Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өчьяклы килешү төзелде. Депутатлар җирлек үсешен күтәрүдә көч куячак

30 май көнне, район хакимиятенең актлар залында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин белән очрашу үтте. Очрашуда авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында мөһим документ имзаланды.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге сәяси советы җитәкчесе, район Советы рәисе Рамил Муллин, Россия Федерация Дәүләт Думасы депутатлары Ринат Хәйров, Равил Хөснулин арасында өчьяклы килешү имзаланды. Килешү нигезендә район, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары, районыбызның социаль-икътисады үсешен күтәрүдә үзара эшчәнлек алып барачаклар һәм шулай ук сайлаучылар белән тыгыз элемтәдә эшләячәкләр, диелә әлеге килешүдә. Шулай ук районыбызда Россия Федерациясе ДӘүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров та булып китте. Ул гражданнарны кабул итү үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев