Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыршы диеп бәйрәм ямен бозмагыз!

Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы бизәргә яратабыз. Күпләр бүлмә түренә ясалма чыршы утырта. Ләкин урманнан әле генә алып кайтылган чыршыны бизәргә яратучылар да җитәрлек. Безнең кисәтүебез нәкъ менә шулар өчен. Базардан яки башка урыннан чыршы сатып алсагыз, сезгә, һичшиксез, квитанция яки товар чегы бирергә тиешләр. Бу документны чыршыны өйгә алып...

Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы бизәргә яратабыз. Күпләр бүлмә түренә ясалма чыршы утырта. Ләкин урманнан әле генә алып кайтылган чыршыны бизәргә яратучылар да җитәрлек. Безнең кисәтүебез нәкъ менә шулар өчен. Базардан яки башка урыннан чыршы сатып алсагыз, сезгә, һичшиксез, квитанция яки товар чегы бирергә тиешләр. Бу документны чыршыны өйгә алып кайтканчы гына түгел, ә бәйрәмнәр үтеп киткәнче сакларга кирәк. Райондашлар игътибарына түбәндәгеләрне җиткерәсебез килә: ылыслы агачларны законсыз кисү, аларны саклау яки сатуны тыю, Татарстан Республикасына башка регионнардан законсыз төстә агач кертү юлларын ябу максатында һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы кабул иткән 546-р санлы карарны (2016 нчы ел, 8 декабрь) үтәү йөзеннән, Мөслим районы территориясендә 20-31 декабрь көннәрендә "Чыршы" оператив-профилактик операция үткәрелә. Әгәр дә законсыз төстә киселгән яки законсыз рәвештә сатып алынган чыршы иясе тоткарлана икән, товар конфискацияләнә. Һәм закон бозучыга административ беркетмә төзелеп, аңа 3000 сумнан алып, 4000 сумга кадәр штраф салыначак. Лилия Бабанова, район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев