Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чөгендер турында

Бу яшелчә пешкән килеш тә, чи килеш тә файдалы

Моның өчен, иң мөһиме, дөрес әзерләү кирәк. 

Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк.

  Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.

  Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.

  Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк.

  Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Температура аермасы чөгендерне йомшарта һәм аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.

Пешкән һәм чи килеш әзерләнгән чөгендергә дә сарымсак кушып ашау яхшы, ул ашказан – эчәк авырулары булган кешеләргә дә зыянсыз була. Иң мөһиме, һәрбер ризыкны күңел биреп әзерләргә кирәк икәнлеген онытмагыз!

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев