Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Әнисенең кияүгә киткәнен хәтерләми Кәшифә. Ул үзен белә башлаганнан бирле әнкәсен көтә. Әнкәсе озак-озак кайтмый тора шул. Ә кайтканда тәмле күмәч белән сыйлый, кызын алдына алып сөя. Кәшифә рәхәтләнеп әнкәсе белән сөйләшә. Аның Майтап әбисе күп сөйләшергә яратмый, вакыты юк. Әнкәсе дә бераз утыргач та каядыр ашыгып чыгып китә. Ә Кәшифә елап кала. Аның әнисен бер дә яныннан җибәрәсе килми шул. 

(Дәвамы. Башы 23, 25, 27, 29 саннарда). 
Кыш җитте. Кәшифә, тәрәзәгә капланып, күбәләк-күбәләк кар яуганын күзәтә. Өйдә күңелсез. Тышка чыгар иде, аягына итеге юк. Урамда балалар тау шуадыр. Патша төшереш уйныйлардыр. Кәшифә боегып утырганда, өйгә әнкәсе кайтып керде. Кызчык атылып барып кочагына сарылды. 
– Әнием, мин сине шундый сагындым! 
– Мин дә сагындым, кызым! Менә сиңа итекләр алып килдем. Хәдичә әби бирде, аның оныклары үскән инде. Берәрсенә ярар, диде. Әйдә, кызым, киен! 
– Әнием, кая барабыз? 
– Сеңелләреңне, энеләреңне күрергә. 
Кәшифә шатланып, бер урында сикергәләп алды, кулларын чәбәкләде. Гарифә кызының чәчләрен тасмалап үрде дә, киендереп, тышка алып чыкты. Алар, җитәкләшеп, урамнан атладылар. Менә бер зур, биек йортка килеп җиттеләр. Ишегалды да матур, абзар-куралар сандык кебек пөхтә. Кар сарып киткән болдырга менделәр. Ишекне ачып кергәч, тагын өскә таба менеп киткән баскыч күренә. Кәшифәнең күзе искеләрдән сырып ясалган зур эчмәк өстендә уйнап утырган берсеннән-берсе бәләкәй өч балага һәм түрдәрәк өсте ак челтәр белән капланган бишеккә төште. 
– Якынрак кил, кызым. Менә апайларың белән таныш, – дип, әнкәсе Кәшифәне апайлары белән таныштырды. Кыз рәхәтләнеп апайларын уйнатты, алар аңа бик тиз ияләштеләр. 
Шул барудан соң әбисе Майтап та Кәшифәне әнкәсе яшәгән йортка алып баргалады. Озын салкын кыш та, гөрләвекле яз да узды, җылы җәй җитте. Әнкәсе озак кайтмый торса, Кәшифә әбисеннән качып кына әнкәсе һәм апайлары яшәгән йорт янына бара башлады. Читән ярыгыннан йортны күзәтте. Әнкәсе чыгар да: “И-и, минем кызым килгән икән”, – дип алып кереп китәр, дип уйлады. Беркөнне Кәшифәне Галимәрдән күреп алды. Читән буена сарылып елап торган кызны танымады ул. 
– Ни булды, нигә елыйсың? Әйбер-караң авыртмыймы? – диде Галимәрдән. 
Кыз “юк”, дип, башын селкеде. Галимәрдән, өйгә кергәч, хатынына дәште: 
– Гарифә, кара әле, көн дә бер бала безнең читән буенда елап тора. Син танымыйсыңмы? Кем баласы булыр ул? 
Гарифә башын иеп, күзләрен яшерде. Аның күзләренә яшь тыгылган иде. 
– Минем кызым ул, Галимәрдән... 
Шул чак Галимәрдәннең йөрәгенә аңлатып бетермәслек хисләр тулды. Бер яктан, ул инде Гарифәнең баласы барлыгын оныткан да иде диярлек. Ул бала искә төшкәндә, йөрәгендә ниндидер көнчелек уты дөрләп алганын сизә. Чөнки Кәшифә хатынының кайчандыр башка ирнеке булуын искәртеп тора. Икенче яктан, Галимәрдәннең күңелен вөҗдан газабы кимерә. Исән анасы бар аркылы баланы ятимлеккә дучар итү коточкыч җинаять кебек тоела. 
– Нигә алып килмәдең соң син аны үзең белән? 
– Әнкәй бирмәде. Үзем карап үстерәм, диде. Егет кешегә барасың, аңа артык йөк булмасын, диде. 
Галимәрдәннең әллә нидән кәефе кырылды. Чәен ашык-пошык кына эчте дә, тышка чыкты. Читән буенда елап торган кыз күренми иде инде. 
Әнкәсе бер кайтуында Кәшифәне кочаклап алды да: 
– Кызым, әйдә, киен, апайларың янына кайтасың! Үзебез белән торырсың! 
– Гелгәме, әнкәй? 
– Гелгә, кызым! 
– Ә әбекәй? 
– Әбиең килеп йөрер, башка авылда тормый бит. 
Тавык-чебешләр ашатырга чыгып киткән әбисе Майтап тыштан керде. Гарифә аңа: 
– Әнкәй, Кәшифәне үзебезгә алып китәм! Галимәрдән риза баланы алып кайтырга. Апайларына да күз-колак булыр, – диде. 
– Үзегезгә карагыз соң. 
Кәшифәнең ул Галимәрдән дигән кешегә карата йөрәгендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт хисләре туды. 
– Әни! Кем ул Гали... Гали... 
– Галимәрдән ул, кызым, апайларыңнын әткәсе. Хәзер сиңа да әти була инде! 
– Тукта әле, Гарифә, әллә кияү ошата, әллә ошатмас. Ашыкма баланы “әти” дип өйрәтергә. 
Кәшифә бу минутларда бик бәхетле иде. Аның да әтисе булачак! 
Кәшифә килгәндә Галимәрдән эштән әле кайтмаган иде. Кыз кечкенәләрне уйнатты, сөенечтән аларның әле берсен кочаклады, әле икенчесен. Үзе быты-быты сөйләде дә сөйләде.

– Мин хәзер сезнең белән торам! Мин хәзер беркайчан да кайтып китмәячәкмен! Минем дә әтием булачак! 
– Безнең әти синең әтиең булачакмы? – дип сорады Рәхимә. 
– Әйе, әйе! 
Рәхимә белән Рәшидә дә, апалары өчен дә, үзләре өчен дә шатланып, чәбәкәй иттеләр. 
Менә әтисе кайтты бугай, капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Кәшифә, йөгерә-йөгерә икенче каттан төште дә, тышка атылды. Ул, әтисен күрү белән, үзенә тансык сүзне кычкырып әйтте: 
– Исәнме, әтием! 
Галимәрдән, кызга карамый гына: 
– Нишләп мин синең әтиең булыйм! – диде дә, ашыгып, икенче катка менеп китте. 
Кәшифәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул нишләргә дә белми, аптырап басып калды. Аның атасы беркайчан да булмаячак! 
Галимәрдән өчен “әткәй” сүзе бик изге сүз булды. Әткәйләр һәркемгә дә берәү генә була. Бу бала, әйтерсең, “әти” сүзен чит бер кешегә әйтеп, үзенең атасы рухын рәнҗетәдер төсле тоелды Галимәрдәнгә. Җитмәсә, тагын шул эченә оялаган көнчелек шайтаны да үзенең барлыгын сиздерде бугай. Үзе өчен чит булган баланың шактый кыю итеп “әткәй” дип дәшүе аның ачуын китерде. 
Галимәрдән, үз балалары янына кереп, һәрберсен алып сөйде. Иң кечкенәсе Камилне кулына алгач, кызы Рәхимә: 
– Кәсифә апам кая? – дип еламсырарга тотынды. Зәңгәр күзле Зөфәре дә тасраеп әтисенә карады. Шул вакытта Галимәрдәннең җаныннан ачы булып нәрсәдер сызып үтте. “Нишләдем мин? Ятимә сабыйны рәнҗеттем бит!”– дип уйлады ул. Аның күз алдына атасы кабере өстендә елап яткан кечкенә Галимәрдән килеп басты. Ул, ашыгып, Зөфәрне идәнгә куйды да беренче катка атылды. Ничек баскычтан атлап төшкәнен сизмәде, тышка йөгереп чыкты. Кәшифә басып калган урыныннан кузгалмаган иде. Галимәрдән, тотлыга-тотлыга: 
– Кәшифә, кызым, дөрес әйтәсең, мин синең әтиең булам инде. Шулай дәшәрсең, яме, кызым, – диде. 
Аның ягымлы тавыш белән әйткән сүзләреннән Кәшифәнең йөрәгенә яңадан бәхет иңде. Менә ул, ниһаять, әтиле дә, әниле дә булды. 
(Дәвамы бар). 

Йолдыз Зәкиева.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев