Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЧЫГАРЫЛЫШ - 2018! Мөслим мәктәпләрен тәмамлаган 64 укучы аттестатлы булды

Кичә “Кояшлы Ык” ял зонасының Амфитеатр өлешендә 11 сыйныфны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Кичәдә Гимназия, лицей, Габдулла Тукай, Күбәк, Михайловка, Тат Бүләр мәктәпләрен тәмамлаучы 64 укучы катнашты.

       Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалын тәмамлаучы 48 укучы да быел беренче тапкыр әлеге кичәдә катнашты. Укучыларны котларга муниципаль район башлыгы Азат Әхмәтҗанов килде. Шулай ук, аларны, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, аграр көллият филиалы директоры Ильмир Яббаров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов тәбрикләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, якыннары, дуслары да әлеге бәйрәмнең кунаклары булдылар. Өч сәгать дәвам иткән чараны пародист, якташыбыз Айнур Сөләйманов алып барды. Бәйрәм төрле уеннарга, биюләргә, шаян-көлкеле мизгелләргә бай булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев