Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Минзәлә тоткыны ( өченче бүлек)

Калморзага кайтып кергәндә, караңгы төште. Тарантаста бөгәрләнеп яткан Хәкимне күрүче булмады. Шакир хатынын чакырып чыгарды:  – Газизә, булыш әле!  Абыйларын күтәреп алып кереп яткырдылар. 

Өченче бүлек 
Калморзага кайтып кергәндә, караңгы төште. Тарантаста бөгәрләнеп яткан Хәкимне күрүче булмады. Шакир хатынын чакырып чыгарды: 
– Газизә, булыш әле! 
Абыйларын күтәреп алып кереп яткырдылар. 
– Газизә, син хәзер Хәким абыйга сөт кайнатып эчер. Берәр сәгатьтән шулпа бирерсең. Берьюлы күп ашата күрмә, ярамый, ул әллә ничә көн ашамаган. 
Шакир, кәнсәгә барып, нәрәтне үткәреп кайтты. Абыйсының чәчен алды, сакал-мыегын кырды, аннан соң күтәреп мунчага алып барды. Чишендергәч, Хәкимгә карарга куркыныч иде... Абыйсын юындырып, үзенең киемнәрен кидереп алып чыкты. Хәкимнең киемнәрен, бетләре үлсен өчен, кайнар мунча ташына салды. Хәким иртәнгә чаклы уянмыйча йоклады. Иртән торгач, ипи ашап, сөтле чәй эчте. Газизә өстәлне җыештырып, ипине алып куярга җыенганда, Хәким: 
– Килен, ипине еракка куйма, өстен капла да, өстәлдә торсын, – диде. Бичараның тамагы туйса да, күзе туймаган иде... 
– Хәким абый, нишләп безгә хәбәр итмәдегез? 
– Итмәдек инде, сиңа да, киленгә дә зыян салудан курыктык. Берегез – укытучы, икенчегез прсидәтел, камунис, җә партиядән чыгарырлар, дип уйладык. 
Шакир эндәшмәде. Абыйсы хаклы: туганың төрмәдә утыру – коммунист өчен кара тап. Хәким ашады да йоклады, ашады да йоклады. Бер атна дигәндә, бераз хәлләнде, тизрәк Мөслимгә кайтасы килде. Тарантаска җигелгән ат капка төбенә килеп туктады. 
– Хәким абый, сине Мөслимгә илтеп куярлар. Илтүчегә, Минзәләдә больницада яттым, диген. Тарантас башында, печән астында, бераз он бар, сезгә әзрәк күчтәнәч. 
Саубуллашканда, Хәким тагын елады. Монысы инде, теге мәхшәрдән котылып, исән калу шатлыгыннан, энесе белән килененә рәхмәт яшьләре иде... 
Йомшак печән өстендә, май кояшына иркәләнеп, Хәким тарантаста оеп кайта. “Аздан гына калдым... Шакир килеп алмаса, хәзер теге салам өстендә черер идем... Сорарга онытканмын, Шакирга Минзәләдән кем хәбәр итте икән? Ул әйтмәсә, Шакир килмәгән, белмәгән булырые. Димәк, төрмәдән кемдер хәбәр биргән...” 
Капка төпләренә тарантаска җигелгән ат туктаганны түр тәрәзәдән Хөсәен күреп алды. 
– Сәкинә апа, безгә кемнәрдер килде. 
Иңсәсенә капчык аскан, икенче кулы белән аксак кешене култыклап, таныш булмаган абый кергәч, аптыраган балалар аксакның әтиләре икәнен таныдылар. Әтиләре, авыр атлап, сәкегә барып утырды. 
– Нихәлләр бар? Анагыз кая? 
– Әнкәй Фәһимә апа янына китте. * 
– Апайларыгыз да апагыз беләнмени? 
Өйдәге бушлык, тынлык сәерсетте. Сәкинә кычкырып елап җибәрде. 
– Кызым, нигә елыйсың? – Хәкимнең күңеле нәрсәдер сизде. 
– Ый-й-й-ый... – Кыз елавыннан туктый алмады. 
– Рабига белән Сәрия үлде, – диде пошаманга төшкән Хөсәен. 
– Нәрсә-ә-ә-ә?! Ни сөйлисең? Ни булды? 
– Кан китеп үлделәр, агулы бодайдан. 
Хәкимнең күз аллары караңгыланды, башы әйләнде, егылмас өчен, ике куллап сәке читенә ябышты, алга таба бөкрәеп төште, башын иеп тынсыз калды. Гәүдәсен тотарлык хәле беткәч, кабыргасына янтаеп, сәкегә ятты. Балалар курыкты, кыз елаудан туктады. Мондагы фаҗигане күреп, Хәкимне озата килгән кеше китәргә ашыкты: “Җарар, мин китим инде, сау булыгыз!” – дип чыгып китте. 
Сәкинә әтисенең баш астына мендәр салды, өстенә җәймә япты. Кызы кагылгач, Хәким, калкынып, терсәкләренә таянды. Куркыныч иде әтисенең күзләре... 
– Калганнар кайда? 
– Зәкия апа колхозда җир сөрә, Әнвәрә апа больницада. 
– Нишләп? Ул да авырыймыни? 
– Юк, авыруларны карарга булыша. 
Рәйханә, кайтып кергәч, сәкедә бөгәрләнеп яткан ирен күреп, имәнеп китте. 
– Әстәгъфирулла! Ничек кайттың? Җибәрделәрмени? 
Хәким торып утырды. Аның кыяфәтен күреп, хатынының исе китте. Ире янына килеп, ике кулын сузды, сөяге таралыр сыман тоелган каты кулны кысып күреште. Каршысында утырган кеше бөтенләй башка Хәким иде. 
– Җибәрделәр менә, үлә башлагач, – Хәкимнең тавышы калтырады. 
– Җарар, атасы, сөягең исән булгач, ит кунар, Алла бирсә. 
Рәйханә өйдәге хәлләр турында сүз башларга кыенсынып торды. Йөрәк яраларыннан һаман кан саркый әле. 
– Менә балаларны гына кире кайтарып булмый... Гаеп итмә, саклый алмадым. Барыбыз да чирләдек, бәләкәчләребез күтәрә алмады. 
– Мин гаепле, мин... Төрмәгә китмәгән булсам, агулы бодай ашамасларые. Сирай кабахәт әләкләмәсә. Терелим генә, барыбер бәреп үтерәм мин аны. 
– Си-и-ин! Ул турыда уйлама да. Шул залим өчен балаларыңны ятим итәрсеңме? Аллаһы Тәгалә аңа җәзасын бирде инде, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла. Кан косып, бөтен гаиләсе үлеп бетте, берүзе калды. 
Бу коточкыч хәбәрдән Хәким бик озак эндәшми торды. 
– Ә безгә ни өчен бирде Алла бу җәзаны? Харам ашамадык, кешегә җәбер-золым кылмадык. Безгә ни өчен? 
– И синкәем, безнең гөнаһларны бер Алла үзе беләдер... Ни гомер яшәп, үзебез белгәне дә, белмәгәне дә күптер... 
– Җарар, безнең гөнаһлар күп булсын, ди. Ә сабыйларның ни гөнаһасы бар? 
Тиеш түгел, балаларны җәзалау тиеш түгел! Хәкимнең җаны моны кабул итми. Әллә яше олыгая барганга, ул бәләкәй кызларын бигрәк нык ярата иде... 
– Сабыйларыбыз гөнаһсыз оҗмах кошлары инде... – Рәйханәнең сабыр канатлары сынды, кайгысы дулкын-дулкын булып күтәрелде, тавышсыз гына елап җибәрде. Аны кызганып, Сәкинә белән Хөсәен дә елый башлады. 

Дәвамы бар....

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: