Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Даруны кире кайтарып яисә алмаштырып буламы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына даруханәләрдән сатып алынган даруларны алмаштыру яисә кире кайтару буенча аңлатма бирүне сораган мөрәҗәгатьләр еш килә.

Законда товарны аның сыйфатына бәйле рәвештә кире кайтару буенча билгеле бер кагыйдәләр каралган. Ул кагыйдәләр дарулар һәм медицина техникасына да кагыла. Чынлап та, дарулар сыйфатлы булган очракта даруханәгә кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый. Хәтта сез даруханәдән чыкмаган булсагыз да. Фармацевт сезгә чек биргәннән соң, моны эшләү мөмкин түгел. Әгәр фармацевт сезгә ялгыш башка дару бирсә, әйтик, гель урынына мазь сатса, ул аны, бәясеннән чыгып, алмаштырырга тиеш. Шундый очрак та булырга мөмкин: сез дару сатып алдыгыз, әмма сезне аның өстәмә тәэсирләре (побочные действия) турында кисәтмәделәр, куркынычсыз, диделәр. Даруның инструкциясе белән танышканнан соң, сезгә аны бөтенләй кулланырга ярамаганлыгын ачыкладыгыз. Табибтан авыруыгыз турында белешмә алып, даруханәдән даруны кире алуларын яисә алмаштыруларын таләп итә аласыз. Шул ук вакытта фармацевт сезне даруның тәэсирләре турында мәгълүмат бирмәвен дәлилләү өчен берәр шаһит алып бару да ярый. 
Даруларның сыйфатына килгәндә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законда товарның күзгә күренеп торган яисә яшерен җитешсезлекләре булган очракта кулланучы аны кире кайтаруга хокуклы диелә. Даруларның җитешсезлекләре түбәндәгечә булырга мөмкин: 
- даруның срогы чыгу; 
- маркировкада дефект булу (сериясе, файдалану срогы күрсәтелмәгән яисә файдалану срогы даруның кабындагы язуына туры килми); 
- даруны файдалану инструкциясе башка даруныкы яисә бөтенләй юк; төргәктә җитешсезлекләр булу. 
Менә шушындый җитешсезлекләр булган очракта сатып алучы даруны кире кайтара яисә алмаштыра ала. 

Елизавета Низамова, 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама 
территориаль органы белгече.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев