Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе

Фронт кырында бик каты барды сугыш. Башны калкытырлык түгел, төрле яклап ут ява. Әллә уяулыкны югалткан, Галимәрдәннең бер күзен пуля кыйпылчыгы яндырып үтте.

Тик алга таба матур өметләр багълап яшәгәндә, герман сугышы башланды. Авыллардан ир-атларны сугышка ала башладылар. Хантимернең беренче хатыннан туган уллары да ут эченә кереп китте. Хөснимәрдән белән Гайнетдинне, аннан Галимәрдәнне дә алдылар. Арбага төялешеп киткәндә, әнкәсе белән туганнары елап озатып калды. Ә кайбер егетләрне сөйгән кызлары да озатты. Шул вакытта Галимәрдәннең күңелен үкенү көйдереп узды. Әле ул кызлар кулы да тотып карамаган икән бит. Ятим калганнан бирле бар белгәне эш тә эш булды. 
Фронт кырында бик каты барды сугыш. Башны калкытырлык түгел, төрле яклап ут ява. Әллә уяулыкны югалткан, Галимәрдәннең бер күзен пуля кыйпылчыгы яндырып үтте. Яралы күзеннән гөрләп кан китте. Ул, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзенә каплады. Яра сызлавына чыдап булмый, ә кан агудан туктарга да уйламый. Ул инде бернәрсә дә күрми башлады. Ә тирә-юньдә ут яңгыры туктамады. “Яшисе килә... Туган җиремә кайтып, тормыш көтәсем, өйләнеп, балалар үстерәсем килә!” – дип, ачынып уйлады ул. Мондый хәлдә бернәрсә дә эшли алмаганын аңлады егет. Якындарак бер кое шәйләнде. Галимәрдән шул коега таба шуыша башлады. Бәлки, ярасын юа алыр. Ышыкланып, кое эченә үрелде. Шул вакыт башы әйләнде, егет ниндидер караңгылык чоңгылына чумды. Аңсыз күпме ятканын хәтерләми Галимәрдән. Уянып үзенең кайда икәнен аңларга тырышты. Тирә-як караңгы. Каян килеп эләкте ул бу базга? Башын күтәреп, өскә карады. Яктылык күреп, тырышып-тырмашып өскә үрмәләде Галимәрдән. Көч-хәл белән коедан чыккач, тирә-ягына күз салды. Әнә аның сугышчан дуслары. Ник бер селкенеп карасыннар! “Арганнар, бичаралар”, – дип уйлады Галимәрдән. Ул арада носилка тоткан солдатлар күренде. Ул калкынып куйды. Дусларын да уятырга уйлады. Ләкин берсе дә селкенмәде. Галимәрдән шунда гына аларның һәлак булганын аңлады. 
...Уллары сугышка киткәч бигрәк авыр булды Мәгъсумәгә. Йокысы качты. Газизләрең ут эчендә йөргәндә ничек тыныч кына йоклап ятасың. Мәгъсумә төннәрен сукыр лампаны кабызып куя да, кыйбла ягына утырып, улларының исәнлегенә дога кыла. Шуннан соң гына барып сәкегә ята. Иртәгесен, сыер савып, төпчек угылы Таҗетдин белән абзар тирәсендә мәшәләнә башлады. Кош-кортларга җим болгатканда келтерәп капка келәсе ачылды. Мәгъсумә күтәрелеп караса, ишегалдында аның өлкән угылы Хөснимәрдән елмаеп, әнкәсенә кочагын җәеп килә. 
– Улы-ым! Улыкаем, кайттыңмени, исән-сау кайттыңмы, балакаем! – дип чәчләренә чал кергән Хөснимәрдәннең кочагына атылды Мәгъсумә. 
– Кайттым, әнкәй! Үзегез исән-сау тордыгызмы? 
Берникадәр вакыттан икенче угылы да, аннары, бер күзен сугыш кырында калдырып, Галимәрдәне дә кайтып җитте. Тыныч тормышка кайтам дигән егетне авылда мәхшәр каршы алды. Бу вакытта илдә революция канат җәйде. Мөслим һәм башка якын-тирә авылларда кан һәм күз яшьләре коелды. Хәлле крестьяннарның җирләре, маллары тартып алынды. Каршы чыкканнарны кулга алдылар, хәтта үтерделәр дә. Хантимернең беренче хатыныннан туган балалар, каршылык күрсәтмичә, булган малларын большевикларга тапшырдылар. Яңа властька баш бирмәгән Хәсәншаны, ат койрыгына тагып, авыл буйлап тагып йөрделәр дә урман буена алып барып аттылар. Ул Хантимергә кардәш тиешле иде. 
Яңа власть хәерчеләргә матур тормыш вәгъдә итте. Байгураларга бил бөгү булмаячак, бар кеше дә укый алачак, хатыннар да ирләр белән бер хокукта булачак ди, имеш. Гади халык шатланды, якты өметләр баглады. Галимәрдәннең дә ышанасы килде бу әкияти матур киләчәккә. Үзе кебек авыл яшьләре белән беррәттән аны партиягә алдылар. Тик шулай да аның җанын каршылыклы фикерләр тырнады. Тырышып, үз көчләре белән мөлкәт туплаган авылдашларын чын күңелдән кызганды Галимәрдән. Атасына хыянәт итәдер кебек тоелды аңа. 
Шундый каршылыклы уйлар белән эче пошып йөргәндә Галимәрдән гашыйк булды! Дус егете Хафизларга йомыш белән баргач, аның сеңлесе Гарифәне күреп, күңел тынычлыгын җуйды. Гарифә дә, Галимәрдәнне күргән саен, йөрәгенә ниндидер кайнар дулкын йөгергәнен тойды. Бу нык бәдәнле, сөйкемле егетне кабат-кабат күрәсе килде. Беркөн Галимәрдән килгәндә Гарифә ишегалды уртасында сыер савып утыра иде. Галимәрдән, ягымлы итеп: 
– Сау гынамы, Гарифә! – диде. 
Гарифәнең сулышы капты күкрәгенә кайнар дулкын тулды. Ул тирән сулыш алды да: 
– Әйбәт кенә, Галимәрдән! – дип, җавап кайтарды. 
– Гарифә, нишләп кичләрен уенга чыкмыйсың? 
– Анда ни калган инде миңа? Яшь кызлар чыксын әнә! 
– Син картмыни? Шундый сылу килеш картаерга ашыкма! Миннән дә кечерәк бит әле син! Мин сине көтәрмен, Гарифә! 
– Көтмә, Галимәрдән, үз тиңеңне кара. Беләсең бит, минем кечкенә кызым бар. 
– Мин барыбер көтәм сине, кич белән су буена төшәрсең! 
Төшмәде Гарифә су буена. Галимәрдәнне күргәнче мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән кыз-хатын, эче тулы ут булса да, төшмәде су буена. Балалы хатынга егетләрнең башын әйләндереп йөрү килешми. Ни хәл итәсең, аны яшьлек читләтеп кенә үткән. Курчаклы уйнар вакытта карт бабай астына ташлаган! Усаллыгы белән дан тоткан әтиләре Хәлиулла кызлары Гарифә белән Канифәгә бик кырыс булды шул. Аларны кичке уеннарга түгел, кыз-кыркын җыела торган өмәләргә йөрүдән дә тыйды. Гарифәне унбиш яшендә карт Гайнетдингә кияүгә бирәләр. Аннан, кызы туып, бераз үсә төшкәч, ир үлеп китте. 
Галимәрдән үзенекен итте – бер кичтә әнисе белән Гарифәне сорарга киттеләр. 
– Болай соңлап йөргәнгә ачуланмагыз инде, Хәлиулла абзый! Үзегез беләсез, йорт-җирдә эш-мәшәкатьнең бетәсе юк. Галимәрдән углым да җомга көнне барыйк, диде. Озын сүзнең кыскасы, Гарифәне Галимәрдән углыма сорап килдек. Углымны үзегез дә беләсез, бик тәртипле булып үсте. Кулыннан эш килә. 
Хәлиулла белән Майтап өчен Хантимер малаеның балалы хатынны сорап килүе гайре табигый хәл булып, алар ни әйтергә дә белми аптырап калдылар. Хәлиулла, кызының бәһасен күтәреп: 
– Гарифә дә азып-тузып йөргән бала түгел. Ире үлеп киткәч, беркая да чыгып йөрмәде, бар белгәне эш булды, – диде. 
Галимәрдән белән Гарифәнең һәм Хафиз белән Мөнәвәрәнең никахлары бергә үтте. Галимәрдән шактый белемле кеше буларак та, агач эше һәм башка бик күп һөнәрләр иясе буларак та, авылда бик кирәкле кеше иде. Колхозда бригадир булып эшләде, ә кичләрен гади халыкны укырга, язарга өйрәтте. Авылда партия членнары наданлыкка каршы көрәш алып барды. Гарифә белән Галимәрдән таңнан чыгып китеп, караңгыда гына өйгә кайттылар. Караңгыда да, сукыр лампа уты яктысында өйдә эш дәвам итте. Авылның укый-яза белмәгән кешеләре Галимәрдәннән өйрәнергә йөрделәр. Кемдер укырга-язарга, ә кемдер чабата үрергә өйрәнде. Галимәрдән белән Гарифәнең күңеле иркен, беркайчан да сукранмадылар, кешеләргә ачык йөзле булдылар. Бер-бер артлы балалары Рәхимә, Рәшидә, Зөфәр туды. Галимәрдән эштән кайту белән, хуш исләрен исни-исни, балаларын сөя. Кабартма битләреннән, йомшак тәннәреннән, кул-аякларыннан үбә. Гарифәнең беренче иреннән туган Кәшифәсенең әбисе белән калуы гына үзәген өзә. Аны үз яннарына алырга дип, Галимәрдәнгә ничек әйтергә? 
(Дәвамы бар). 
Йолдыз Зәкиева.

Фото – Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: