Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Covid-19 белән авырыганнан соң ике меңнән артык татарстанлы реабилитация узган

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резеда Бодрова хәбәр итте.

Татарстанда якынча 2,2 мең пациент яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән соң реабилитацияне узды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резеда Бодрова хәбәр итте.
"1 октябрьгә без Татарстан Республикасының 52 дәвалау профилактик оешмасыннан сводка алдык. Анда 2,2 меңгә якын пациент реабилитация узды», – дип билгеләп Резеда Бодрова
Бодрова шулай ук Петровскидагы «Нехама» шифаханәсендә дә коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония нәтиҗәләрен җиңәргә булышулары хакында сөйләде. Дәүләт гарантияләре планы буенча авыручыларга 100 урын бүлеп бирелгән, 30 кеше санаторийда яңадан дәвалану узган инде.
Реабилитациянең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим, дип өстәде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/27-10-2020/bolshe-dvuh-tysyach-tatarstantsev-proshli-reabilitatsiyu-posle-covid-19-5781497

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев