Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәйгә кушып эчегез

Җәй көне без әлеге эчемлекне аеруча яра­тып кулланабыз. Эсседә тамак кипсә дә, суытып җибәрсә дә әлеге табигать бүләген эчеп юанабыз. Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк, аңа төрле кушылмалар өстәргә була.

                                                             БӨТНЕК

Нервыларны тынычландыру өчен бик әйбәт чара. Бөтнек шулай ук ашказаны эшчәнлеген норма­га китерә, ОРВИ һәм ОРЗны җиңеләйтергә сәләтле, бронхит вакытында ютәл белән яхшы көрәшә. Соста­вындагы ментол антибактериаль йогынты ясый.

ГӨЛҖИМЕШ

С витамины югары булганга (лимонга караганда 50 тапкыр күбрәк) гөлҗимеш температура вакытында нык ярдәм итә. Составындагы антиоксидантлар орга­низм картаюын кисәтә һәм йөрәк эшчәнлегенә булы­ша. Аны аерым гына да, чәйгә кушып та эчәргә була.

КАРЛЫГАН (КАРАГАТ)

Кара, кызыл карлыганның яфраклары белән җиләкләре чәйгә хуш ис һәм тәм өстәп кенә калмый, мигреньнән котылырга, сидек куыгы проблемала­рыннан арынырга булыша, басымны нормага китерә. Кышкылыкка, кайнатмыйча гына, шикәр комы белән бутап әзерләсәгез, файдалы матдәләре югалмас.

СЫРГАНАК (ОБЛЕПИХА)

Ашкайнату тракты, йөрәк-кан тамырлары систе­масы авырулары, кан басымы югары булганда сырга­нак белән чәй бик файдалы булыр. Моннан тыш, обле­пиха тирегә уңай йогынты ясый, бит тиресенең төсен яхшырта, мимик җыерчыкларны шомарта.

ЧАМБЫР (ТИМЬЯН, ЧАБРЕЦ)

Чамбыр яки тимьян – бөтен дөньяга танылган ит һәм балык өчен тәмләткеч. Әмма соңыннан чамбыр кушылган чәй үзенең тәме һәм ангина, радикулит ва­кытында нәтиҗәле ярдәме өчен бик популярлашып китә. Мондый чәй шулай ук тынычландыра һәм де­зинфекцияли.

КУРА ҖИЛӘГЕ

Кура җиләге белән чәй... М-м-м. Тәмле! Бу үсемлектә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, температураны төшерә, аппе­титны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

ЮКӘ

Юкә чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эф­фектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары тем­пература вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз. Юкә чәчәкләрен июнь һәм июль аенда әзерләргә кирәк.

ЛИМОН БӨТНЕГЕ (МЕЛИССА)

Бу үсемлектә лимон һәм бөтнек тәмнәре кушыла. Йокысызлыктан интеккәндә, стресс һәм салкын тигән вакытта эчәргә киңәш ителә. Ул балаларга һәм йөкле (авырлы) хатыннарга файдалы. Бер чәшке мондый чәйдә витаминнар, магний, цинк, селен, бакыр күп.

КАРА БӨРЛЕГӘН (ЕЖЕВИКА)

Әгәр кара бөрлегән өстәп җибәрсәгез, тәмле, хуш исле һәм файдалы чәй килеп чыгачак. Чөнки ежевика – бик әйбәт ашказаны-эчәк трактын чистарту чарасы, шулай ук ашкайнату органнарының эшен яхшырта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X