Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир – йөзенче бала

Филүзә Һәм Анатолий Арслановларның уллары Дамир ТАССРның 100 еллыгы елында районда йөзенче бала булып туды. 

Дөрес, әтисе Минзәләдә эшләгәч, Дамир да шәһәр егете булып үсәр. Әмма әтисенең туган авылы Мари Бүләрне, әнисенең туган ягы Тат. Бүләрне дә бердәй якын итәр ул. Җомга көнне җирлегебездә йөзенче бала туу уңаеннан оештырылган чарага да кечкенә Дамирны әтисенең туган йортыннан – Римма әбисе һәм Василий бабасы яшәгән Мари Бүләрдән алып килделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова бәхетле гаиләгә район башлыгының күчтәнәч пакетын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Марина Бәдертдинова һәм гражданлык хәле актлары бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова кечкенә Дамирга, аның әти-әнисенә сәламәтлек, тормышларында уңышлар теләделәр. 
Дамир – Мөслим училищесында пешекче һөнәре алып, Актаныш районы агрофирмасында эшләүче Филүзәнең һәм “Татавтодор” оешмасының Минзәлә участогында төзү-монтаж эшләре мастеры булып эшләүче Анатолийның өченче балалары. Өлкән уллары да әле кечкенәләр. 
– Без үзебез дә гаиләдә өч малай үстек. Абыем – Мөслимдә, энем Чаллыда эшли, – ди Анатолий. Филүзә дә күпбалалы гаиләдән. Арслановлар ипотекага фатир алып, гаиләләренең имин, мул тормышлы булуын максат итеп яшиләр.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама