Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. Авыл малае Айбулат (8 бүлек)

Айбулатның әтисе бүген эштән бик соңарып кайтты. Комбайн ремонтлаган. Озакламый уракка төшәргә җыеналар икән.

8.Кыр корабларын басуга озату.

                            

Айбулатның әтисе бүген эштән бик соңарып кайтты. Комбайн ремонтлаган. Озакламый уракка төшәргә җыеналар икән.

– Әти, мине дә утыртырсың әле, – ди малай.

– Кайчан комбайн сүзен әйтергә өйрәнәсең, шунда утырып карарсың, – ди әтисе.

Айбулат комбайн сүзен дөрес әйтми, һаман да “каңгайн” ди.Бу сүзне әйтер урында да әйтми калдыра. Үзе комбайннарның маркаларына хәтле белә.

– Әнә “Кейс” китте. Әнә “Нехол” (Нью-Һолланд), әнә “Дон” китте ди. Ә комбайн сүзе чыкмый гына. Иҗекләп әйттергәндә әйтә, кушкач һаман шул каңгаен килеп чыга. Ә комбайнга шулкадәр утырып карыйсы килә малайның!

Иртән, кояш чыгуга, малай урыныннан сикереп торды. Әтисе белән әнисенең маллар янына чыгып барышлары иде.

– Ә мин комбайн дип әйтә беләм, беләм, беләм! – диде малай урынында сикергәләп.

– Чү, сеңлеңне уятасың, кычкырма ул кадәр! – дип әнисе йөгереп килеп җитте.

– Кай арада өйрәндең, кем өйрәтте? – диде әтисе.

– Йоклаганда минем янга бер бабай килде. “Мин синең Карт бабаң булам”, диде. Шул өйрәтте, шул өйрәтте, – диде малай сикерүеннән туктый алмыйча. –Трактор дип тә әйтә беләм! Тррррактор, тракторрр! Могҗизалар юк диген шуннан соң!

Ике көннән соң, төш вакытлары узгач, урам якта моторлар гүләгән тавышлар ишетелде. Комбайннар уракка төшә икән. Айбулат  Айгөлне күтәргән әнисе белән капка төбенә чыгып басты. Бер-бер артлы тезелгән комбайннар, авыл урамыннан узып, басуга юнәләләр. Штурвал артында башларын горур тоткан комбайнчылар. Үзләренең нинди зур, җаваплы эшкә тотынганнары бөтен кыяфәтләренә чыккан. “Менә без – иген фронты солдатлары! Иген өчен көрәш кырына китәбез. Борчылмагыз! Икмәкне бөртегенә кадәр җыеп алырбыз. Өстәлләребез күпереп пешкән икмәктән өзелмәс. Һава торышлары гына әйбәт булсын!” Әйтерсең аларның һәммәсе күңеленнән шулай ди. Кечкенә Айбулат, зурларча итеп, аларның һәрберсенә кулын күтәреп сәлам биреп кала. Комбайнчылар исә аңа гудок биреп кычкыртып узалар. Әнә әтисенең комбайны да күренде. Малай күңелендә әтисе өчен чиксез горурлык уянды.

– Әнә, әти килә, әти килә! – дип кычкырды ул бар көченә. Әтисе исә кат-кат кычкыртып, сәлам биреп узды. Айбулат әбисе янына йөгереп килде.

– Әтине күрдегезме, аның комбайны (бу сүзне аеруча бер басым белән әйтте малай) иң матуры, иң зуры!

Хатирә әби белән капка төбеннән торып кыр корабларын басуга озатып калган әбисе:

– Күрдем, бәбкәем, күрдем, – диде алъяпкыч почмагы белән күзләрен сөртеп. – Инде исән-сау гына башкарып чыксыннар иде иген эшен.

– Әби, комбайннар сугышка китүче танкларга охшаган, әйеме? – ди малай әбисенең алъяпкыч итәген тарткалап.

– Һай, замана баласы! Сугыш кинолары күп карауның хикмәте инде бу! Дөньялар гына тыныч булсын иде, балакаем. Иген кырына гына озатырга язсын ирләребезне, балаларыбызны!

Хатирә карчык та күз яшьләрен сөртеп, өенә таба юнәлде. Ел саен озатып кала ул комбайннарны уракка. Хәбәрсез югалган улы исенә төшә. Армиягә киткәнче, ул да берничә ел комбайнда эшләде. Уракка төшкәндә, капка төбендә басып калган әнисенә кул изәп, һәрвакыт кычкыртып үтә иде ул да. Шуңа микән, штурвал артына утырган һәр комбайнчыда үз улын күрә карчык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәяләр Айбулат

Реклама
Реклама
2
X