Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Авыл малае Айбулат (9-10 бүлек)

Айбулат бик күп шигырьләр, җырлар белә. Шигырьләрне әнисе дә өйрәтә, әбисе дә. Зиһенле бала, тиз эләктереп ала. Үзләренә кунаклар килсә дә, бабаларына килсә дә һәрвакыт аны урындыкка бастырып шигырь сөйләтәләр.

9. Айбулат – җыр, шигырь остасы да!

 

Айбулат бик күп шигырьләр, җырлар белә. Шигырьләрне әнисе дә өйрәтә, әбисе дә. Зиһенле бала, тиз эләктереп ала. Үзләренә кунаклар килсә дә, бабаларына килсә дә һәрвакыт аны урындыкка бастырып шигырь сөйләтәләр. Сөйли малай! Сәнгатьле итеп сөйли тагын үзе. Күршеләре Сәйдәш абыйсы кайтса, аны капка төбендәге эскәмиягә бастырып шигырь сөйләтә. Үзенең дә шундый малае булуын тели. Тик һаман гаилә корырга җитешә алмый.

– Кырыкка җитә бит инде яше, ник һаман өйләнмидер? – дип сукрана Сәйдәш абыйның әнисе.

“Кырык шулай күп микәнни?” дип баш вата Айбулат. Әнисе:

– Дүртебезнең кул бармакларын кушкач кырык була, – ди. Күп икән шул!

– Сәйдәш абыең кайткач сөйләрсең, – дип, бабасы да аңа бер дүртьюллык шигырь өйрәтте. Озак та үтмәде, Сәйдәш абыйсы кайтып килде.

– Сәйдәш абый, мин син кайтуга бер шигырь өйрәндем! – дип кычкырды койма башына менгән җиреннән малай.

– Шулаймыни, үскәнем. Яле сөйләп күрсәт.

Алма пешсә – аллана, кызарып пешсә – баллана.

Кызлар үзләре сөйсеннәр, егетләр сөйсә назлана! – дип такмаклады малай.

– Рәхмәт, үскәнем. Кем өйрәтте бу шигырьне?

– Бабай!

– Бабаңа әйт: үзенә мин синең кебек чакта сөйләгән шигырьне өйрәткән. “Рәхмәт”, дип әйтте диген.

 

10. Айбулатның дөнья буйлап “сәяхәте”.

 

Инде карлар да яуды. Кыш башланды. Айбулат күбрәк вакытын өйдә уздыра. Рәсемнәр ясый, мультик карый. Хәрефләр өйрәнә. Инде 100гә кадәр саный да белә. Айгөл дә үсеп килә. Кроватендә басып тора, уенчыклары белән уйный. Авыз эченнән ниләрдер бытылдый. Кайбер сүзләре Айбулатның колагына абый булып ишетелә.

– Айгөл абый дип әйтте, – дип, малай сөенче алырга әнисе янына йөгерә.

Тышта бик суык шул. Андый көннәрдә Айбулат тышны тәрәзәдән генә күзәтә. Җылырак көннәрдә ул урамнан, ишек алдыннан керми. Чана шуа, кечкенә көрәге белән кар көри я әбиләренә бара.

Тәмләп чәй эчкәннән соң, әбисе белән “сәяхәткә” китәләр. Сәяхәт дигәннәре Рәсәй һәм бөтендөнья картасы буйлап. Аулак бүлмәгә кереп, аның идәненә картаны җәеп салалар да диңгезләр, океаннар буйлап төрле илләргә сәяхәт башлана. Кайберләренә кечкенә уенчык самолетлар белән дә “очалар”.

Без яшәгән җир шары бик зур икән, бай икән. Иң зур ил – без яши торган Рәсәй дигән ил икән. Татарстан дигән җир – безнең туган җиребез икән. Картада ул бер нокта белән генә билгеләнгән. Башкаласы Региналар яши торган Казан шәһәре икән. Картадан иң әүвәл шул ноктаны эзләп таба Айбулат.

Бүгенгә Айбулат ил, дөнья буйлап сәяхәтне карта буйлап кына ясый. Кем белә, бәлки зур үскәч, ул чит-ят илләргә дә барып чыгар, дөнья күрер, гыйбрәтләр алыр. Әмма кайда гына йөрсә дә, туган җирен, туган авылын, әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, шаулап иген үскән басуларын, талгын гына агып яткан нәни инешне, чишмәле тау буйларын, туган телен онытмас. Туган җир, туган ил тәрбиясе аңа туган көненнән, ана сөте, әби-баба тәрбиясе, туган тел белән белән кергән. Ә мондый тәрбия гомерлек!

Бибинур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: