Мөслим-информ

"Әдәби хәзинә" тапшыруы кунакка килде

Әмәкәй төп белем бирү мәктәбенә "Яңа гасыр" каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруы кунакка килде.

Тапшыру якташыбыз язучы, шагыйрь,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Г.Исхакый бүләге иясе, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин иҗаты буенча әзерләнде. Факил абый укучылар белән очрашты, аларны иҗат итү серләренә төшендерде, сорауларга җавап бирде. Укучыларыбыз аның шигырьләрен сөйләделәр, "Бишек" хикәясен сәхнәләштерделәр. Бу очрашуның укучыларда татар әдәбиятына, якташ язучыларыбыз иҗатына кызыксыну, иҗатка омтылыш тәрбияләүдә әһәмияте зур булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: