Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данлы Дусайга – 100 ел!

10 июль көнне авыл тарихына багышланган “Данлы Дусай” китабын тәкъдир итү булды.

Әлеге чара авылның Сабантуй мәйданында милли бәйрәм буларак үткәрелде. Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
“Данлы Дусай” китабының авторы – Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Әлеге китапка авыл тарихы, аның кешеләре, аларның көнкүрешләре, авыл белән бәйле истәлекләр тупланган.
– Дусай – тормыш иптәшем Баниянең туган авылы. Һәркемнең паспорты булган шикелле, һәр авыл турында китап та булырга тиеш, дип уйлыйм, – ди Мөҗәһит Әхмәтҗанов. – “Данлы Дусай” китабын чыгаруда авыл халкы активлык күрсәтте, материалларны да бик теләп язды. Китап өчен акча эзләп йөрисе дә булмады. Дусайда эшче көчләр, мал-туар тотучылар аз түгел, халык туган җире белән горурланып яши. Дусай яшәсен, башка авыллардан матурлыгы белән аерылып торсын! 
Китапта тарихи фотосурәтләр, кайбер нәселләрнең шәҗәрәләре, күренекле шәхесләрнең тормыш юллары, иҗатлары да урын алган. 500 данәдә чыккан “Данлы Дусай” китабы – авыл халкы өчен аеруча кадерле.
– Китапны көтеп алдык. Туган як тарихын, нәсел шәҗәрәләрен белергә, өйрәнергә кирәк. Авыл тарихын өлкәннәрдән сорап, барлап, теркәп кую яхшы. Безнең Дусай табигате, озак еллар дәвамында терлекчелек һәм игенчелектә ирешкән уңышлары, алма бакчасы белән данлыклы. Дусайлылар киләчәктә дә тормыш юлыннан ныклы адымнар белән барсыннар иде, – диде Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрмәдия Мирзаянова.
Китапны тәкъдир итү Сабантуй формасында, милли уеннар белән үрелеп барды. Балалар кашыкка йомырка салып йөгерде, чүлмәк ватты, авыш баганага менде, күз бәйләп бүләк кисте. Мөҗәһит Әхмәтҗановның Әлмәт музыка көллиятендә укучы оныгы Булат тынлы уен коралларында уйнады. Өлкәннәр арасында ир-атлар активлык күрсәтте. Көчле җенес вәкилләре, балачакларын искә төшереп, агач атка да утырып чапты, гаиләләре белән, зур арыш капчыгына кереп, тизлеккә йөгерүчеләр дә булды. Су салынган ләгәндә биючеләргә халык үзе дә кушылып биеде. Милли көрәштә җиңүче калган Мөслим егете Илнар Сәетгалиев иңнәренә тәкә салынды. Илнарның уллары Искәндәр белән Данияр да әтиләреннән калышмады, балалар арасындагы көрәштә беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Гер күтәрү буенча Баектан Илнар Закиров җиңүче булды.
Бәйрәм бүләксез булмый. Сәрмәдия апаның кызы Мөнирә Хаҗиева “Данлы Дусай” китабы авторына рәхмәт әйтеп, кыйммәтле бүләк тапшырды. Авылның 21 өлкән кешесе урын-җир комплектлары белән бүләкләнде. 
Бәйрәм бик җыйнак, тыныч, матур үтте. Сабантуй мәйданы өр-яңадан эшләнгән, төзекләндерелгән иде. Балалар өчен уен мәйданчыклары – кабартылган таулар, батут, карусель, атынгычлар эшләде. Сату нокталары да күп иде. Бу көнне авылда күптән көтелгән яңгыр да яуды. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X