Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Дача амнистиясе” озайтылды

Татарстан Республика­сы Росреестр идарәсенең Мөслим һәм Сарман район­нары буенча муниципальа­ра бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов белән әңгәмәбез бу өлкәдә соңгы елларда бар­ган үзгәрешләр турында.

– Марс Рәисович, Росреестр системасында барган струк­тур үзгәрешләр һәм хезмәт күрсәтүдәге яңалыклар белән таныштырсагыз иде.

– 2020нче елның 1 мартын­да Мөслим һәм Сарман район­нарындагы бүлекләрне кушу нәтиҗәсендә бер бүлек булды­рылды. Бездә халыкка хезмәт күрсәтү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Бүлек составында 6 бел­геч исәпләнә. Аларның икесенә күчемсез милеккә дәүләт теркәве үткәрү вазыйфасы йөкләнгән. Алардан тыш бер дәүләт инспекторы һәм өч бел­гечебез бар.

Узган ел безгә күптән көтелгән яңалыклар алып кил­де. Төгәлрәк әйткәндә, 2020нче елның 16 сентябреннән Татар­стан Республикасы Росреестр идарәсе, шул исәптән безнең бүлек тә “Бердәм күчемсез ми­лек” Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кушылды. Бүген Россия буенча барлык күчемсез милеккә әлеге программа­да теркәү үткәрелә. Киләчәктә һәрбер күпфункцияле үзәктә башка регионнарда урнашкан күчемсез милек белән дә теркәү үткәреп булыр дип көтелә.

“Бердәм күчемсез ми­лекне теркәү турында”гы 218нче санлы федераль за­конга 2018 елның августын­да да үзгәрешлер кертелгән иде. Аның нигезендә шәхси йортларны теркәү һәм исәпкә кую буенча электрон формада мөрәҗәгать итү районнарның җирле үзидарә органнары­на йөкләнде. 2020нче елның 8 декабрендә кабул ителгән 404нче санлы федераль закон нигезендә халык телендә “дача амнистиясе” дип йөртелгән ка­нун озайтылды.

– “Дача амнистиясе” граж­даннарга нәрсә бирә соң?

– Безнең илдә “дача ам­нистиясе” 2006 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә торак йорт, дача, бакча йорты, мун­ча, гараж һ.б. өчен хокукларны рәсмиләштерү кагыйдәләре гадиләштерелгән иде. Граждан­нар торак яки бакча йортларына хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә 2026нче елның 1 мар­тына кадәр терки алачак. Шу­лай ук шәхси торак төзелеше өчен җир участокларында ур­нашкан торак һәм бакча йортла­ры төзелешен башлау яки шәхси ярдәмче участокларда төзелеш баруын хәбәр итү процедурасы аша гына башкару тагын биш елга озайтылды. Бу төзелеш эшләре 2018нче елның 4 авгу­стыннан соң башланган бина­ларга кагыла.

Бүгенге көндә гражданнар, техник планнарын декларация нигезендә төзеп, шәхси йорт­ларны гадиләштерелгән фор­мада теркәү һәм исәпкә кую буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Шу­лай ук җирле үзидарә орган­нары аша мөрәҗәгать итү дә үз көчендә калды. Аерым шуны искәртеп үтәсе: “дачная ам­нистия” төзелеш башлау өчен рөхсәт документларын алуны инкарь итми.

– Марс Рәисович, төп эш юнәлешләренә килгәндә, та­гын нинди хезмәтләр башка­расыз?

– Билгеле булганча, шәхси йортларга, гражданнар фай­далануында булган җир кишәрлекләренә һәм авыл хуҗалыгы җирләренә хо­кук теркәве үткәрәбез. Ике районның бүлекләре кушылу сәбәпле, дәүләт теркәве Мөслим һәм Сарман районнарының күчемсез милегенә карата үткәрелде. Узган ел безнең бүлек белгечләре тарафыннан барлы­гы 7 мең 754 дәүләт теркәве уз­дырылды. Аның 5 мең 336сы – физик затлар мөрәҗәгате, 414е – юридик затлар, 456сы – җирле үзидарә һәм дәүләт органнары, 1304е – нотариуслар һәм 204е – банклар мөрәҗәгате.

Росреестр – Россиядә кәгазь документларны электрон фор­матка күчерүгә мохтаж бул­ган иң зур архивларның бер­се. Мөслим районында гына да күчемсез милеккә кагылышлы 20 меңнән артык документ са­клана. Аларны кабат барлап, электрон форматта гына сакла­нырга тиешлеләрен аеру, баш­ка дәүләт органнарында булган һәм үзләренең актуальлеген югалткан документларны юк итү буенча да эш алып барыла. Бүгенге көнгә 17 меңнән артык документ тәртипкә китерелде. Бу эшне быел тәмамларбыз, дип уйлыйм.

– Җирләрдән файдала­ну һәм аларны саклауга кон­трольлек итү юнәлешендәге эшчәнлегегезгә дә тукталса­гыз иде.

– Узган ел 14 гектар җир мәйданында барлыгы 102 тикшерү уздырылды, шуларның 50се – Мөслим районында. Тикшерү нәтиҗәләре буен­ча хокук бозучыларга Россия Федерациясенең Администра­тив хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе бу­енча (җирне биләп алган яки документларсыз файдалан­ган өчен) 50 беркетмә төзелде, ун хокук бозучыга 5әр мең сум күләмендә штраф салын­ды, утызына предписание би­релде. Предписаниеләрнең 26сы үтәлде. Бу юнәлештәге эшчәнлегебез җир һәм ми­лек мөнәсәбәтләре палата­сы белән дә тыгыз элемтәдә алып барыла. Палата тара­фыннан үткәрелгән муници­паль контроль нигезендә бар­лыгы 14 административ мате­риал кертелде, хокук тәртибен бозучы биш гражданга 5әр мең сумнан штраф салынды, кал­ганнары үзләренең ялгышла­рын төзәттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк: 2020 елдан му­ниципаль контроль юнәлеше бу­енча җирле үзидарә органнары тарафыннан төзелгән админи­стратив эшләрнең штрафлары – район бюджетына, ә безнең бүлекнеке федераль бюджетка керә.

Күптән көткән яңалыкларның берсе: 2020 елның көзендә РФ Админи­стратив хокук бозулар турын­дагы кодексның 8.8 маддәсенә үзгәрешләр керде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә авыл хуҗалыгы категориясендәге җирләрне файдалану һәм саклауга контрольлек итү вәкаләтләре Росреестр идарәсенә тапшырылды.

 

Сыерлы көнең – сыйлы көнең

 

Вәрәшбаш авылында аларның йорты иң мәһабәт, таза һәм ныклы булуы белән аерылып тора. Энҗе һәм Ти­мур Галимовлар – авылда күпләп мал тотучы гаилә. 50 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуларның 17се – савым сыеры.

– 2015 елда, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, үз эшебезне 8 баш сыер белән башлаган идек. Хөкүмәт биргән акчага маллар өчен са­рай төзедек. Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими барганда, дәүләтнең шулай ярдәм итүе бик отышлы дияр идем. Авыл­да эш, акча юк дип зарланыр­га яратучыларга шуны гына әйтәсем килә: ял итеп яшәргә күнеккән кеше хезмәт тәмен белә алмый. Элек-электән хезмәт төбе – хөрмәт дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Эшләсәң, башкалар алдында да абруең, дәрәҗәң була, – ди Энҗе апа.

Энҗе апа – төп Вәрәшбаш авылы кызы. Тормыш иптәше Тимур Башкортостан якларын­нан. Безнең җирлеккә кияү бу­лып килгән ир-егет күптән үзебезнеке инде. Йортларга газ кертү белән шөгыльләнүче оста­ны белмәгән кеше юктыр. “Ит лавкасы” кибете хуҗасы да ул. Бар эштә дә өлгер булган Гали­мовлар “Дөньялар ничек кенә үзгәрмәсен, кеше мәңгелеккә җир белән бәйләнгән” дигән фикердә.

– Фәнни уңышларга ирешеп, әллә нинди исемнәр алса та, авыл кешесенең кендеге авыл җиренә гомерлеккә береккән инде ул. Авыл халкы элек- электән мал асрап көн күргән. Аллага шөкер, тормыш иптәшем белән өч кыз тәрбияләп үстердек. Алларыннан ите, мае, сөте өзелмәде. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дип әйтергә яра­та иде безнең әнкәй. Киләчәктә дә мал санын киметмәскә иде, – ди Тимур абый.

Авылда эш юк дигәннәргә үз эшеңне ачарга, үз хуҗалыгыңны алып барырга кирәк. Физик хезмәттән кур­кып тормаганнар нәкъ шулай эшли дә!

– Җирлегебездә мал тоту­чылар да, кул эшләре һәм аш- су осталары да әз түгел. Шәхси эшләрен ачып җибәрүчеләр беркайчан да оттырмый. Респу­блика хөкүмәте дә авылда кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Галимовлар – эшчән һәм бик тырыш гаилә, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге баш­лыгы Зинфира Маннапова.

Галимовлар күпләп мал- туар асрау өчен барысын да юнәткән. “Беларусь” трактор­лары, бөртекле ашлык комбайн­нары бар. Үзләренең һәм арен­дага алынган пай җирләрендә арпа, печән үстерәләр. Чыгым­нарны каплау өчен субсидия бүлеп бирелүен дә әйтә гаилә башлыгы. Гаиләгә балалары да ярдәмгә килә. Җәйлектә алар 100әр баш каз да асрый.

– Яшәү ямен авылда, үз эшең белән яшәүдә күрәбез. Инде Хо­дай сәламәтлектән аермасын. Алга таба да үз көчебез белән тапкан хәләл ризыкны ашап яшәргә язсын! – ди Энҗе апа.

Әлфинур Ногманова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев