Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Кәшифә, кечкенә генә булуына карамастан, әнкәсенә зур ярдәмче булды. Майтәп әбисе аны күп эшкә өйрәткән иде. Ул инде, кирәк булса, керен дә уа, идәнне дә ап-ак итеп, кырып, юып куя.

(Дәвамы.). 
Кәшифә үзләре янына күчкәч, Гарифә ирен тагын да өзелеп сөя башлады. Галимәрдәннең Кәшифәгә ягымлы итеп “кызым” дип дәшүләре, башка балалар белән тигез күрүе йөрәгенә сары май булып ятты. Тик бәхетләре түгәрәкләнгәч кенә бер күңелсез вакыйга булды. 
Кәнсәдә узган чираттагы җыелыштан кайтып бара иде Галимәрдән. Менә ул үзләре яши торган киң тыкрыкка борылды. Болытсыз һавада йөзгән яп-якты айдан Гөлбану әбиләрнең сәрби куагы нурга күмелеп утыра. Сукмак та ап-ачык күренә. Кинәт караңгылыктан аның каршында ике гәүдә пәйда булды. Берсе кулындагы сәнәген Галимәрдәннең күкрәгенә төртте: 
– Нәрсә, Төче, кызыл әфиссәр булдың әллә? Эре генә үтеп барасың? 
Галимәрдән бергә уйнап үскән Мирзаны танып алды, кулы белән аның сәнәген читкә этеп: 
– Сәнәк төртеп исәнлек бирмиләр, кордаш! Үзебезчә күрешик, булмаса! 
Янындагы адәм дә телгә килде: 
– Үзебезчә түгел инде хәзер, партбилетыңмы, җаныңмы? 
Шунда арттан тагын бер өченче зат, аның кулларыннан тотып, артка каерды. Икенчесе Галимәрдәннең муенына саплы пәке терәде. Галимәрдән: 
– Мин сезгә дошман түгел, авылдашлар! Җаныгызга гөнаһ алмагыз! 
Мирза йөрәкне өшетерлек салкын тавыш белән: 
– Яңадан кабатлап тормыйбыз, якты дөнҗа белән хушлаш! 
Галимәрдән, бөгелгән җиреннән өскә таба ыргылып, теге адәмнең пәке тоткан кулын эләктерде, шул арада аягы белән каршындагы Мирзаның касыгына китереп типте. Пәке аның кулына күчте. Мирза кулындагы сәнәге белән кизәнде, Галимәрдәнгә кадамакчы булды. Егетләр җитез генә, Галимәрдәннең ике кулыннан тотып алдылар, ә Мирза янә аның күкрәгенә сәнәк терәде. Шулчак куллары артка таба каерылган Галимәрдәннең түш кесәсеннән партбилеты җиргә төште. Мирза, ай яктысында күренеп яткан кызыл кенәгәне кулына алды да: 
– Менә үзе үк безнең кулга төште, – диде. 
– Нишләтәбез моны, Мирза? – дип, озын буйлысы, Галимәрдәннең кулын ныграк каерып, җиргә чүктерде. 
Мирза, үзалдына нидер уйланып, тынып калды. Кечкенәдән бергә уйнап үскән авылдашының гомере –аның кулында. Мирзаның күңелендә бу йомшак табигатьле егеткә карата көчле нәфрәт хисе юк иде. 
– Яшәсен, партбилетын биргән өчен үзенекеләр күрмәгәнен күрсәтер, хы-хы, шушы кызыл кәгазь дип чукыналар бит алар! – диде. 
Егетләрнең берсе Галимәрдәннең ияк төбенә йодрыгы белән тондырды, икенчесе эченә типте. Галимәрдән бөгелеп, чирәмгә егылды, авызыннан кан китте. Мирза дуслары белән, ничек көтмәгәндә пәйда булса, шулай ук күздән гаип булдылар. 
Партбилетын алдырган өчен җыелышта Галимәрдәнгә каты шелтә белдерделәр. Активист Муса: “Син партиянең ышанычын югалттың!” – диде. Аннан партбилетын талап алган егетләрнең исемнәрен сорадылар. Галимәрдән: “Караңгы булганга, берсен дә таный алмадым”, – дип җавап бирде. 
Көзге көннәрнең берсендә Мәгъсумә ишегалдында бала керләрен элеп йөри иде. Капкадан бер ир-атның кергәнен күрде. Ул ирне танырга тырышып карады. Кем соң әле бу? Үзе таныш та кебек. Чәч, сакал-мыеклары агарган, какчарак гәүдәле кеше. Тукта, Арыслан ич бу! Арыслан кычкырып сәлам бирде: 
– Әссәләмегаләйкүм! Исән-сау торасызмы, Мәгъсумә? 
– Биргәненә шөкер, Арыслан! Үзең ни хәлләрдә? 
– Минем ялгызларча инде, Мәгъсумә. Иртә торсам, ялгыз, кич ятсам, дигәндәй. 
– Нишләп, өйләнмәдеңмени шул гомер? 
– Мин бит сине көтәм дидем, Мәгъсумә! Синнән башка күңелемә беркем ятмады. 
– И-и Аллам, ир-атка ялгыз яшәүләре авыр шул, Арыслан. Өйләнергә идең. Әйдә әле, өйгә уз. Ерак юлдан килеп, тамагың кипкәндер. 
Алар, сөйләшә-сөйләшә, өйгә атладылар. 
Ул көннән соң күп тә узмады, Арыслан Мәгъсумәне килен итеп төшерде. Бу хәлгә авыл халкының кайсыберсе гаҗәпләнде, кайсыберсе: “Дөрес эшләгәннәр, олыгайган көндә ялгызлык яман ул,” – диде. 
Ул заманнарда чыгышың белән бай кеше яисә мулла нәселеннән булу бик хурлыклы һәм куркыныч булды. Тик Галимәрдән генә кышкы озын кичләрдә мич авызы каршында тезелешеп утырган балаларына Хантимер бабалары турында чын хикәятләр бәян итте. Ә бервакыт Ык буена салынган ике катлы нарат йорт, әллә бәхетсезлек очрагы, әллә берәрсенең “ярдәме” белән янып бетте. Галимәрдән гаиләсе белән Гарифәнең абыйсы салган кабык түбәле йортка күчте. 
Шул елларны исенә төшергәндә Галимәрдәннең тамак төбенә төер утыра. Иң авыр еллар ачлык еллары булды. Анасы Мәгъсумә балаларының хәлен белергә килгәләп йөрде. Үзе белән бераз онын, бодаен алып килде. Ә бервакыт тегермән ташы хәтле ипи алып килгән иде. Галимәрдәннең гаиләсе авылның башка гаиләләре дәрәҗәсендә үк ач булмаса да, икмәк иң көтелгән тансык ризык булды. Гаиләне ачлыктан Галимәрдәннең оста балыкчы булуы да саклап калды. Балык тоту өчен ятмәләрне, ауларны үзе үрде Галимәрдән. 
Тагын бер елдан соң, ямьле җәй көнендә Кәшифәнең тагын бер энекәше – Камил туды. Кызның мәшәкатьләре дә артты. Әнкәсе эшкә чыккач, елак бәбине карауның бар авырлыгы Кәшифәгә төште. Кайчагында бәбигә кушылып елаган чаклары да булды. 
Халыкның тормышы бераз бөтәя төште. Галимәрдәнне, сельпо кибетенә сатучы итеп чакырдылар. Ул бу эшкә бик теләп алынды. Чөнки исәп-хисап эшләренә күңеле ята иде. Тик бәхетсезлек адәм башыннан йөри шул. Галимәрдәннең икенче күзе дә начар күрә башлады. Халык бик мактагач, урыс табибына күренергә булды. Табиб, аның күзен караганнан соң, кичекмәстән операция кирәклеген әйтте. Икенче күземнән дә язганчы дип, Галимәрдән операция өстәленә ятты. Ләкин хастаханәдән ул бөтенләй сукыраеп кайтты. Операция вакытында табиблар аның күзен ялгыш тишкәннәр икән. Дөнья караңгылыкка чумды. Галимәрдән бүтән беркайчан да, беркайчан да күрмәячәк! Көннәр белән төннәр буталды. Гарифәсе нишләргә белми янында өзгәләнде. Галимәрдәнгә үләннәр кайнатып, чүпрәкне шул үлән суына чылатып, күзенә куйды. Үзе, Галимәрдәнне тынычландырырга теләп: “Ярар, атасы, ничек тә яшәрбез. Башыбыз исән булсын!” – дип сөйләнде. Ә Галимәрдәннең башына: “Имгәк булып яшәгәнче, әллә Ыкка ташланыйм микән?” – дигән шомлы уйлар да килде. 
Балалар аталарын борчымас өчен шым гына йөрделәр. Һәрберсенең аталарының сызлануын туктатасы килде. Атасыннан тотам да калмый ияреп йөргән Камил дә аның бу хәленә бик борчылды. Тома сукыр әткәсенең ничек йөриячәген күз алдына китерергә тырышты. Камил, атасы сәкедә шомлы уйлар белән сызланып ятканда, аның куенына шуышып керде дә: 
– Әткәй, әткәй, сандугач ни дип сайрый ул? – дип сорады. 
Галимәрдән шунда ачык тәрәзәдән сандугач тавышын ишетте. Ул, күзенең сызлавын онытып: 
– Тыр-тыр тырагай, чыр-чыр чырагай, 
Ганәлинә бәнҗи! 
Әнки-дөнки, хөзер дәнки бәдәхти! – дип, сандугач телен аңлатты. 
– Нәрсә дигәнне аңлата ул, әткәй? 
– Ялгызыма бик күңелсез, кая микән минем парым, ди. Бердәнберем, ярым белән парлашсак, бер дә күңелсез булмас иде, ди. 
– Ә күке ни дип сайрый? 
– Күке сайрый белми, улым, алар кычкыра гына. 
– Нәрсә дип кычкыра алар, әткәй? 
– Күк-күк! Өмет юк, өмет юк! – диләр. – Алар бит ялкау кошлар, үзләре оя да кормыйлар. Чит ояга йомыркаларын салып китәләр дә, аларның балаларын чит кошлар ашатып үстерә. 
Галимәрдәннең башына шунда: “И-и тиле Галимәрдән, үзең дә шул күке кебек балаларыңны язмыш кочагына ташлап китмәк буласың түгелме соң?!” – дигән уй килде. Ул үзенең көчсезлегеннән оялып куйды. 
Икенче көнне Галимәрдән урыныннан торды. Кармаланып комганын тапты. Аңа Гарифәсе алдан ук җылы су да салып куйган иде. Тыштан кергән Гарифә, булышырга теләп, иренең беләгенә орынды. Галимәрдән аңа: “Үзем, карчык, үзем!” – дип, капшана-капшана тышка юнәлде. Ир бер-бер артлы уянган әтәчләр тавышын, көтүгә чыгып киткән сыерларның сузып-сузып мөгрәвен тыңлап торды. Тормыш дәвам итте. Камил, йокысыннан уянып, атасы янына чыкты. 
– Әткәй, мин тордым! 
– Ярар, улым! Без синең белән су буйларын урап кайтырбыз. 
– Ярар, әткәй! 
(Дәвамы бар). 
Йолдыз Зәкиева.

Фото – Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: