Мөслим-информ

Әдәби мизгел. “Тфү, тфү”, балык, кап!

Ике повестьтан торган бу китапны район үзәгендәге “Азалия” кибетеннән алырга була. Ф. Садриев шушы көннәрдә аның өченче – соңгы повестен да язып бетерде. Газета укучыларыбызга шул соңгы повестьтан бер өзек тәкъдим итәбез.

Районыбызда яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриевның “Тургай” исемле яңа китабы басылып чыгуы турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Китапта Ислам исемле малайның (кушаматы “Тургай”) дөньяны танып белү юлындагы тәүге адымнары сурәтләнә.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?

Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Ике повестьтан торган бу китапны район үзәгендәге “Азалия” кибетеннән алырга була. Ф. Садриев шушы көннәрдә аның өченче – соңгы повестен да язып бетерде. Газета укучыларыбызга шул соңгы повестьтан бер өзек тәкъдим итәбез.

 Фоат Садриев

– Улым, казларны инешкә илтеп кайтасыңмы?

Әнисе кай арада чыккан, кай арада аның иңбашларына йомшак кулларын салып өлгергән диген! Ислам, әнисенең бит очыннан үбеп алгач, казларга “ка-ка-ка” дип бер генә дәште. Тегеләр бердәм каңгылдашып җавап бирделәр, Ислам капканы ачуга, аның белән сөйләшә-сөйләшә инешкә төшә торган тыкрыкка ашыктылар. Шушы минуттан ул җәйнең бер көнен гомер буе искә алырлык кызыклы вакыйгалар белән бизәү өчен эшкә тотыначак. Бүген алар Ыкка балык каптырырга барырга сөйләшкән иде. Ишегалдындагы тавык-чебешләрне, Акбайны, абзардагы бозауны карагач, әнисе пешергән гөбәдия белән чәй эчеп, аңа өстәп бер йомырка да ашаганнан соң, ул кармакларын алырга ишегалдына чыкты. Шул арада кулларына колга тоткан Фаил, Рөстәм, Риф, Мансур шау-гөр килеп керде.

– Суалчаннар булды, – диде Риф. – Мансурның әтисе шәһәрдән алып кайткан әзер җим дә бар. Шул җимне тотып яр буена килүгә, балык өере белән җыела ди!

– Велосипед беләнме, җәяүме? – дип сорады Ислам.

– Велосипед белән. Мин скутерда, – диде Фаил.

Ислам, кармагын велосипедына беркетеп урамга чыккач, Зөлфәтне исенә төшерде.

– Бәй, Зөлфәткә әйтмәдегезмени?

– Әйтмәгән идек шул, – диде Мансур.

– Калдырмыйк инде, малайлар, – диде Ислам. – Безгә үпкәләр бит ул.

Мансур көлеп җибәрде:

– Аңа балыкка төшеп йөрисе юк, Шүкәсе кырында гына бит.

– Алыйк инде без аны, – диде Ислам.

– Миндә кирәк-яраклар бар, Биштирәккә баргач ясарбыз әле, – диде Ислам.

Өерләре белән малайлар килеп кергәч, Зөлфәт, авызын ипи белән тутырып, төелә-төелә катык ашап утырган җиреннән, ялап та тормыйча, кашыгын өстәлгә атты. Ишегалдына чыккач:

– Их, кармакны кемдер алган, көтегез, хәзер ясыйм, – дип чәбәләнергә тотынды.

Ислам аны тынычландырырга ашыкты:

– Әйдә, велосипедыңа атлан да, ычкындык. – Миндә кармак та, жилка да, калкавыч та бар.

Зөлфәт шундук ризалашты. Алар тезелешеп, Гөлбакча урамнарыннан үттеләр, авылны чыккач, тигез юлдан узыша-узыша, Биштирәк ягына элдерделәр. Фаил скутер белән тыелып кына барса да, аңа җитешү өчен малайларга шактый тирләргә туры килде. Ниһаять, Биштирәккә килеп җиттеләр, ярның иң биек урынында велосипедларын җиргә аударгач, күкрәкләрен киереп, тирән сулыш алдылар. Алар сихри гүзәллекнең тирләгән тәннәре аша җылы агым булып ничек үзләренә иңгәнен тойдылар. Ык өсте пыяла кебек тигез, каршы текә кызыл ярдагы ялгыз каен, аның янындагы шомырт, балан куаклары, ниндидер шәмәхә чәчәкләр төркеме су көзгесенә төбәлгән, һәммәсе дә сыңар яфракларына кадәр аермачык күренә. Зәңгәр күк тә, андагы оя-оя ак болытлар да шунда сыйган. Кояш та шул көзгедә үз урынын тапкан, җем-җем итеп күзләрне камаштыра. Су өстен тутырып, кычкыра-кычкыра акчарлаклар оча, уктай төшеп балык эләктерәләр. Чатлы койрыклы керәшәләр, ярга тишкәләп ясаган ояларыннан өзлексез атылып чыга, су өстендәге һаваны аркылы-торкылы ярып, каядыр ашыга. Шунда малайларның да игътибарын күкнең иң биек ноктасындагы бер зур кош җәлеп итте. Ул канатын тамчы да селкетми, үзе акрын гына болытларга тия язып, озын итеп борыла-борыла, үзе генә белгән юлын дәвам итә. Күрәсең, аларның каршындагы Нух тавын, урманнарны, әрәмәләрне, иген басуларын, болыннарны ул да күзәтә...

– Нинди кош ул? – дип сорый Зөлфәт сабырсызланып.

– Бәхет кошы, – ди Ислам бик җитди кыяфәт белән. – Шатлык кошы. Кояшка ияреп бара да аның баеган җирендә йоклый. Иртән көн саен тагын кояш белән күтәрелеп чыга. Шул кошның каурыйлары, мамыклары гел җиргә коелып йөри ди. Кешеләргә шулай шатлык өләшә ди ул кош.

Зөлфәт тагын ниндидер сорау бирергә авызын ачкан иде, Ислам бер генә сүз әйтте:

– Сөйләшмибез! Карагыз, малайлар! Бөтенесе безнеке! – ул кулларын як-якка җәеп җибәрде. – Карагыз, күпме җирләр, күпме сулар, әрәмәләр, урманнар, судагы балыклар, әрәмәләрдәге җимешләр, болыннардагы юа, кузгалаклар, җиләкләр – барысы да безнеке! – Исламның тавышы җыр кебек әллә нинди моң белән тулы, малайларның күңел кылларын тибрәтерлек кайнар, тәэсирле иде. – Карагыз зәңгәр күккә, кояшка, болытларга – алар барысы да безнеке. Ай белән йолдызлар да, кошлар-җәнлекләр дә, без басып торган менә бу җылы җир дә безнеке. – Аның карашы каядыр еракка, офыкка төбәлгән, әллә нинди серле дулкын кебек тибрәнгән күтәренке тавышы ирексездән барысын да әсәрләндергән иде. – Алар һәммәсе дә безнең өчен яратылган. Без алар өчен яратылган. Ничек шәп, әйемегез?

– Әйе, әйе, – диештеләр малайлар, аның сүзләре белән сихерләнеп.

– Әйдәгез Ыкка, – дип боерды Ислам.

Зөлфәт белән Риф ярның текә урыныннан сикерде. Калганнары, сөзәгрәк чирәмле юлдан төшеп, кайнар комга килеп керделәр. Ком шул кадәр чиста, йомшак иде. Малайлар киемнәрен чишенеп атып, трусиктан гына калгач, пәриләр кебек сикерешергә, кычкырышырга, төрткәләшергә, мәтәлчек атарга тотындылар. Зөлфәт кәҗә бәтие төсле Рөстәм артыннан калмады, аңа туктаусыз: “Бер генә мәртәбә йөрт инде!” дип ялынды.

(Дәвамы киләсе санда).

Фото - Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: