Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәй турында биш ялган

Халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.

Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.
Кичәге чәй организм өчен "агу" ул. Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.
Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.
Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә. Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.
Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә. Дөрес түгел. Дөрес пешерелгән чәйнең бернинди зыяны да юк.
Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты – ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфрак.

 Фото – freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X