(«Татар-информ», Фәрит Салихов). Хоккейчы Данис Зариповка Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Сент-Луис Блюз» клубы килешү тәкъдим иткән. Бу хакта хоккейчы үзе «Р-Спорт» хәбәрчесенә җиткергән.
«Сент Луис»тан тәкъдим булды, әлегә бу сөйләшүләр генә. Бу хакта артыгын сөйлисе килми», - дигән Данис Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек Данис Зарипов допинг аркасында Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) тарафыннан уеннардан читләштерелгән иде. Әмма август азагында Милли хоккей лигасы аңа үзендә уйнарга рөхсәт итте.
Нет комментариев