Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ДАИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Россиядә 3 июль көнне Дәүләт автомобиль испекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел Дәүләт автомобиль испекциясе барлыкка килүгә - 79 ел. Мөслимдәге бүлекне бүгенге көндә Айнур Хәйретдинов җитәкли. Аның кул астында өлкән инспектор Руслан Бикмурзин, испектор Феликс Мәгъдәнов намуслы хезмәт куя.

Ел башыннан җирлегебездә ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан 2200 беркетмә төзелгән. Бәхеткә трансорт белән бәйле кеше имгәнү һәм үлү очраклары теркәлмәгән. Эш күрсәткечләре буенча районның ДАИ хезмәте өченче ел рәттән республика буенча беренче урында бара. Һөнәри бәйрәм уңаеннан районның ДАИ хезмәткәре - өлкән инспектор Руслан Бикмурзинга ТР Эчке эшләр министры Валерий Хохориннан исемле сәгать кайткан. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәттә булган ДАИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев