Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршылар “чәчәк ата”

Бу көннәрдә чыршы агачларында кызыл җиләккә охшаш төерләр күреп гаҗәпләнүчеләр байтак. Баксаң, бу бик сирәк кешеләр генә күрә ала торган кызыклы күренеш - чыршының чәчәк атуы икән.

Быел исә йорт тирәсендә үскән зур чыршыларда да, урамда да табигать могҗизасын күрү насыйп булды. Фән ылыслы агачлар чәчәк ата алмый, бу - чыршы күркәләренең үзенчәлекле формалашуы, ди. Әмма мондый матур күренешне чәчәк атуга тиңләмичә мөмкинме соң? Чыршы кайчан “чәчәк ата”? Чыршы - 35 метрга кадәр үсә торган агач, әмма шул ук вакытта ул бик төз булып кала һәм үз ботакларын 1,5 метр киңлеккә җәя. Беренче ун елында чыршы бик акрын үсә. 25-30 елдан соң гына “чәчәк ату” чоры башлана. Ылыслы агачлар яфраклы агачларның барысыннан да алдарак “чәчәкләнә”, чөнки башка үсемлекләрнең яфраклары әлеге агачның орлыгы таралуга комачаулый. Чыршының май ахыры - июнь башларында чәчәк атуы - бик кызыклы процесс. "Кыз" чәчәкләр зур булмаган шарчыклар кебек күркәләр хасил итә. Башта алар бик кечкенә, җете алсу төскә буялган кебек, ә аннары кызыл төскә керәләр. Нәкъ менә шул вакытта алар чыршы бизәгенә әверелә дә инде. Өлгереп җиткәндә, күркәләр караңгы кура җиләге төсенә буяла. "Кыз" күркәләр ботакның иң очында үсә һәм өскә карый. Күркәнең ян-якка караган очраклары да була. Бу очракта, игътибар итсәгез, ботак җиргә таба нык авышкан булыр. Чыршы күркәсе ботакка карата вертикаль үсә, җиргә карата түгел. Серкәләнгәннән соң, күркә ябыла. Бу вакытта кызыл яки алсу төстә булса, анна соң ул кура җиләге төсенә керә, соңыннан көрән төстәге күркәгә әверелә. Шушы чорда чыршы күркәсе үзенең торышын үзгәртә, ул инде өскә түгел, ә аска таба карап үсә, җитешә башлый. Көз урталарында күркәләрдә урман җәнлекләре, кошлар ярата торган орлыклар өлгерә. Нараттан аермалы буларак, чыршы күркәләренең чәчәк атуы һәм өлгерүе бер сезонда тәмамлана. Кыш башына ук орлыклар тулысынча өлгергән булып санала. Чыршының “чәчәк ату” процессы әнә шулай тәмамлана. Чыршының “чәчәк атуы”н күрүчеләр бик аз була, чөнки май ахыры - июнь башында кешеләр урманга барырга бик ашыкмый. Чаңгыда шуарга соң, ә җиләк-җимеш һәм гөмбәгә әле иртәрәк. 25-30 яшьлек чыршылар гадәттә урман эчендәрәк үсә, ә яз көне барган кешеләр урман тирәсендә генә булырга яратучан. Чыршының “чәчәк атуын”, һичшиксез, табигать могҗизасы дип атарга мөмкин. Чөнки ылыслылардан кала башка бер үсемлектә дә мондый күренеш юк. Бу могҗизаны үз гомерендә бер генә тапкыр булса да һәркем күрергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев