ташланды. Алар шәрә тәннәренә шапы-шопы бәрә, типкәләшә башладылар.

Фоат Садриев.

– Хәзер җибәрдем менә, көтеп тор! – диде Мансур, аңа кәҗә тоягы күрсәтеп. 
– Менә хәзер кесә телефоныннан әтигә шалтыратам, – диде Фаил. – Ул – экология буенча штаттан тыш инспектор. Өч-дүрт меңеңне түләгәч, күрсәтерсең миңа кәҗә тоягыңны. 
– Ни кыланасың син, Бүсмән тәре? – диде Мансур ярсып. 
Әмма Фаил шаяртмый иде: 
– Балык – халык байлыгы. Артыгын тотарга ярамый, – диде Фаил тыныч кына. – Законда бер кешегә биш килограмм дигән. 
– Ярар, биш килограммнан артканын сиңа бирәм, – диде Мансур мыскыллаган кебегрәк итеп. 
– Халык байлыгының бер килограммы да кирәкми миңа, – диде Фаил бик катгый төстә. – Җәенеңне тонганчы суга җибәреп котыл. Я хәзер үк әтигә шалтыратам. 
– Беләбез синең әтиеңнең кем икәнен! – диде Мансур. – Ул биш килограмм гына тотмый, диләр. 
– Әле син минем әтигә яла ягасыңмыни? – дип, Фаил Мансурның каршына ук килеп басты. 
– Кит әле, Бүсмән! – дип, Мансур аны кинәт күкрәгеннән этеп җибәргән иде, Фаил сырты белән комга барып төште. 
Ул сикереп торды да Мансурга ташланды. Алар шәрә тәннәренә шапы-шопы бәрә, типкәләшә башладылар. Фаил Мансурның йөзенә сугып өлгерде, аның борыны канап чыкты. Ислам белән Рөстәм аларны аера алмыйча шактый маташты. Зөлфәт Мансурны якларга теләп чабулап йөри, ләкин моны ничек эшләргә белми иде. Ул ярда үскән эшләпә кадәр эре үги ана яфракларын өзеп, шулар белән үрелә-үрелә, Фаилнең сыртына чабып маташа. Фаил аны төртә дә ега, төртә дә ега. Аларны көч-хәл белән аергач, Мансур суда борынын юып килде. Фаилне – Рөстәм, Мансурны Ислам тотып торса да, алар һаман ычкынмакчы булып, бер-берсенә омтылдылар, Фаил закон белән, Мансур Фаилнең әтисен фаш итү белән янады. Ахырда алар тынычландылар. Ислам күңеленнән әзерләп куйган уен әйтте: 
– Әйдәгез, ачуланышмыйк, малайлар, – диде ул Мансур белән Фаилгә карашын төбәп. – Балык та булдымы тарткалашыр нәрсә? Без бит бер-беребездән башка бер көн дә яши алмыйбыз. 
– Законны бозарга ярамый, – дип куйды Фаил. 
– Законны бозмыйбыз. Балыкны бергәләп тоттык, – диде Ислам. – Мансур, син каршы килмәсәң, әйдә, җәенне шушында пешереп ашыйк? 
– Шәп булыр иде ул! 
– Күптән балык шулпасы ашаган юк! 
– Жәлләмә, Мансур, пешерик! 
Мансур уң күзен кысып, шактый уйланып торгач, елмаеп җибәрде: 
– Соң ярар алайса... – диде. 
Аның бу сүзләрен ишеткәч, бөтенесе шатланып сикергәләргә тотынды. 
– Ә ничек пешерәбез? – диде Риф. 
Ислам Фаилгә дәште: 
– Әйдә, скутерың белән авылдан чиләк, бәрәңге, ипи, башка кирәк-яраклар алып киләбез. 
Фаил дә карышмады. 
Ярты сәгатьтән Биштирәк яры өстендә зәңгәрсу төтен күтәрелде. Ухага Ислам Галимҗан абыйсы өйрәткән үләннәрне дә салды. Бер чиләккә якын шулпаны малайлар ничек ашап бетергәннәрен дә сизми калдылар. Бу аларның моңа кадәр ашаган ашларының иң тәмлесе булды... 
Өйләренә кайткач, Фаил ашарга утырмады. Әнисе сораштыра башлагач, ул үзенең таләпчәнлеге аркасында ничек уха ашауларын сөйләп бирде. Әтисе аның сүзләреннән көлеп куйды: 
– Бер кешегә ул биш килограммнан артык балык тотарга ярамый, дигән чикләү бетте инде ул. Хәзер корбан балыгын ике кешегә унбиш килограммнан артык тотарга ярамый, дигән кагыйдә керттеләр. 
Фаил, киләчәктә кирәге чыгарга мөмкин, дип әтисенең бу сүзләрен күңеленә салып куйды.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: