Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Даруларга бәяләр күтәрелү инфляциядән дә артып киткән

Белгечләр фикеренчә, даруханәләр шул рәвешле җәйге чорда дару сатып алучылар кимү аркасында килгән зыянны капларга тырыша, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән препаратларга бәяләр ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан, дип хәбәр итә "Известия".

2017 елда әлеге даруларның өч тапкырга кыйбатлануы инфляцияне дә уздырган. Беренче яртыеллыкта даруларга бәя арту 7,6 процентны тәшкил итә. (Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россиядә инфляция 2017 ел башыннан 2,3 процентка тигез). Белгечләр фикеренчә, даруханәләр шул рәвешле тормыш өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяләр үзгәрүне, шулай ук җәйге чорда даруларга ихтыяҗ булмау һәм сумның курсы тотрыксызлыгы аркасында килгән зыянны капларга тырыша.

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән даруларга бәяләрне - җитештерүчеләр, арадашчылар һәм даруханәләр мөстәкыйль рәвештә билгели. Ә тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегендәгеләрне, 2009 елдан башлап, дәүләт куя - андый дарулар исемлеген ел саен хөкүмәт раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев