Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Галимәрдән белән Камил, җитәкләшеп, су буена төштеләр. Су буенда кошлар сайравын тыңлап, яр буенда байтак кына сөйләшеп утырдылар. Алар кайтканда калган балалар да йокыдан торган иде. Алар аталарына песи балалары кебек сырпаланды. 

Галимәрдән әкренләп кулына чүкеч, пычкы алды. Баштарак кулларын канатып бетерсә дә, бирешмәде. Көн артыннан көн узып, эшнең җаен алды. Агач эшләре, кирпеч сугу, колхозга плитүнкәләр, кәрҗиннәр үрү, ятьмә белән балык тоту – барысына да өйрәнде Галимәрдән. Балыкны ул күрше керәшен авылына алып барып сатты. Гарифә колхозда атлар карады. Элеккечә өйләреннән күрше-тирә авыл кешеләре өзелмәде. Үз авылларына кайта алмыйча, караңгыга калсалар да, Галимәрдәннәрдә кунып чыктылар. Күрше авыл кешеләре аларның өен колхоз хисабыннан түләнә торган кунакханә дип уйлады. Моның алай булмыйча, бары Галимәрдән белән Гарифәнең киң күңеленнән булганын, әлбәттә, күпләр белмәде дә. 
Халык туйганчы ипи ашый башлагач, илгә тагын афәт килде – Бөек Ватан сугышы башланды. Галимәрдәннең энесе Таҗетдинне сугышка алдылар. Авыр сугыш елларында, күп гаиләләр ачлыктан кырылган чакта, Галимәрдәннең гаиләсе исән калды. Аларны ачлыктан Ык елгасы саклап калды. Галимәрдән, дулкын тавышын тыңлагандай итә дә, улы Зөфәргә: “Яле, улым, ауны шушы тирәгә сал”, – ди. Күп тә үтми, ауга ияреп, симез җәеннәр чыга. Сугыш беткәч, Таҗетдин дә, күкрәгенә орден медальләр тагып, исән-сау кайтып керде. Сугыш беткәннән соң да байтак еллар халык ач-ялангач булды. Нинди генә юклык заманда да Галимәрдәннәрнең ишеге һәрвакыт ачык булды. Бервакытны кичке якта тышта буран котыра башлады. Галимәрдән, җылы мичкә сыенып, уйланып утыра иде. Көтмәгәндә, хатынына дәште: 
– Кара әле, Гарифә! Нишләптер кешеләр керми башлады әле кунарга. 
– Кыенсына торганнардыр, үзләре дә күп, ди торганнардыр. 
– Бар әле, Гарифә, урап кер! Юлга чыгып, харап булмасын адәм баласы. 
Гарифә тиз генә өс-башын киенде дә күпер башына чыгып китте. Чынлап та, бер хатын-кыз бөрешеп тора. Гарифә: “Әйдә, туңып торма, бездә кунып чыгарсың,” – дип, үзләренә чакырды. Таныш түгел хатын: “И-и, рәхмәт инде, ничек кайтып җитәрмен дип курыккан идем,” – дип, аңа иярде. Ә беркөнне солдаттан кайткан күрше авыл егете урамда бер абзыйдан: “Кунакханә бар дигәннәр иде бу урамда, кайсысы ул?” – дип сораган. Теге абзый, көлемсерәп: “Ә-ә, Галимәрдән “кунакханәсе” ул. Менә шушы тыкрыкта. Түлке акча бирә күрмә, Галимәрдән бабаңның хәтерен калдырырсың”, – дигән. 
Кичә кич белән райпода завсклад булып эшләүче Илгизә аларга керде. Керде дә борчулы тавыш белән сөйли дә башлады: 
– Галимәрдән бабай, ярдәм ит әле, отчетым чагышмый! 
– Борчылма, апаем, чагыштырабыз аны! 
Шундый ук мөрәҗәгать белән я бухгалтер кызлар килә, я күрше балалар арифметикадан өй эшләрен күтәреп керә. Аның балалары да үзе кебек башлы булдылар. Яхшы билгеләр алып кайтып, куандырып кына тордылар. 
Агымсуга чалкан ятып, йөзәргә ярата Галимәрдән. Суның шифасы күп, җанны дәвалый. Май урталарыннан ук Ык буена төшә башлый. Бер вакыйга Галимәрдәннең балалары күңелендә үкенечле булып гомерлеккә уелып калды. Мунчада юынганчы, елгада бер коенып чыгыйм дип, Галимәрдән су буена төште. Аңа, гадәттәгечә, Камил дә иярде. Галимәрдән, күлмәген салып, чирәмгә куйды да елгага керде. 
– Улым, дүртенче тыкрыкка җиткәч дәшәрсең! 
– Ярар, әткәй! 
Ир учлары белән суны сөйгән күк сыйпады. Бер-ике тапкыр чирканчык алды да, чалкан ятып, йөзә башлады. Камил, кармак саплап, суга салды да калкавычка текәлеп уйга чумды. Шул вакыт күке кычкырганы ишетелде. Камилнең исенә келт итеп атасының бу кош турында сөйләгәннәре исенә төште. Шуннан соң яратмый башлады ул күкене. Күке кебек кешеләр дә бар икән дөньяда. Әнә Мәхмүт абзый, хатынын, дүрт баласын ташлап, чит хатынга киткән, ди. Мескен балалар елап калганнардыр инде, аталары киткәч. 
...Кәшифә колхоз эшеннән кайтып керде. Ул авылның башка күп кенә кызлары кебек тракторда эшли. Капкадан керүгә, гадәтенчә, атасы каршы ала аны. Ә бүген никтер күренми. Кәшифә, өйгә кереп: “Әнкәй! Әткәй кая ул?” – дип сорады. Гарифә: “Камил белән су буена киткән иде. Байтак тордылар. Берәр баланы җибәр әле, юллап кайтсын!” – диде. Йөрәге нидәндер тынычсызланган Кәшифә су буена йөгерде. Су буенда Камилне күреп кычкырды: 
– Әткәй кая? 
– Агып китте. 
– Күптәнме? 
Малай ык-мык килде. Бала-чага вакыт чамасын беләмени! Кәшифә яр буйлап түбән очка йөгерде. Артыннан Камил чапты. Эңгер-меңгер төшә башлады. Кыз шактый йөгерде, Камил инде байтак артта калды. 
Галимәрдән җылы, йомшак суга иркәләнеп акты да акты. Бераздан ул шомлана башлады. Байтак вакыт үтте, Камил нигә дәшми икән? Ул, әйләнеп, бер якка таба куллары белән ишеп йөзә башлады. Күпме генә йөзсә дә, аяклар җиргә тимәде. Галимәрдән күңеленнән улына үпкәләде. Шулай итәләрме инде ата кешене? Кирәгем калмагандыр инде. Сукырның кемгә кирәге булсын?! Аның йөзә-йөзә куллары арды. Төпкә китмәс өчен ул тагын, чалкан ятып, агым уңаена акты. Ял иткәч, тагын әйләнеп, бер якка таба йөзде. Аның үләсе килмәде. Бар көченә яшәү өчен көрәште. 
Ниһаять, Галимәрдәннең аяклары төпкә тиде. Ул яр буена чыгып җитеп, биек ярдан өскә үрмәләде. Галимәрдәннең тәне туңудан калтырый башлады. Ул, куллары белән аякларын кочаклап, чирәмгә утырды. Тамак төбенә әчеттереп төер утырды. 
Шунда Кәшифә, яр буенда утырган Галимәрдәнне күреп, шатлыгыннан: “Әткәй!” – дип кычкырып җибәрде. Аның күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты. Галимәрдән, калкынып: “Кәшифә! Кызым, синме?” – дип, кызга таба талпынды. Кәшифә, йөгереп барып, атасын кочагына алды. Галимәрдән: “Кызым! Кәшифә! Рәхмәт, кызым! Үземнең кызым син”, – дип, учлары белән Кәшифәнең башыннан сыйпап сөйде. Кәшифә, яулыгын чишеп, атасының җилкәсенә япты. Туңып беткән атасын җылытырга теләде. Бер-берсенә сыенган ата белән кызның иңнәренә таллар яшь койды. Үзенең гаебен аңлап, елап беткән Камил дә килеп җитте. 
– Әткәй, ничек чыктың? 
– Ыкның бит ике генә яры бар, улым! 
Эпилог 
Бу көннәрдән соң күпме Ык сулары аккандыр, яр буенда үскән бөдрә таллар ничә тапкыр, бер сөенеп, бер көенеп, үзләренең яшен койгандыр. Мөслимнең киң күңелле аксакалы Галимәрдән дә дөнья куйды. Зиратта аның янәшәсеннән урын алып калган карчыгы Гарифә, картыннан калып, байтак яшәде. Уллары Зөфәр, Камил дә авылда абруйлы кешеләр булдылар. Зөфәр – алдынгы бригадир, кыр батыры, Камил – авылда гына түгел, тирә-юньдә осталыгы белән дан казанган балта остасы. Алар икесе дә гаиләле, икесендә дә бишәр бала үсеп килә. Кызлары Кәшифә, Казан ягында туып-үскән укымышлы егеткә кияүгә чыгып, балалар үстерде. Хәзер үзенең оныклары җитеп килә. Рәшидә белән Рәхимәнең генә гомерләре кыска булды. Шул авыр, катлаулы тормыш нәтиҗәсе иде бу аянычлы үлемнәр... 
Гарифәгә һәр баласының өендә урын – түрдән. Тик ул төпчеге янында калуны кулай күрде. Киленнәре үз туфрагыннан булып чыктылар, тырыш, киң күңеллеләр. Картая белмәде Гарифә, гәүдәсе төз, хәрәкәтләре һаман җитез булды. Еш кына башка карчыклар, өстенә әйтеп, күз дә тидергәләделәр. Шулай йөгереп йөргән җирдән урын өстенә ауды. Килене Расиха: “Әнкәй, тагын күз тигәндер инде”, – дип юатса да, әнкәләре башка урыннан тора алмады. Расиха аны яшь бала караган кебек тәрбияләде. Гарифә, озак интегеп ятмыйча, балаларына риза-бәхиллеген әйтеп, бакыйлыкка күчте. 
Камил бик авыр кичерде әнкәсе үлемен. Зур бәрәңге бакчасына салып куйган өч бурасын да сатып җибәрде. “Әнкәй булмагач, миңа ник кирәк алар!” – дип, эчке бер тетрәнү белән әрнеде. Гомере авыр тормышта узган әнисен картлык көнендә рәхәттә яшәтәсе килгән иде. Аңа ул чакта Расиханың сүзләре дә ишетелмәде: “Балаларыбыз бар бит, Камил!” 
Камил уйламый түгел, нык уйлый балаларының киләчәген. Расихага караганда да күбрәк бирергә тырышадыр әле ул тәрбияне. Һәрберсенең хәрәкәтен, сөйләгән сүзләрен күз уңыннан ычкындырмый. Иң яраткан шөгыле – сәгатьләр буе балалары белән сөйләшеп утыру. Акчаны көрәп алса да, яңадан-яңа кием алып иркәләми. Өлкәненнән калганын кечеләре кия. Беркөнне тегү машинасы алып кайтты. Кызыксынып, машинаны уратып алган кызларына: “Менә сезгә тегү машинасы, тегәргә өйрәнегез! Һөнәрле үлмәс!” – диде. Тиз өйрәнде кызлар тегәргә. Рәхәтләнделәр соң машинада тегеп. Туган-тумача биргән иске киемнәрне заманчага үзгәртеп киделәр. Күрше-күлән дә, туган-тумача да кызларга нәрсә дә булса күтәреп керә торган булды. Киемнәрен тарайтып бирүме, итәк-чалбар бөгүме – барысын да булдырдылар. Моны күреп, Камил бик горурланды, эчтән генә: “Кем балалары соң алар! Оста Камилдән туган балалар бит алар!” – дип сөенде. Өстәлләре һәрвакыт ризыктан сыгылып торды. Әткәләре, ашаганнан соң дога кылып: “Һәркемдә дә болай ризык мул түгел. Интегеп яшәүчеләр бар әле, бар...”, – дип искәртеп куя. Ашарга утырган саен үзенең ач-ялангач балачагын күз алдыннан үткәрә ул. Расихасын да мактап куярга онытмый: “Ризыкны тәмле итеп пешерү бар хатын-кызның да кулыннан килми, бик ләззәтле, тәмле булды”. Бу сүзләр “Киленем, сиңа әйтәм, кызым, син тыңла!” дигәндәй, кызларына да киләчәктә бик кирәк булган киңәш, тәрбия иде. 
Тормыш шулай үзенең төрле төсләре белән ага бирде. Ни кызганыч, Кәшифә апасының гына күзләре сукырайды. Киленнәрнең әле берсе, әле икенчесе аны Мөслимгә, туган ягына алып кайтып, сагынуы басылганчы хөрмәтләп тәрбияләде. Камилнең дә, Зөфәрнең дә балалары сагынып көтеп алган Кәшифә апаларын җитәкләп, әле су буйларына алып төшәләр, әле яшьлектә дус булган ахирәтләренә кунакка алып баралар. Ә Кәшифәгә туган якның җиле дә үзгә йомшак, күзләре күрмәсә дә, һәр тыкрыгы, юллары таныш. Кайткан саен бөтен гаилә белән җыелып зиратка баралар. Кәшифә, капшанып, үз әтисенең каберен таба да: “Миңа тормыш бүләк иткән әтием”, – дип утырып дога кыла. Аннан соң, балаларны җитәкләп, Гарифә белән Галимәрдән каберенә юнәлә. Аларның уртак чардуганын куллары белән сыйпап: “Минем әнкәем белән тәрбияләп үстергән газиз әткәем”, – дип, кыйблага карап тезләнә дә дога кыла. Бик разый Кәшифә үзе карап үстергән энеләреннән. Туганлыкның кадерен беләләр. Торган җире Балык Бистәсенә кайткач та, мәрхүмнәр рухына багышлап дога кыла. Галимәрдәннән өйрәнеп калган догалар ул! 
...Ык сулары агар шулай, бер талгын гына, бер ярсып. Дөньяга яңа аваз салып, үз язмышлары, үз юллары белән Хантимер оныклары туар. Аларның тамырларында Хантимер каны агар. Бабаларыннан күчкән пакь күңелләре белән дөньяга яхшылык, матурлык өстәрләр, һичшиксез, өстәрләр... 

Йолдыз Зәкиева.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: