Мөслим-информ

Чыршыларыбыз матур

Муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бәйрәме һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

Махсус комиссия республика районнарында һәм шәһәрләрендә булып, җирлекләрнең бизәлешен карады. Җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алына. “Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган районнарда үзәк чыршы бизәлеше” номинациясендә Мөслим районы икенче урынга чыкты. “Үзәк чыршы бизәлеше һәм бәйрәм чараларын үткәрү” номинациясендә төньяк-көнчыгыш зонада Әмәкәй авыл җирлеге өченче урынны алды. 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: