Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Давыл хакында хәбәр алгач, нишләргә? — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре

29 майда Мәскәүдә узган гарасаттан соң, шундый давыл Татарстанга да килә дигән хәбәр яшен тизлеге белән дә таралды. Әмма синоптиклар бу мәгълүматны кире какты. Шулай булуга да карамастан, алдагы көннәрдә һава торышы начарлану турында хәбәр ителде. 1 июньдә Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында узган гарасат күп кенә йортларга зыян салды.


Әгәр дә шторм булачак дигән хәбәр ишетсәгез нишләргә? Кая барырга? Нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый?

Бу сорауга Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы очракларда идарә итү үзәге җитәкчесе Радик Гыйсмәтов җавап бирде.


- Шторм булачак дигән хәбәр алганнан соң, иң элек, үзегезнең кайда булуыгызга карап эш итәргә кирәк. Әгәр дә сез бина эчендә икән, иң беренче бөтен тәрәзәләрне дә ябарга, җитәрлек эчәр су һәм ризык запасы тупларга кирәк. Бик кирәк булмаган очракта урамга чыкмаска тырышыгыз. Әгәр инде урамга чыгу ихтыяҗы була икән, ул чагында якыннарыгызга хәбәр итәргә кирәк. Күпфатирлы йортларда яшәүче балконнары булган кешеләргә аеруча да игътибарлы булырга киңәш ителә. Күпләр балконнан склад ясый, ә давыл вакытында андагы әйберләр җил белән урамга чыгып очып, башкаларның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, - ди Радик Гыйсмәтов.


Пресс-конференция о погоде и чрезвычайных ситуациях


Гарасат вакытында урамда булсагыз, беркайчан да агач янына бармагыз, дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.


- Һичшиксез, давылдан качу урыны эзләргә кирәк. Ул ныклы корылма яки автомобиль булырга мөмкин. Әгәр юлда барсагыз, туктар урын эзләгез. Бу очракта, киресенчә- машинаны калдырып, бинага кереп качу ысулын эзләргә кирәк, - дип киңәш итте белгеч.


Синоптиклар алдагы көннәрдә дә һава торышы начараюы хакында кисәтә. Бигрәк тә якшәмбе, 4 июньдә яңа циклон барлыкка килеп, Татарстан территориясенә яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явуы көтелә. Шулай ук, тизлеге 10-15 м/с тан алып, 20 м/с ка кадәр җитә торган җил булыр дип фаразлана. Һава температурасы көндез 9-14 градус, төнлә 3-8 градус җылы булачак.


Берүк үзегезне саклагыз!


Лилия ЛОКМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев