Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Шәңгәрәевның кошчылык комплексы республикада бердәнбер булачак

Вәрәшбаш авыл җирлегендә кошчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәнгәрәев инде күптәннән эшләп килә. Белгәнебезчә, Дамир Шәнгәрәевның кошчылык фермасында Мөслим һәм якын тирә авыллардан күп кенә кешеләргә эш урыннары булдырылды.

Хәзерге көндә эшмәкәр чеби чыгару өчен яңа комплексын сафка бастыру белән мәшгуль. Эшләр төгәлләнү стадиясендә. Эшмәкәр сүзләренчә, комплекс бер айдан соң бар куәтенә эшли башлаячак. Комплекска җиһазларны Германия һәм Төркиядән кайтарталар. Объектта 22 мең токымлы кызыл тавык тотарга планлаштырыла. Бу исә үз чиратында 1 ай эчендә 560 мең йомырка бирәчәк.

Комплекс янәшәсендә инкубатор станцияседә төзелеп килә. Биредә көненә 22 мең чеби чыгару күздә тотыла. Ә бу республиканы, халыкны сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү дигән сүз. Мондый комплекс республикада бүген бердәнбер. Шул сәбәпле, хөкүмәт тарафыннан да иътибар зур. Дамир Шәнгәрәев моның белән генә тукталып калырга җыенмый, киләсе елга ул тагын бер шундый комплекс төзергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев